ҖЫРЛАНМАГАН ӘЛЕ БЕЗНЕҢ ҖЫР

713
Алар белән гәпләшү җан рәхәте икән. Кемнәр белән диген әле син?! Татарның легендар, мәшһүр җырчысы Илһам абый Шакиров һәм яраткан җырчым Габделфәт Сафин белән! Әңгәмә барышында Илһам абый кисәк-кисәк кызык сүзләр әйтеп көлдереп алса, Габдел-фәт тыйнак кына елмаеп, үз фикерен белдерде. Ә фикерләре, уй-кичерешләре гыйбрәтле аларның. Чөнки әлеге ике шәхес халкыбызны моңнарында тибрәтеп, нык адымнар белән алга баручы сихри җыр ияләре генә түгел, татар милләте өчен ут йотып, җан атып яшәүче милләтпәрвәрләр дә.

Бергә куйган концертлар

— Илһам абый, Тукай премиясе бирү сезнең кулда булса, кемнәрне тәкъдим итәр идегез?

— Чын җырчыларны. Тырышларны. Халык диеп яшәгәннәрне.

— Сез быел Габделфәт Сафин концертларында чыгыш ясый башладыгыз. Ошадымы? Гомумән, Габделфәт концерты турындагы фикерегез?

— Әйе, без бик күп шәһәрләрдә, авылларда булып кайттык. Дөресен әйтим, мин моңа кадәр Габделфәт иҗатында кайнаган кеше түгел идем. Инде менә аның халыкчан, популяр җырчы, татарның сөекле улы булуына инандым. Репертуарының эчтәлеге дә таң калдырды. Халык өчен төзелгән бит ул! Теләсә-нәрсә җырлап, тамашачыны авызына карату исәбендә дә юк аның. Ул фундаменталь әйберләр җырлап, халык мәхәббәтен яулый. Шунысы хикмәт аның. Бергәләп концертларга йөрү ничек ошамасын инде?! Бер концертыбыз мең концертка торырлык бит! Сәнгать Габделфәтнеке кебек профессиональ һәм халыкчан булырга тиеш.

— Илһам абый, Габделфәт, концертларны бергәләп куюның максаты нидә? Бу нәрсә бирде сезгә?

И. Шакиров:

— Безнең максатыбыз һәрвакытта да халыкка рухи азык илтү, милләтне милләт итү. Юл газабы гүр газабы булса да, без татар халкы алдында зур ышаныч, өмет белән чыгыш ясыйбыз, аларга милли җырларны, милли көйләрне җиткерәбез. Халык сәнгать кешеләрен белсә, күрсә, алар белән горурлана алса, аның үзенең дә горурлыгы арта. Менә безнең нинди милли горурлыгыбыз бар, дип уйлый ул! Шул хис булганда гына халык яши. Ул бетсә — халык та бетә.

Г. Сафин:

— Илһам абыйның катнашуы миңа нәрсә бирдеме? Концертның профессиональлеге, дәрәҗәсе артты, ул бер баскычка үсеп куйгандай булды. Шуны да әйтергә кирәк: Илһам абый теләсә кем белән концерт куярга чыгып китми бит әле ул.

Әңгәмәбезнең шушы өлешенә килеп җиткәч, Рузилә Сафина да үз фикерен белдермичә кала алмады:

— Мин күбрәк тамашачылар арасында булам һәм кызыксынып аларның фикерләрен тыңлыйм. Илһам абый Шакировның концертларыбызда катнашуы, чыннан да, зур мәртәбә булды. Халык аны һаман да ярата, тавышына сусап көтеп тора. Ул чыккач, аягүрә басып каршы ала, алкышларына, чәчәкләренә күмеп озатып кала. Моны күргәч, күздән яшьләр килә, күңелне горурлык хисе биләп ала. Илһам абыйның шушы яшендә дә шундый искиткеч тавыш белән җырлый алуына сокланалар, гаҗәпләнәләр алар. Ул моңнарның тамашачыларга тәэсирен сөйләп, аңлатып кына булмый хәтта.

Әле тагын бер кызык хәл турында сөйлисем килә.

Мәскәү белән Питердан кайткач, Уфадагы бер дустыбыз шалтыратып, Уфада булачак концертларыбыз турында сөйләштек. Мәскәү белән Питер халкы аягүрә басып, шау килеп, кул чабып, Илһам абыйга күпмедер вакыт җырларга да ирек бирмәделәр, дим аңа. Ә ул: “Сез Уфага шуны өмет итеп килә күрмәгез тагын. Безнең тамашачыны бастыра алмассыз”, — ди.

Беренче көнне концертыбыз 960 урынлы УМПО залында булды. Шуны да әйтергә кирәк, концертның беренче көнендә тамашачының да иң тәмлесе килә.

Сәхнә ябык. Пәрдә артындагы халык шау-гөр итә. Шундый тәмле гөрелдәү ул. Бәлки мактана дип тә уйларсыз, ләкин Габделфәт концертлары һәрвакыт ниндидер җылы хисләр, туктаусыз алкышлар белән үрелеп бара. Тамашачының мәхәббәтен сизмичә мөмкин түгел!

Ниһаять, концерт башланды. Мин, һәрвакыттагыча, тамашачы янында. Үзем туктаусыз, Илһам абый чыккач, ни булыр икән, дип уйлыйм. Басармы Уфа халкы?.. Басты… Бу көнне генә түгел, тоташ биш көн буе аягүрә каршы алды алар Илһам абыйны!

Без, гомумән, Башкортстанда, Уфада булачак концертларга аеруча нык әзерләнеп һәм дулкынланып бардык. “Комсомольская правда”, “Теленеделя”, “Аргументы и факты”, “Бонус”, Башкортстанның “Атна” газеталарына интервьюлар бирдек. Җирле телевидение, радиода турыдан-туры эфирда чыгышлар ясадык. Алар бар да күтәренке рухта уздылар.

— Рузилә, сиңа, концертларны оештыручы буларак, Илһам абый белән эшләү авыр булмадымы?

— Чыннан да, баштарак ничек эшләрмен, уртак тел таба алырмынмы дип куркып та калган идем. Ул бөек шәхесне нинди шартларда яшәтеп, ниләр ашатып бетерермен дип баш ваттым. Болар бит барысы да миңа йөкләнгән. Бәхетемә, Илһам абыйны гастрольләр, концертлар саен яңа яктан ача бардым. Бөтен дөнья татар тамашачысы аны күптән инде бөек дип таныса да, баксаң, ул бик гади, һаман да шул Гыйльметдин улы икән! Менә шушы бөеклеген белми калуы аны бөек иткәндер дә инде.

Аның һәр көн саен “распевка” ясавын күреп, исем китте. Үзе гел хәрәкәттә, тавышланмас, зарланмас, һәрчак киңәшен бирер. Без гастрольләргә 21 урынлы автобус белән йөрибез. Юл озын. Халык йоклый. Илһам абыйны күзәтәм. Автобуста мин һәм ул гына йокламый икән, ләбаса. Шулай итеп, мин аның бер генә тапкыр да йоклаганын күрмәдем. Юлда да уйлана, нидер эшли ул. Сокланмыйча мөмкинме соң моңа? Юк, әлбәттә.

— Концертларда Илһам Шакиров авторитеты Габделфәт Сафинга комачауламадымы?

И. Шакиров:

— Әгәр дә ул уртакул гына җырчы булса, бәлкем комачаулаган да булыр иде. Габделфәт — төшеп калганнардан түгел. Аның үзенең бөек дәрәҗәсе бар.

Г. Сафин:

— Шундый җырчылар бар диләр, әгәр дә үзеннән дә авторитетлырак җырчы чыгып, аңа ныграк кул чапсалар, ул тегенең белән сөйләшми йөри икән. Мин хәтта аны ныграк алкышладылар дип, биючесен куган кешене дә беләм. Ә минем өчен — киресенчә. Икенче берәүгә дәррәү кул чапсалар, бу минем өчен шатлык. Ул бит сине хөрмәт итеп концертыңа килгән артист.

И. Шакиров:

— Көнләшү бит ул талантсыз, булдыксыз кешеләргә генә хас.

— Илһам абый, әйтегез әле, Габделфәтне нинди сыйфатлары өчен хөрмәт итеп була?

— Мин Габделфәтне җырчы итеп кенә белә идем. Үзе дә артык күзгә-башка чалынмады. Карале, энекәш, сине телевизордан да бик күрсәтмиләр бугай? (Габделфәткә текәлә).

Г. Сафин:

— Үзем йөрмим, шуңа күрсәтмиләр.

И. Шакиров:

— Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның белән юлга чык, диләр. Мин Габделфәт белән разведкага барырга да риза. Үзебезнең егет булып чыкты ул. Таланты, йөрәкләргә үтеп керә торган тавышы, күңел кылларын тибрәтә ала торган моңы, сәхнәдә үз-үзен тота белгәне өчен хөрмәт итәм мин аны.


Замана җырчылары

— Илһам абый, быел сезне тетрәндергән, сокландырган җырлар ишеттегезме?

— Хәзер бит тыңламыйм дисәң дә тыңлыйсың инде. Көн-төн бер үк җырчыларны күрсәтеп, бер үк җырларны җырлатып карарга мәҗбүр итәләр. Алар бар да инкубатор чебешләре кебек. Хәтта тавышның бизәге, буявы булган тембрлары да, аһәңе дә бер үк. Киемнәре безнеңчә түгел. Милләтебезнең йөзе, эчке дөньясы югалды.

— Сәхнәгә профессионаллар гына килсен, җыр сәнгатен “чистартсын” өчен нишләргә кирәк?

— Профессионаллар гына килсен дип әйтергә ярамый. Мәсәлән, безнең легендар җырчы Гөлсем Сөләйманованы консерваториядә җырлатып карагач: “сиңа укырга кирәк түгел, укысаң, халыкчан рухың бетәргә мөмкин”, — диләр. Рәшит ага Ваһапов белән дә шул ук хәл була. Чөнки консерваториянең бөтен максаты — опера, камера җырчылары әзерләү. Безнең тамашачылар да әлеге уку йортын бетермәгән. Сәхнәгә чыккан һәрбер кеше халыкны тәрбияләргә дә тиеш бит әле.

Г. Сафин:

— Замана җырчылары биргән тәрбия турында сөйләү көлке ул, һичьюгы халыкны бозмасыннар иде.

— Сәнгать турында сөйләшкәч, татар театрларының киләчәге турындагы фикерегезне дә ишетәсе килә, Илһам абый. Татарга рустан тәрҗемәләр кирәкме? Нигә бүген театр караучылар юк дәрәҗәсендә?

— Беренчедән, татар үзе дә үзгәреп, көндәлек тәрбиягә күнегеп бетте. Драматурглар да юк. Шуңа саекканнан саега бара ул. Бер Туфан Миңнуллин белән генә бетми бит. Язганнары да шундый сай, кирәкмәгән, эчпошыргыч әйберләр иҗат итәләр. Сәнгать түгел инде ул. Бер көлдереп кереп китәләр дә, шуның белән вәссәлам! Иң аянычы: бу бәла тамыр җәя бара. Чөнки аның дөньясы шундый. Кеше дөньяны бормый, дөнья кешене бора булып чыга инде.


Балачактан килгән яралар

— Илһам абый, сезне кайвакыт фатирыгызга бикләнеп, телефонны алмыйча журналистлар белән аралашудан баш тарта дип әйтәләр. Ни өчен?

— Гафу итегез, әлбәттә, мин журналистлар белән бик күп очраштым һәм күңелдә авыр тойгы калды. Чөнки аларның күбесе ахмак сораулар бирә, тырнак астыннан кереңне эзли башлый. Ул синең иҗатыңа кагылмый да. Нәрсә киясең, күпме эчәсең, бер эчкәндә ничә стакан җибәрәсең, кебек сораулар борчый аларны. Шуңа аралашырга яратмыйм.

— Безнең журналист халкын “күкләргә чөеп мактасагыз” да, мин дә шундыйрак бер сорау бирәм инде. Чөнки ул бөтен татар милләтен борчый. Ни өчен өйләнмәдегез? Гаиләсез авыр түгелме?

— Мин бу эшне берничә тапкыр эшләп карарга омтылдым. Әмма әлеге адымымнан соң бөтен хатын-кызлар да мин юкта тегеләй-болай йөриләр икән дигән ямьсез уй гына калды. Гайрәт чигәргә дә мөмкин бит. Әйе, мин законлы рәвештә өйләнмәдем, ялгыз да булмадым. Кайберләре үзләре ябышып, муенга асылынып интектерде әле. Кеше арасында әз генә билгеле булдыңмы… беттең инде.

— Бер әңгәмәгездә “мин бәхетсез” дигәнсез…

— Туган көннән алып күңелгә сеңеп калган бер уй, сугылган бер мөһердер ул. Без гаиләдә 6 бала үстек. Иң кечесе мин. Әткәй авылда бердәнбер тимерче булган. Миңа яшь ярым вакытта аны халык дошманы дип Минзәлә төрмәсенә алып киткәннәр һәм шуннан соң безнең гаиләне изә башлаганнар. Мин белә-белгәннән бирле кеше арасына кертмәделәр безне. Үсеп җитеп Алабугага институтка керергә баргач та кире бордылар. Шул кимсенү гомерем буе кара сакал кебек артымнан ияреп йөрде. Кеше арасына кермәү, әлеге дә баягы сез сораган өйләнү-өйләнмәү мәсьәләсе — барысы да шул кимсенүдән киләдер. Шуннан соң үзеңне бәхетсез итеп хис итми нишләмәк кирәк?

— Хәзерге вакытта бармы соң ул бәхет?

— Бәхетсезлек канга сеңеп калгач, булмый икән. Вакытлыча гына бәхетле булу хисен тоярга мөмкин, ә гомумән, юк ул.

— Ирешкән уңышларыгыз, дан-шөһрәт тә ул бәхетсезлек хисен юып ала алмадымы?

— Алмады. Үзәгемә үткән ул. Әле яңа гына бакчада утырдым. Матурлыкка күзем төшү белән шундук күңелем үксеп елый башлый. Валлаһи дип әйтәм! Ә дан-шөһрәткә килгәндә, белмәдем дә, сизмәдем дә мин аны. Аны белсәң — беттең инде! Җырладым да җырладым.

— Илһам абый, моңлы булу өчен авырлык, кайгы күрергә кирәк микән әллә?

— Әгәр дә аннан гына торса, ирегеннән мәхрүм ителеп, 25шәр ел төрмәдә утырып чыкканнар моңлы булыр иде. Аның каян килгәнен Аллаһы Тәгалә үзе генә беләдер.

— Әниегез сезнең ирешкән уңышларыгызны күреп бакый дөньяга күчтеме?

— Әйе, 89 яшендә. Ләкин ул да горурланып, мактанып, кычкырып йөрмәде. Шулай тиеш дип кабул итте.

— Белүемчә, сез гаиләдә 3 ир, 3 кыз бала булгансыз. Алар да җырлыймы?

— Хәзер өчәү генә калдык инде, Кыяметдин абый җырлый иде. Үзе мине “җырлама” дип, башыма чабата камылы белән сугып кыйный иде.

— Ни өчен?

— Бәхетсезлекне син китердең, син тугач, әткәй Минзәлә төрмәсендә харап булды, дия иде. Мин хәтерләмим бит аны. Бәлки хәтерлим дәдер. Белмим инде. Кайвакыт шулар искә төшә: мине дә утыртып каядыр алып барган кебек тоела, шыгыр-шыгыр арба тавышы… Әткәйнең сеңлесе Халисә апа да янәшәдә кебек. Ул да булмый, әнкәйнең мине күтәреп рәшәткә аркылы сөйләшеп торганы күзаллана.

— Сәхнәгә беренче менүегезне искә төшерик тә инде…

— Мин үземнең җырламаган чагымны белмим. Берсе аеруча истә калган. Сугыш вакыты. Яңа ел. Сарман районының Яңа Бүләк авылы. Ул элек 40 хуҗалыклы иде, хәзер үсте инде. Клубта әниләр, апалар, бала-чагалар гына. Концерт булды. Мине соңыннан гына җырлаттылар. Җырлап бетергәч, үзем кебек 6-7 яшьлек балалар килеп: “син җырлаганда әнкәйләр елап утырды”, — диделәр. Шунда җир тишегенә кереп китәрдәй булдым, ничек әниләрне елатырга җөрьәт иттем икән дип уйладым. Ул авырлыкны сөйләп-аңлатып кына булмый…

— Почетлы гражданин буларак ярдәм бармы сезгә?

— Әгәр дә шәһәр хакимияте шалтыратып, хәлемне сораса, әлбәттә, күңелем булыр иде. Ә болай миңа бернәрсә дә кирәкми.

— Илһам абый, бүген кайда яшисез? Фатирыгыз ничә бүлмәле?

— Бүлмәсен санап торган юк. Минем бик әйбәт бер энекәшем бар, элеккеге фатирыма ремонт ясагач ул хатыны, ике баласы белән шунда күчте. Ә хәзерге Щапов урамындагы фатирымны Президентыбыз үзе килеп, куллар кысып, чәйләр эчеп тапшырды.

Эльмира ФЛҮН | «Акчарлак»