Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе

8 март бәйгесенә йомгак

Ниһаять, 8 март уңаеннан тәкъдим ителгән бәйгегә йомгак ясар көн дә килеп җитте. Конкурста мәктәп укучыларыннан алып, пенсиядәге абый-апаларга кадәр катнашты. Телефон һәм электрон почта аша бер атна эчендә 100гә якын җавап алдык.
Ә дөрес җаваплар мондый иде:
1. Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете – Сәкинә Шәймиева;
2. “Казан кремле”дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы учреждениесе директоры Зилә Вәлиева;
3. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Татарстаның халык артисты Исламия Мәхмүтова;
4. Профессор, опера һәм балет театры солисткасы Зилә Сөнгатуллина;
5.Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллина;
6. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Фатыйма Ильская;
7. Дөнья һәм Россия күләмендә үткәрелгән шахмат ярышлары җиңүчесе Алисә Галләмова;
8. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Вера Минкина;
9. Дөньякүләм мәшһүр композитор София Гобәйдуллина.
Укучыларыбыз арасында Вафирә Гыйззәтуллинаны Нәфисә Василова, Зөлфия Минһаҗевага ошатучылар да булды. Шулай ук Фатыйма Ильскаяны Галия Кайбицкая, Рузия Мотыйгуллина, Гөлсем Исәнгулова, Мәрзия Фәйзуллина, Флера Хәмитова, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Зөләйха Хисмәтуллина дип танучылар да җитәрлек. Алисә Галләмованы танымаучылар да бар икән. Әлеге гүзәл затны Зәйнәп Фәрхетдинова Римма Ратникова, Миләүшә Айтуганова, Гөлназ Гыйниятова, Гөлнара Мулланурова, хәтта Екатерина Скулкина дип атаучылар да булды. София Гобәйдуллина фотосурәте дә уйланырга этәргән : Фирдәвес Гарипова, Мөнирә Булатова, Клара Булатова, Сара Садыйкова, Валентина Терешкова дигән җаваплар кабул иттек.
Баш мөхәррир урынбасары Эльмира Флүн белән шобага салып, җиңүчеләребезне барладык. Аларга “Акчарлак” нәшрият йортының истәлекле бүләкләре җибәреләчәк. Ә калган барлык катнашучыларыбызга да бик зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә дә мондый бәйгеләрдә даими катнашуларын көтеп калабыз!
КОНКУРСНЫҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
1 урын
Гөлназ Галләмова
Актаныш районы, Яңа Әлем авылы
Бүләк:
2 урын
Лилия Җәләлетдинова
Аксубай районы, Иске Кыязлы авылы
Бүләк:
3 урын
Гөлчәчәк Җәләлиева
Кама Тамагы районы, Балчыклы авылы
Бүләк:
Конкурста катнашу өчен заявка җибәрү
файл беркетү
конкурслар архивы
ӨСКӘ