Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе

Радик һәм Салават такмаклары

www.akcharlak.com сайтында чираттагы конкурс!
Байлар Сабасыннан бер хат килеп төште. Исемен күрсәтмәүне үтенгән бер укучыбыз Салават белән Радик Юлъякшинга багышлап шигырь язган. Шигырь озын, соңгы куплеты менә болай:

...Зал тулы халык җыясыз,
Икегез дә бирешми.
Дуслашыгыз, болай йөрү
Сезгә бер дә килешми...- дип язган ул.

Без дә әлеге укучыбызның теләгенә кушылабыз һәм шул уңайдан өр-яңа конкурс игълан итәбез! Ул "Радик һәм Салават такмаклары" дип атала.
Инде аңлагансыздыр: яраткан ике җырчыбызга яки алар арасындагы мөнәсәбәткә багышланган дүртъюллык язарга кирәк. Ул шаян рухта булырга тиеш. Иң шәп такмаклар "Акчарлак"та басылачак.
Авторларын истәлекле бүләкләр көтә.
Дүртъюллыкны түбәндәге "конкурста катнашу өчен заявка җибәрү" дигән бүлектә беркетеп җибәрә аласыз. Шигырегезне юллаганда  тулы исемегезне, кайдан булуыгызны һәм телефоныгызны күрсәтергә ("я не робот" дигән урынга басыгыз) онытмагыз!!!

Җибәрү срогы бик кыска - 18 майдан 31 майга кадәр генә!
Киттек!
КОНКУРСНЫҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
1 урын
Инзилә Галиуллина
Минзәлә
Бүләк: "Акчарлак" нәшрият йортында басылган китаплар
2 урын
Раилә Бариева
Әгерҗе районы, Уразай
Бүләк: "Акчарлак" нәшрият йортында басылган китаплар
3 урын
Фирая Ишмурзина
Кама тамагы, Келәнче
Бүләк: "Акчарлак" нәшрият йортында басылган китаплар
Конкурста катнашу өчен заявка җибәрү
файл беркетү
конкурслар архивы
ӨСКӘ