Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зурлар бакчасына йөрүче Вәдүт ӘХМӘТОВ: “Зират турында хәзер уйлап та карамыйм”

7 Декабрь 2020 607
Монда бар да балалар яслесендәге кебек: шундый ук уенчыклар, китап-рәсемнәр. Әмма бу бакчага сабыйлар түгел, ә өлкәннәр йөри. Быел Әлмәттә инвалидлар һәм ялгыз картлар өчен үзенчәлекле урын ачылды. “Зурлар бакчасы” дип атала ул. Ялгыз әби-бабайлар бирегә килеп тормышларын тамырдан үзгәртә, яшәү яме таба икән.
Вәдүт Әхмәтов бакчага ачылганнан бирле йөри. Күз белән инвалидлыкта ул. Көн дә 30 чакрым ераклыктагы Дербедень авылыннан килә. “Кар дими, яңгыр дими – иртәнге җидедә ишек төбендә безне көтеп тора”, – диләр аның турында. “Хәзер тормышым 360 градуска үзгәрде”, – ди 66 яшьлек пенсионер. – Ялгыш кына ишетеп белдем бу бакча турында, – ди Вәдүт абый. – Яшәү ямен югалтып, көчле күңел төшенкелегендә булган чагым иде. Яшәү кызыгын тапмый башлаган идем. Үлем, зират турында да уйлаган чаклар күп булды. Ходайга рәхмәт, мине яңа тормышка кайтардылар монда. Ышанычым артты. Үземнең кирәклекне тоя башладым. Күзем күрмәсә дә, рәсем ясыйм. Физкультураны бик яратам...

***

Язманы "Акчарлак" газетасының бу атнаны чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Филүзә Хәмидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2901
25 Январь 2021 09:50 751
ӨСКӘ