Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе

Безнең глава во дигән!

Хөрмәтле укучыларыбыз, “Акчарлак” газетасы чираттагы шәп бәйгесен игълан итә. Монысын район хакимияте башлыкларына багышларга булдык. Газетабыз битләрендә журналист тикшерүләре аша җитәкчеләрне сүгәргә, кырын эшләренә бармак төртеп күрсәтергә яратабыз яратуын. Тик шунысын да танырга кирәк: һәр район башлыгы да начар яктан гына дан казанмый бит, башкаларга үрнәк итеп куйган, районны чәчәккә күмгән җитәкчеләребез дә юк түгел. Бәлки сезнең район башлыгы да шундый булдыклыдыр, мактауга чыннан да лаектыр, мохтаҗларга яр­дәм итүдән тәм табадыр? Языгыз, уртаклашыгыз, сезнең фикерне беләсебез килә!
Ишетеп-күреп торабыз, район башлыклары арасында көнгә 20шәр чакрым чаңгыда йөрүче, дистәләгән чакрымны “эх” тә итмичә йөгерүче спортчылар да бар. Аларны бу яктан ачу да райондашлары өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Һәм, әлбәттә, бездә тәнкыйтькә дә урын зурдан. Җитәкчеләрнең закон кысаларына сыеп бетмәгән кырын эшләре, туган-тумачаларын зур үрләргә өстерәве хакында да бу бәйгегә тәфсилләп язарга мөмкин. Ләкин бер генә үтенеч: хатыгыздагы мәгълүмат дәлилләнгән һәм тикшерелгән булырга, гайбәткә нигезләнмәскә тиеш. Мәсәлән, “Иң бай” дигән номинациягә хат юллыйсыз икән, җитәкчегезнең мал-мөлкәтен санап, фотолар белән баетып җибәрергә кирәк. Ә без аларны үзара чагыштырып, иң-иң баен ачыкларбыз. Әгәр башлыкны “Иң мактанчык” дип танытасыгыз килсә, моның да үз юллары бар. Әле беркөнне хезмәттәшләребез белән санап утырдык: бер район җитәкчесенең йөзе район телевидениесенең яңалыклар тапшыруында минутына 28 мәртәбә балкыды! Бу район газетасының беренче битендә дә сан саен диярлек фәкать әлеге түрәнең генә сурәте чыга! Мәзәк хәл түгелмени?! Сез дә языгыз “йолдыз”ларыгыз турында!
Иң шәп хат авторларын исә “Акчарлак” газетасының 15 еллык юбилеена чакыру билеты һәм редакциянең истәлекле бүләкләре көтә. Номинацияләрдә җиңеп чыккан район башлыкларын да буш калдырмабыз: алар белән шәхси очрашып, кулларын кысып җиңүче сыны тапшырачакбыз һәм “Акчарлак” газетасы өйләренә бер ел дәвамында бушлай килеп торачак!
Хәзер беренче эш итеп, районыгыз башлыгының кайсы номинациягә күбрәк туры килүен ачыклагыз:
“ИҢ КОРРУПЦИОН”
“ИҢ ТУГАН ҖАНЛЫ”
“ИҢ БАЙ”
“ИҢ СПОРТ ЯРАТУЧЫ”
“ИҢ ЯРДӘМЧЕЛ”
“ИҢ ЧИБӘР”
“ИҢ БУЛДЫКЛЫ”
“ИҢ МАКТАНЧЫК”
Сездән 1 июльгә кадәр 420066, Казан шәһәре, а/я 210 адресы буенча хатлар кабул итәбез.
Конверт тышына “Безнең глава во дигән!” бәйгесенә икәнен дә тамгалап куярга онытмагыз.
Конкурста катнашу өчен заявка җибәрү
файл беркетү
конкурслар архивы
ӨСКӘ