Габделфәт Сафин: “Җырлыйсы килмәгән чаклар үтте инде”“

618
“Акчарлак”та эшләвемне белгән таныш-белешләр: “Җитәкчегез – җырчы Габделфәт Сафин ниндирәк кеше?” – дигән сорау бирергә ярата. “Белмим”, – дип җавап кайтарам. Чөн¬ки кешене аңлау, белү өчен офис коридорында очрашу, җыелышларда фикер алышу, аның җырларын тыңлау гына бик аз. Без, журналист халкы, шәхесләрне интервьюлар вакытында ачабыз, тирәннән өйрәнәбез бит. Шушы көннәрдә миңа да Габделфәт Габдрахмановичка күңел почмагында күптәннән җыелып яткан сорауларны яудырырга мөмкинлек туды. Рухи үсеш, күңел байлыгы турында сөйләштек. Аның җаваплары укучыларның кызыксынуын гына басып калмас, ә күпмедер дәрәҗәдә тормышка карашларын да үзгәртер дип уйлыйм. – Габделфәт абый, 50 яшькә җитеп, нәрсә белән мактана аласыз? – Беренче чиратта, гаиләм, тылым белән. Тылым бик көчле минем. Үзем, үз кулым белән салган йортта торам. Акча биреп кешегә салдырткан өй түгел ул. Аны төзүдә үзем катнаштым, җитәкчелек иттем, көрәк-чиләк тоттым. Шуңа күрә, ул йорт миңа бик кадерле! Аны алтын белән тулган фатирга да алыштырмас идем. Бер хатыным, бер улым, бер кызым бар. Миңа Аллаһы Тәгалә биргән бик зур бүләк бу. Россия һәм Татарстан буйлап таралган тамашачым һәм “Акчарлак” нәшрият йортында нәшер ителгән газеталарны укучыларым бар. Татар халкы мине үстереп, дәрәҗәле итте. Мин тормыштан бик канәгать. “Габделфәт” – гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә “Аллаһ колы” дигәнне аңлата. Мин моңа туры киләм дип уйлыйм. – Бүген нинди максат белән яшисез? – Минем максат – мәхәббәт. Бөтен нәрсәгә мәхәббәт күзлегеннән карарга өйрәнү. Эшне, хезмәткәрләрне, конкурент дип санап йөрүчеләрне, дошманны – барысын да ярату һәм аларга карата уңай позициядә тору. Аллаһы Тәгаләне, галәмне, табигатьне яратырга кирәк. Табигать үзе үк матурлык сүзенең синонимы, табигать белән дә, галәмнәр белән дә Югары көч идарә итә. – Табигать дигәннән, Зәңгәр күлнең салкын суында коенуыгызны, көн саен берничә чакрым җәяү йөрүегезне беләм. Соңгы арада сәламәт яшәү рәвеше белән нык кызыксынасыз бугай? – Үз өстемдә күпме эшләвемне үзем генә беләм. Соңгы елларда күбәйгәннән күбәя ул эшләрем. Нинди яшәү рәвеше алып баруы кешенең эш-гамәлләреннән, йөзеннән дә күренә. Менә хәзер мин тренажерлар залыннан килдем. Ләкин анда көн саен йөрмим, сәламәтлегемне өйдәге “беговая дорожка”да ныгытам. Һава торышы яхшы булганда, Нагорныйдагы йортыбыз янындагы басуда ике сәгать җәяү йөрим. Көненә сигезәр чакрым атлаган чакларым да бар. Руль артында күпме вакытны үткәрсәм, җәяү дә шул хәтле үк йөрергә кирәк дигән ниятем бар иде. Уфага гастрольләр белән барсак та, андагы администраторым миңа коттедж алып куя. Чөнки шәһәрдәге кунакханәләр тирәсендә табигать, йөрергә мөмкинлек юк. Җәяү йөргәч, баш миенә дә ачыклык килә, рухи күтәренкелек формасы да әнә шул! Зәңгәр күл дә онытылмый. Көн саен 15-20 минут бассейнда йөзәм, өемдә бассейн бар. Аның температурасын 25 градус итеп тотам, шуннан арттырмыйм. Нагорный белән Дәрвишләр бистәсе арасында кышын чаңгы юлы ясыйлар, шунда кыш буе чаңгы шуам. Быелга хәтле әле бер гөмбәне дә танымый идек, чебен гөмбәсен дә рәсемнән генә күреп белә идем. Бу көзне профессиональ гөмбәчеләргә ияреп, 3-4 төрле гөмбә җыйдык, аларны танып белергә өйрәндек. – Соңгы елларда табигатькә шулкадәр якынаюыгызның сәбәбе нидә? – Аякка басу өчен Рузилә белән бик нык эшләдек. 45 яшькә кадәр әле адымнарыбыз ныклы түгел иде. Бу – нәфестән дә түгел. Башлаган эшен булдыра алгач, кеше алга таба үсәргә тиеш дип саныйм. “Мин – популяр”, – дип өйдә генә ятсаң, концертлар куймасаң, нәрсә була инде ул? Көн артыннан көн үтә дип, бәрәңге утыртуны, Сабантуй җиткәнне, Яңа елны көтеп кенә яшәргә ярамый. Бу җиргә ни өчен килгәнеңне белергә кирәк. – Сезне бик күп психологик китаплар укый дип тә әйтәләр... – Луиза Хей, Поль Брэгг, Лиз Бурба, Валерий Синельников, Рамил хәзрәт Юныс кебек авторлар белән таныш мин, алар белән интернет аша да аралашырга теләк бар. Коръән тәфсирен укыдым. Миңа психологик китаплар кызым Әдилә аша килеп керде, ул алар белән бик кызыксына. Китапларны бер акыллы кеше язган әкият дип кенә кабул итәргә кирәкми, алар кешене, чыннан да, үзгәртә, гыйлем өсти. Ә гыйлемне без гомер буе җыярга тиеш. Аралашканда да үземнән акыллырак әңгәмәдәш сайларга тырышам. – Сәхнәгә менәсе килмәгән вакытлар булгалыймы? – Җырлыйсы килмәгән чаклар үтте инде. Хәзер җырламаска хакым юк дип саныйм, андый сүзне әйтергә телем дә әйләнми. Мин халыкка кирәк икәнемне күрәм, үземне халык урынына куеп, тоя беләм. Минем өчен җырлау – халыкны тәрбияләү, акландыру, сафландыру да. Чөнки җырның көче бик зур, тикмәгә генә азанны да моңлы итеп сузмыйлар. Шуңа күрә, җырчыларның да халык өчен зур эш башкаруына шикләнмим. Кызганыч, моны чиновниклар гына аңлап бетерми, түрәләр арасында сәнгать кешеләренә кырын караучылар да бар. Хәтта бер җырчыны мунчага алып кереп җырлатканнарын да үз күзем белән күргәнем булды. Хәйдәр Бигичев кебек горур татар җырчылары калмады шул хәзер. Җырчы организмы тимер кебек нык, сау булырга тиеш. Алай булмаса, 4-5 мең кеше алдына чыгып басып, тамашачыны кулда тоту мөмкин түгел. – Үзегезне яхшы эшмәкәр дип саныйсызмы? – Концертларымда “Акчарлак”ны рекламаламыйм, көчләп такмыйм. Аның булуын беләләр, теләгән кеше укый. Миңа – җырларга, ә “Акчарлак”ны чыгаручыларга язарга гына кирәк. Газета-журнал эшендә мин – сайлый белүче, юнәлеш бирүче генә. Стратегияне, алга карап глобаль эшләрне билгеләп барам. Менә акча саный белмим, минем кулдан коелып, таралып бетә ул. Кесәдә акча да йөрткәнем юк. Бервакыт бензин бетеп заправкага кергәч, кесәдә бер тиен акча булмавын күрдем. Аннан акча китереп киттеләр Инде . – Хезмәткәрләрегезнең дә үсеш дәрә¬җәсенә игътибар итәсезме? – Бездә һәркем үз урынында, һәр хезмәткәр эшен белеп башкара. Командамда мине аңлаган, белгән, яраткан кешеләр генә төпләнеп кала. Ә белергә теләмәгәне, безгә туры килмәгәне килсә, эштә хаос барлыкка килә. Андый кешене мин дә сизеп алам. Аралашмый башлавымны күргәч, мине яратмыйлар дигән булып, чәбәләнеп, үзе китеп бара ул. Моңа инде әллә ничә тапкыр инандым. Журналистлар белән дә, артистлар белән дә шул ук хәл. Хезмәткәрләрне эшкә алганда интуициягә таянам, кешене үтәли күрәм, тоемлый беләм. Концерт костюмнарын да шулай ук, җиңел генә сайлыйм. Кибеткә кергәч: “Әнә, минем костюм!” – дип берсенә төртеп күрсәтәм, аны үз өстемдә күрәм һәм, гадәттә, ул нәкъ минем үлчәм булып чыга, шуны яратып киям дә. Бик сирәк кенә балагын, йә җиңен кыскартам. Репертуар сайлаганда да эчке тоемлауга ышанам. Гомумән, интуиция бик көчле минем. Хатын алу буенча да иң көчле интуиция миндә булып чыкты. 26 яшькә кадәр өйләнү турында уйлап та карамаган килеш, Рузиләне иң беренче тапкыр күрү белән: “Бу – минеке”, – дип уйлап куйдым. Шул кичне үк өйләнешергә тәкъдим ясадым. – Хатыннан уңдыгызмы? – “Габделфәтне хатыны тарта, хатыны эшли”, – диләр. Үзеңне бәхетле итәрлек кешене сайлый белергә дә кирәк бит әле. Хатын – өйдәге киңәшче, бөтен эшнең нигезе дә ул. Мактану булмасын, Рузилә белән икебез дә көчле кешеләр, икебез дә Юлбарыс елында туганбыз. Башта безгә авыр булды, үземнең дә холык бик әйбәт түгел. Яши-яши Рузилә мине белеп бетерде, бер-беребезгә яраклаштык. Ир белән хатын һәр яктан туры килергә тиеш дип саныйм. Бер-берсенә ныграк туры килгән парларның мәхәббәте яшәгән саен арта, туры килмәгәннәрнеке кими бара. – Балаларыгызны җырчы итеп күрәсегез киләме? – Килә дә, килми дә. Беренче концертым алдыннан урамга афишаларга хәтле үзем ябыштырып йөргән идем. Миңа беркем булышмады, үзебез тырыштык. Әдиләнең җырчы булу теләге минеке хәтле булуын күрсәм, хәзерге вакытта каядыр җыр яздырып йөрсә, концертлар белән җенләнсә, моның өчен юристлыгын һәм нәшер эшен онытырга әзер икәнен сизсәм, әле башта ул вулканны күзәтеп торыр идем. Аннан җиң сызганып тотынган кызыма үрмәләргә ярдәм итәр идем. Тик әлегә Әдиләдә зур теләк сизмим. Кызымны яхшы концертка барып, “браво!” дип кул чабып утыручы кадерле тамашачы итеп күрәсем килә. Улым Зөлфәт әнисенә охшаган – сату-алуга оста. – Габделфәт абый, хәзер ир-атлар арасында ашарга пешерү популяр. Сез өйдә хуҗалык эшләрен башкарасызмы? – “Таба бәрәңгесен әти¬дән дә тәмлерәк итеп пешерүче юк, әти пешерсен”, – ди Зөлфәт. Тагын йомырка тәбәсе әзерли беләм. Ашаганда да талымсыз түгел мин, токмачлы аш булса, шул җиткән. Савыт-саба юам – тынычландыра. Миннән дә матур, тигез итеп утын өюче юк. Бакчам бик зур, анда эшләмим, ләкин тәртиптә тотам, ярдәмчем бар. Газонокосилка белән үләнне кисү өчен бер көн җитми хәтта. Мин аның тигез өлешен кисеп чыгам да, авырын ярдәмчемә калдырам. – Әтиегез Габдрахман абый исән-саумы? – Әтигә быел 90 яшь тулды. Сәламәтлек өчен кирәк дип, көн саен әз-әзләп утын яра. Ул утынга беркемне тидерми, үзе генә тәмләп эшли. Атнага ике тапкыр мунча ягып керә, әле менә өч чиләк бәрәңге утыртып, 15 чиләк алды. Карлыган куакларын һәр баласына бүлеп бирә, баланны үзе җыя. Кайчы да гомер буе өйнең бер урынында эленеп тора безнең. Әле хәзер дә бөтен футболчы, хоккейчыларны белә. “Башваткыч” тапшыруын калдырмыйча карап бара, “Акчарлак”та хата күреп алса, шундук безгә шалтыратып әйтә. Репрессиягә эләккән, ике тапкыр тоткынлыктан качкан, Муса Җәлилне күргән, Җиңүне Берлинда каршылаган кеше ул. Кыскасы, әтиебез – аяклы энциклопедия. – Тормышыгызда үкенечкә калган вакыйгалар булдымы? – Артка әйләнеп тә карый алмыйм. Андагы хаталар! Аларны искә төшерсәм, куркыныч ук булып китә. Ә алда яктылык күрәм. – Иң көчле, иң матур чагыгыз дип кайсы вакытны әйтә аласыз? – Хәзергесен...
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА | "Акчарлак"