Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе

Алтын тавышка – алтын “Акчарлак”

Алтын тавышка – алтын “Акчарлак”
Кастинг! Кастинг! Кастинг!
“Акчарлак” газетасы 15 яшьлек юбилее уңаеннан, “Габделфәт” иҗат төркеме белән берлектә, грандиоз кастинг игълан итә!
Һәр кешенең күңелендә яшерен талант бар. Берәүләр аны гомер буе саклап йөри, кешегә күрсәтергә ояла. Ә икенче берәүләрнең ул талантны ачарга мөмкинлеге булмый: эш, гаилә дип чаба. Шул рәвешле хыял учагы дөрләп китә алмыйча, пыскып ята бирә...
Димәк, арагызда “эх, тавышымны кешегә ишеттерә дә алмыйча гомер үтте” дип хафаланучылар булса, без аларга менә дигән мөмкинлек бирәбез! Моның өчен бернинди акчалар да, ялтыравыклы күлмәкләр, “йонлы” куллар да кирәкми. Сездән бары тик – моңлы, халыкчан, тере тавыш!
Әһә, бу нәкъ минем турында икән, дисезме? Алайса, әзер булыгыз! Кастингта яше 50дән алып 100гә кадәр булган һәркем катнаша ала!
Моның өчен үзегез яратып башкарган җырны тере тавыш белән башкарып, безгә җибәрергә кирәк. Җырның сыйфаты мөһим түгел. Ул телефон диктофонына гына да яздырылырга мөмкин.
Килгән җырларны Габделфәт Сафин тыңлаячак, ә күңелне айкап кергән тавыш ияләрен II тур көтә. Ягъни, I турда җиңеп чыгучылар “Акчарлак” редакциясенә килеп, жюри составы каршында көч сынашачак.
Игътибар! Абсолют җиңүче – бер генә! Жюрины таң калдырып җиңү яулаган алтын тавыш иясенә бүләгебез – чын алтыннан ясалган “Акчарлак” сыны! Алай гына да түгел, әлеге “артист” Габделфәт Сафинның Казан концертларында катнашу бәхетенә дә ия булачак!
Шулай ук II турга узган моң ияләренең берсе дә бүләксез калмас. Аларны Габделфәт Сафин кулыннан истәлекле бүләкләр көтә!
Җырларны 27 августтан 27 сентябрькә кадәр altin-akcharlak@mail.ru адресына җибәрергә кирәк! “Акчарлак”ның 1 октябрь санында II турга узучылар исемлеге басылып чыгачак. Абсолют җиңүче – алтын “Акчарлак”ка ия булучының исеме исә нәкъ “Акчарлак”ка 15 яшь тулган көнне, 2016 елның 7 январенда игълан ителәчәк!
Ишетәбез, ишетәбез! Күпләрегез инде яраткан җырын суза да башлады...
#Алтынакчарлак#Акчарлак2015#Акчарлакка15яшь#грандиозкастинг#синбитйолдыз#
Конкурста катнашу өчен заявка җибәрү
файл беркетү
конкурслар архивы
ӨСКӘ