Габделфәт САФИН: “ЯШӘҮ–МӘҢГЕЛЕК”.

585
«Габделфәт абый, кайчан гына күрсәң дә сез яхшы формада. Моңа ничек ирешәсез?» дигән соравыма ул болай дип җавап бирде: «20 ел элек Илһам абый Шакиров мине, бернинди музыкаль белемсез кешене, Дәүләт филармониясенә эшкә алганда: “Шуны бел: син гомер буе формада булырга тиеш. Төнлә уятып җырларга кушсалар да җырларга тиеш син”,–диде.

Татар җыр сәнгатендә Илһам абый кебек профессионал, үз эшенә җаваплы караучы җырчыны үрнәк итеп алдым. Ике еллап элек Илһам абый белән бөтен Россиянең, Татарстанның эре шәһәрләрен әйләнеп чыктык. Гастрольдә йөрергә аннан да җайлы кеше күргәнем булмады. Бернинди йолдыз чире юк анда. Автобусыбызда бөтен яшьләр йоклап бара, йоклап кайта. Керфеген дә какмыйча юлга карап кайтучы–Илһам абый гына. Һәрвакытта юк-бар сөйләшмәс, аз сүзле. Илһам абыйның 20 ел элек әйткән: “Гомер буе формада булырга кирәк”,–дигән сүзләренең мәгънәсен яши-яши аңлый барам. Бу–матур киенеп йөрү генә түгел. Форма–ул эчке дөньяңның көчле, әзер, саф булуы. Татар җырчысы дигән исемгә тәңгәл килү һ.б. һ.б. Формада булуның чиге юк».

– Бер җырчы: “Концертка кеше күп килсен иде дип түгел, килгән кадәресе каты итеп кул чапсын дип телим”,–дигән иде. Ә сез нәрсә уйлыйсыз?

– Минем өчен икесе дә мөһим.

– Сәхнәдә эшләгән чорыгызның кай вакыты кадерле: эшли генә башлаган мәлеме, әллә хәзерге чагымы?

– Иҗат кешесе өчен иҗат итүнең теләсә кайсы чоры кадерле.

– Бездән еш кына: “Габделфәтнең газеталарында дингә күп игътибар бирелә, дин юлыннан киттеме әллә?”–дип сорыйлар.

– Үземне дини кеше дип әйтә алмыйм әле. Бары шуны беләм: бөтен хәлләргә, дөньяга дини күзлектән карарга кирәк. Барлык адәм балаларының эш-гамәлләренә яисә үзенә “бу–начар кеше, монысы–яхшы кеше” дип бәя биреп карарга ярамый. “Бу–бай, бу–ярлы” дип тә түгел, “бу–популяр, бу–юк” дип тә түгел. Аллаһ каршында президент та, слесарь да бертигез. Чын мөселман ахирәттә дә бәхетле булу турында уйланырга тиеш. Динле кеше булуның, дин белеменең чиге юк. Ирешкән бөтен уңышларыбыз, дәрәҗәләребез бу дөнья өчен генә икәнен беләм.

–Сез намазга баскан кеше. Тормышыгызда, үзегездә берәр үзгәреш сиздегезме?

–Әйтәм бит, мин әле алай зурлап сөйләшә алмыйм. Килер вакыты, Алла боерса, бар да яхшы якка үзгәрер дип уйлыйм. “Җомга”ларны калдырмаска тырышам. Рамил хәзрәт Юнысның вәгазьләрен яратам. Әле менә безгә туган тиешле Әнисә апа әнинең гарәп телендә язылган китапларын миңа тапшырды. Соңгы елларында аларны әни, барыбер укучы булмас дип, Әнисә апага биргән булган. “Әнисә, сакла, минем төсем итеп йөрт”,–дип әйтеп калдырган. Менә шушы китапларны төпләтергә биреп йөрим әле.

–Сезнең тавыш та, йөз-бит, кыяфәт тә матур, кара-каршы сөйләшкәндә сездә ниндидер тарту көче бар кебек. Казанның берәр мәчетенә имам итеп куйсалар, халык агылыр иде...

–Дөресен әйтим, мин бик күп дин әһелләре белән аралашып, дуслашып яшим. Андый кешеләр бик зур эчке дөнья көченә ия. Гайбәт сөйләшмәсләр, адәм балаларын тигез күрәләр, андыйлар белән әңгәмә кору да җанга тынычлык бирә.

Халыкның мәчетләргә йөрүендә имамнарның өлеше бик зур, әлбәттә. Вәгазьләрне белеме зур булып, аңлаешлы тел белән, шуңа артистлык осталыгын да кушып сөйләгән имамнарга гади мөселманнар күбрәк иярә. Андыйларның вәгазьләре үтемле була.

–Хәйриячелек белән күп еллардан бирле шөгыльләнәсез. Көчегезне куеп эшләп тапкан хәләл малыгызны кешеләргә өләшү ансатмы?

–Хәйрия эше белән чын күңелдән шөгыльләнсәң генә, ул савап эш санала. Хәерне дә теләп бирергә кирәк. Хәйриянең дә төп максаты–мохтаҗны шатландырып, Ходай ризалыгы өчен булырга тиеш дип саныйм. Шунысы бар, бөтен кешегә дә булышып бетереп тә булмый.

Күпләр Хаҗга барырга ярдәм итүемне үтенә. Әгәр кешенең хәленнән килми икән, Хаҗ кылу фарыз түгел дип беләм.

–Ялгыз калырга яратасызмы? Андый чакта нинди хисләр кичерәсез? Яшәү белән үлем хакында уйланганыгыз бармы?

–Ялгыз калырга яратам, ләкин бик күпкә түгел. Ялларга да үзем генә йөрмим. Гаиләм белән булырга яратам. Кайвакыт ялга киткәч, гаиләмнән аерымрак йөрим. Шуннан да яхшысы юк. Гаиләң дә янда, ялгыз да калып була.

Яшәү белән үлем хакында уйланам. Ләкин шуны беләм: яшәү–ул мәңгелек. Бары тик бер фазадан икенчесенә күчү генә бар.

Ана карынында ике игезәк сөйләшә, ди. Берсе Алланың барлыгына ышана, ә икенчесе–юк. Ышанмаучы бала:

–Син туганнан соң тормыш барына ышанасыңмы?–дип сорый икән.

–Әлбәттә, ышанам,–ди тегесе.

–Бу–ахмаклык, без тугачтын бернинди тормыш юк,–дип тәкрарлый ышанмаучы бала.

–Мин бөтен детальләрен үк белмим, ну, без тугач бик якты була, үзебез йөреп, үзебез хәтта ашый да алачакбыз,–ди ышанучы бала.

–Бу көлке,–ди ышанмаучы бала.–Без кендек аша туенабыз. Безнең гомер бик кыска. Туганда кендекне кисәләр, шуның белән вәссәлам.

–Ә мин барыбер без тугач тормыш барына ышанам,–ди ышанучы бала.

–Ну бит аннан беркемнең дә, беркайчан да кайтканы юк әле. Безнең гомер туу белән тәмамлана. Гомумән, тормыш–караңгыда азаплану гына,–ди ышанмаучы бала.

–Без әле үзебезнең әниебезне дә күрәчәкбез,–ди ышанучы бала.

–Син әле ниндидер әнигә ышанасың, алай булгач, кайда соң ул, әйт,–ди ышанмаучы бала.

–Ул бөтен җирдә, безне чолгап алган. Без аның эчендә яшибез, аннан башка без монда сөйләшеп тә утыра алмас идек,–ди ышанучы бала.

–Тулысы белән юк-бар сөйлисең, бернинди әни дә юк!–ди ышанмаучы бала.–Синең белән килешмим.

–Кайчандыр бит дөнья тынып кала, әнинең җырлаганы ишетелә, аның безне назлаганын, иркәләгәнен белеп була. Ул безнең дөньябызны сыпыра. Мин төгәл беләм: безнең чын тормышыбыз тугачтын башлана,–ди ышанучы бала.–Ә син шулай уйламыйсыңмы?–дип төгәлли ул сүзен.

Бу риваять күпләрне уйландырырга тиеш.

–Сезне рәнҗеткәннәре бармы? Сезгә үпкәләүчеләрне ничек ризалатасыз? Гомумән, үпкә-рәнҗү, каргыш хакында ни әйтә аласыз?

–Мине рәнҗеткәннәре булса да, исемдә тотып йөрмим. Булган да беткән. Рәнҗетелүгә дучар булганмын икән, үзем гаепле дигән сүз. Берни дә тик торганнан гына килеп чыкмый.

Минем командамда миңа үпкәләп йөрүчеләр юк дип беләм. Барлык хезмәткәрләрем, журналистлар, артистлар–бар да эшләрен теләп, намус белән башкаралар. Мин дә алардан бик канәгать. Барлык журналистларга да кешеләрне рәнҗетмәскә, үпкәләтмәскә “установка” куелган. Газета битләрендә басылып чыккан материалларга журналистлар үзләре җавап тота. Үпкәләшләр булмасын өчен, язмалар җаваплы сәркатип, шеф-мөхәррир, баш мөхәррир кулы аша уза.

–Урамда ике кеше талаша. Берсе–яшь кенә кыз, икенчесе–олы яшьтәге апа. Сез кайсын яклар идегез?

–Берсен дә якламас идем. Талашырга ярамый.

–Сезнең өчен тормышта иң мөһиме нәрсә?

–Сәламәтлек. Аннан соң, кешене мәхәббәт алга этә. Ходай Тәгаләгә мәхәббәт, гаиләдәге мәхәббәт, кешеләргә мәхәббәт.

–Авырмый, сәламәт булып яшәү өчен ниләр эшләргә кирәк?

–Иң мөһиме–барына риза булып яшәү. Җыйган байлыклар да, дәрәҗәләр дә, матур тавышларыбыз да–Ходайның бүләге генә. Үзем дә шөкер итеп яшәргә әле өйрәнеп киләм...

–Газета укучыларга нинди киңәш-теләкләрегез бар?

–Һәркем бәхетле булырга лаек. Бәхетебез үз кулыбызда. Фани гына шушы дөньяларда сез–тамашачыларым һәм укучыларым белән матур итеп яшәсәк иде.

Төп максатым–туган халкыма файдалы гамәлләр кылып яшәү. “Акчарлак” газетасы да шул максаттан туды. Хәзер исә Башкортстандагы милләттәшләребез өчен “Акчарлак-Башкортстан” нәшер итә башлыйбыз.

Халык кайчан бердәм була? Әгәр Казандагы татар Уфадагы, Пензадагы, башка төбәктәге милләттәшенең тормыш-көнкүрешеннән, кайгы-шатлыгыннан хәбәрдар булса, аларны үз йөрәгенә якын итеп кабул итә алса. Мин татар халкының бердәм һәм көчле булуын телим.

Лилия ГАЛИЕВА | "Акчарлак"