Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зәлия Нуриәхмәтова: "Зур дәрәҗәләр өмет итмим иҗатымнан"

15 Март 2019 1320
Уф, сорамагыз яшемне, Күңелкәем яшь әле... Уй-хыяллар, гайрәтләнеп, Еракларга дәшә әле. Узган гомер узган инде... Насыйп булсын киләчәк. Теләкләрең изге булса, Ходай барын бирәчәк. Үкенмәгез, кызганмагыз, Зарланмагыз язмыштан. Сыгылмый яши бирегез Нык булыгыз тормышта.
– Мәскәү – Казан арасын еш таптыйсыз... Эш беләнме, сагынулар йөртәме, Зәлия апа?

– Бик еш булмаса да, таптарга туры килә. Күбесенчә ял итәргә түгел, берәр йомыш белән.

– Авыл кызы бит сез дә...

– Әйе, гап-гади бер авыл баласы. Нурлат районы, Киекледән. Шуңа күрә шигырьләрем дә күпчелек авыл темасына кагылышлы. Чөнки аның таңнары, моңнары, хәтта бака сайраган тавышларына кадәр канга сеңгән!

– Мәскәүгә нинди җилләр ташлады?

– Бәхет эзләп киттем. Авылларда эш булмаган, шәһәрләрдә төзелешләр гөрләгән еллар иде. Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре төзелеп килә. Яшьләр төркем-төркем шунда киткән заманнар. Үземнең ике абыем да Түбән Камага китеп, гомер буе шунда Химия заводында эшләделәр. Мәктәпне тәмамлап кая барырга икән дип баш ватып йөргәндә каладан апам кайтып төште. Озак уйлап тормый, аның белән чыгып киттем.

– “Күз яшьләренә ышанмый” диләр Мәскәүне...

– Ышанмый! Мәскәү ул зур мегополис. Монда үз урыныңны табарга, дәрәҗә яуларга, үзеңне күрсәтә белергә кирәк. Авылда туып, эшләп үскәнгәме, миңа бик авыр булмады. Укып бетереп, эшли башлагач та
мине коллектив үз итте. План үтәлеп бара. Комсомол оешмасы гөрләп тора. Шул чакта ук газеталар чыгарып, барлык үткәрелгән чараларда катнашып бара идем. 1987 елда үземне комсомол оешмасы исеменнән депутат итеп сайладылар. Бу минем өчен бик җитди сынау булды. Ярдәм сорап килгән кешеләрнең үтенечләрен үтәр өчен чиновниклар белән аралашырга туры килде. Ябык ишекләрне шакып кына түгел, хәтта бәреп керергә өйрәндем. Авыр чакларда да еламадым.
Шундый шигырем дә бар:
Күңелем тулса еламыйм мин, җырлыйм,
Җырлап кайгыларны таратам.
Зарым сөйләп кеше шатландырмыйм,
Мин дошманнарны да яратам...

– Гармуннарда сыздырып җибәреп, җырлыйсызмы?

– Үзем гармунда уйнап җырлаганнар балачакта калды инде ул. Хәзер караоке белән генә шаярабыз. Минем әтием бик матур җырлый иде. Аның моңлы тавышы әле дә колагымда төсле. Ул үзе бик ачык, уен-көлкегә һәвәс, шаян кеше булды. Кичләрен безгә әкиятләр сөйләп, такмаклар уйлап чыгару ярышлары ише төрле уеннар оештырганнары хәтердә. Шигырь яза башлавыма да шул кичләр сәбәпче булгандыр дип уйлыйм. Әтиемнең шуклыгы миңа да күчкәндер.

Шул уңайдан бер кызык хәл искә төште. Мәскәүгә килеп тулай торакта яшәгәндә татар кызлары белән таныштым. Алар Кукмарадан булып чыкты. Исем, фамилия белешәбез бит инде. Минем кыз фамилиям Хәйретдинова. Кызлар шым калып миңа карап торганнан соң: “Зөфәр Хәйретдинов, Зәлия Хәйретдинова... Сез туганнармы әллә?” – дип сорадылар. Кызык булсынга “әйе”дидем мин дә! Тотындылар сорашырга... Кабат күпме тырышсам да, ул кеше туганым түгеллегенә ышандыра алмадым. Шулай итеп ничә еллар Зөфәр Хәйретдиновның кыз туганы булып йөрдем.

– Сез иркә бала булдыгызмы?

– Без гаиләдә җиде бала үстек, мин – бишенчесе. Артымнан тагын ике кечкенә сеңелем булгач миңа әни куенында иркәләнүләр артык эләкмәде. Шулай да бер-беребездән көнләшеп, үпкәләшеп үсмәдек. Безне әти-әниебез барыбызны да бертигез күреп, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәтеп тәрбияләделәр. Әниемә быел 92 яшь була, Алла бирсә. Үз-үзен йөртә, зиһене ачык. Аны тәрбияләп, туган нигезебезне саклап торучы – төпчек сеңлебез Нураниягә чиксез рәхмәтлебез.
– Бәхетегезне таба алдыгызмы соң?

– Бәхетлеме мин... Төгәл генә әйтә дә алмыйм. Дөнья бит гел шатлыктан гына тормый, ачысы да бар, төчесе дә. Минем тормышымны да җентекләп карасаң аерым китап язарлык. Ничә тапкыр үлемнән калдым. Аллаһы Тәгалә саклап калган икән, мөгаен, бу җирдә кирәгем бардыр...

– Ә мәхәббәт... Ышанычлы яр...

– Хыялый кешегә мәхәббәт нәрсә инде ул?! Бер идеалыңны уйлап табасың да, шуны сагынып, шуны яратып яшисең. Ә фани дөньяда булганына шөкер итәргә кирәк. Барына сөенеп яшим мин дә.

– Шигърияткә кайчан килдегез?

– Кечкенә чакта, мәктәп елларында ук яза башлаган идем. Иң беренче шигыремне абыем армиядә вакытта Ил сакчысына багышлап яздым. Аны “Ялкын” журналына җибәрдем. Бастырмадылар. Әмма җавап хаты килде... Эльмира апа Шәрифуллина мине игътибарсыз калдырмаган. Кабат аның киңәшләре язылган бизәкле зур конвертларны түземсезлек белән көтеп ала башладым! Бик рәхмәтлемен аңа, киңәшләрен әле дә исемдә тотам.

Ә чынлап торып яза башлавым моннан 10 ел элек кенә әле, интернетта утыра башлагач. Классташым Роза Мөхетдинова юбилейга котлау язуымны сорап мөрәҗәгать итте. Аңа күңелле генә шигырь язып җибәрдем. Кунакларга бик ошаган һәм шул табында "Дуслык" газетасының ул чактагы редакторы Сәкинә ханым Хәйруллина да булган. Сәкинә ханым тәкъдиме белән мин шигырьләремне газетага җибәрә башладым, якташларымны иҗатым белән таныштыру мөмкинлеге туды.

– Иҗатыгызда бүген ирешкәннәр белән канәгатьме?

– Әллә нинди зур дәрәҗәләр өмет итмим. Укып чыккан, профиссиональ шагыйрә түгел бит мин. Күңелемдә булганны, башымнан узганны гына язам. Легендар композиторыбыз Фирзәр Мортазинга рәхмәтлемен. Аның белән берлектә иҗат иткән җырларыбызны Айгөл Бариева, Винарис Илъегет, Зөлфирә Шәйдуллина һәм башка җырчылар башкара. Зур рәхмәтләрем Рузилә Сафинага! Минем шигырьләремне яратып, эчке дөньямны аңлап, видеолар төшереп "Мәйдан" һәм "Туган тел" каналлары аша халыкка җиткерде. "Татарстан" поезды шигыренә көй дә язды Рузилә. Габделфәт Сафин аны матур итеп халкыбызга җиткерде. “Акчарлак” нәшрият йортында китабым чыкты. Шигырьләрем халык күңеленә үтеп керә икән, минем сүзләргә язылган җырлар җырлана икән, мин шатмын.

– Язларга нинди өмет?

–Җир карлардан ачылган кебек күңелләр дә ачыла, яңа хисләр, яңа шигырьләр, яңа җырлар туар дип өметләнәм. Киләчәккә карашым ачык, хыялларым күп, эшләнмәгән эшләр алга чакырып тора. Алла бирсә, насыйп булса ишетерсез, күрерсез.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ