Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе

Их, каенана, каенана!..

Күптән түгел редакциябезгә бер-бер артлы ике хат килеп төште. Беренче хатта исемен язарга теләмәгән бер килен каенанасыннан зарланган. Икенче хат авторы каенанасының авыр тормышын тасвирлаган, аның бәхиллеген алган, шуңа шатланып хат язган. Карале, без әйтәбез, бетмәс проблема, бетмәс мөнәсәбәтләр булды бу! Бер караганда, ир үстереп биргән каенаналарга рәхмәт кенә укып утырасы бит! Әллә каенаналарның тәлапләре зурдан микән? Алай дисәң, хәзер заманалар үзгәрде. Каенаналардан куркып тормыйлар кебек, шәһәр җирендә алар белән бергә яшәүчеләр дә сирәк. Әмма барыбер "җаен таба", барыбер комачаулый шул каенана дигәннәре!

Ә сезнең хәлләр ничек? Бүгенге килен, синнән сорыйбыз? Каенаналарыгыз ни хәлләрдә? Кичә килен, ә бүген каенана булганнар, сез ниләр кичерәсез? Ничек гомер итәсез? Бергәме, аерыммы? Ерактагы кояш яктырак дип, кунакка гына йөрешәсезме? Мөнәсәбәтләрегез нинди? Кыскасы, "Их, каенана, каенана!.." дигән конкурс игълан итәбез.

Язмаларыгызны  akcharlak2014@yandex.ru электрон адресына, яки редакциябезгә хат белән юллый аласыз. Безнең адрес –  Казан шәһәре, С.Хәким урамы, 3.
Хатлар сентябрьгә кадәр кабул ителә. Күңелебезгә хуш килгәннәре газета битләрендә дөнья күрәчәк һәм җиңүче билгеләнәчәк.

Җиңүчегә – К.Тинчурин театрына ике билет.  Барлык хат язучыларга истәлекле бүләкләр тапшырачакбыз!

Уңышлар сезгә! Яза башладык, әйдә!
КОНКУРСНЫҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
1 урын
Тәнзилә Мансурова
Арча, Яңа Кырлай
Бүләк: К.Тинчурин театрына ике кешелек билет
Конкурста катнашу өчен заявка җибәрү
файл беркетү
конкурслар архивы
ӨСКӘ