Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зинира һәм Ризат РАМАЗАНОВЛАР: “Безнең мәхәббәт дуслыктан башланды”

17 Февраль 2020 1201
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 28 февраль 2019 № 8
- Быел концерт программагыз да “Икәү, икәү” дип атала. Бер-берегездән арымыйсызмы?

Ризат:
– Ул сорауны күпләр бирә. Юк димим, төрле вакыт була. Ләкин без бер-беребезгә шулкадәр бәйле. Әйткәләшсәк тә озакка сузылмый. Гаилә коргансың икән, талашмыйча, тешеңне кысып булса да матур яшәргә кирәк.

– Гастрольләргә озакка чыгып китә­сезме?

Зинира:

– Күп булса, 20 көнгә. Бертуктаусыз эшләсәң, концертның сыйфаты бетә.

– Кызыгыз Айгизә кем белән кала?

Ризат:

– Сеңлем Гөлсирин дә карады, Башкортстандагы әби белән бабайда да торды, шунда балалар бакчасына йөрде.

– Энекәш алып кайтмыйсызмы әле?

Ризат:

– Планга кертелгән инде...

“Мин кредитта,
хатын декретта”

Ризат белән Зинира икесе дә Казан мәдәният институтында укыганнар. Ризат кичләрен “таксовать” итеп йөргәндә янына Зинираны да утыртып алып чыккан. Шуннан аралашып киткән алар.

– Безнең мәхәббәт дуслыктан башланды, – ди Ризат. – Егет белән егет сөйләшкән кебек аралаша идем аның белән. Ә менә диплом алган көнне Зинира белән саубуллашканда тамакка төер утырды. “Мин бит аны башка күрмим”, – дип уйлавы авыр иде. Ул көнне дустым Илдар Ямалиев белән Чаллыга туй алып барырга кайтасы идек. Зинираның әтисе белән әнисе кызларын алып кайтырга килгән. “Газим абый, – мин әйтәм, – Чаллыга кадәр генә булса да Зинира минем белән кайтсын әле”. Ризалашты. Миңа ул вакытта – 21, Зинирага 22 яшь. Чаллыга кадәр юл буе Зинира белән кочаклашып кайттык. Иртәгесен: “Әйдә, бергә торып карыйбыз”, – дип шалтыраттым үзенә. “Юк, әти мине никахсыз җибәрми”, – диде. Әнигә кайтып әйткән идем: “Бар да, никах укытып алып кайт”, – диде.

– Әниең белә идеме Зинираны?

– Белә иде. Бервакыт Зинираны кунакка алып кайттым. Уфага озак кайтмагач, мунча керсен дип инде. Икенче көнне печән дә өеште безгә. Без китәргә чыккач, әни елап калды. Зинираның да күзе яшьләнде.

Шулай итеп, Ризат Зини­ра­ның кулын да сораган, никахын да укытып алып кайткан. Студент елларында әти-әнисе кредитка алып биргән тулай торак бүлмәсендә яши башлаганнар. Ризатның әнисе чүпрәккә төреп җибәргән ике тәлинкә белән ике кашыктан гомер итә башлаганнар. Чәйне дә кәстрүлдә кайнатып эчкәннәр башта. Зинира балалар бакчасына тәрбияче булып урнашкан.

– Зинира балага узды, – дип дәвам итә Ризат. – Мин кредитта, хатын декретта булды. Бервакыт Зинираның укытучысы шалтыратты: “Концерт оештырам, бер парлы җырчы кирәк иде”, – ди. Җыр сорап Айдар абый Тимербаевка яздым. “Бер шәп җыр бар инде, – диде ул. – Әмма аның бәясе дә бар...” Бездә кая инде аның кадәр акча? Зинира тотты да әбигә (Зинираның әнисе – ред.) шалтыратты. Әбинең “отпускной” алган чагы иде, ике дә уйламый кирәкле сумманы картага күчерде. “Бул үземә генә” җыры иде ул. Шуннан яздырып радиога биргән идек, яратып кабул иттеләр. Аннары клибын төшердек.

“Айдар абыйга рәхмәтле без”

– Аннан соң Зинираны әбиләрдә калдырып, үзем Казанга кайтып, төзелешкә эшкә урнаштым, – дип дәвам итте Ризат. – Шунда фундамент казыганда ком кысып, әздән генә үлмичә калдым. Егетләр казып алды. Бер ай эчендә 100 мең эшләп, әни үгезен тапшырып, теге җырның клибын телевидениедән күрсәтү өчен ротациягә бирдек.

Зинира:

– Шуннан туйлар алып барырга чакыра башладылар. Туйдан кергән акчага җырларны радио, телевидениегә бирә идек. Кайвакыт суыткыч шып-шыр кала иде. Айдар абый исә безгә кабат җырлар яза башлады.

– Айдар Тимербаев белән килешү төзелгәнме?

Ризат:

– Документларда юк. Үзебезнең арада гына. Җырларны сатып алабыз. Айдар абый бик гадел, гади, тырыш кеше. Җыр аның өчен хобби. Айдар абыйга зур рәхмәтле без. Иң авыр вакытта әти-әнидән кала ул безгә булышты.

– Аерым җырласагыз, мондый уңышка ирешә алган булыр идегезме?

Ризат:

– Юк. Безнең кебек җырлаучылар күп. Халык сине дуэт итеп яраткан икән, кыйблаңны югалтма. Безнең аерым җырлар да бар. Ләкин дуэт рәхәтрәк.
“Тешләрең кәкре”, диләр

– Концерттан соң яныгызга килеп тәнкыйтьләүчеләр бармы?

Ризат:

– Бар. “Тешләрең кәкре. Нишләп рәтләтмисең аны?” – диләр. Бу сүзләр бәгырьгә тиеп, бер ел элек стоматологиягә бардым. “Акыл тешен өстән дә, астан да алырга”, – ди табиб. Өч сәгать газапланды да: “Ала алмыйм, нерваңа тидем. Тизрәк хастаханәгә бар”, – дип җибәрде. Бер як яңагым бөтенләй сизми башлады. Ике атна хастаханәдә ятып чыктым. Шунда “Аллаһы Тәгалә мине шулай яраткан, үземә рәхәт икән, башка тимим”, – дип сүз бирдем. Кызыктырасы кешем юк, хатын янда. Тамашачы теше кәкре дип килми калмас әле.

– Сез хәзер Казанда яшисезме соң?

Ризат:

– Әйе, Совет районыннан кредитка бер бүлмәле фатир алдык. Әле 20 ел түлисе бар.

– Күз тигән вакытлар бармы? Ничек сакланасыз?

Зинира:

– Күз тию бар ул. Кызыл ачы борыч, булавкалар куябыз. Өйгә кайткач, салкын су белән юынабыз. Бөтен кеше дә яратам дип карамый бит. Өшкерә торган әбиләргә барып кайтабыз.

Ризат:

– Бозучылар да булгалады. Кием­нәрдән энәләр дә таптым, кем икәнен дә беләм. Алла сакласын.

– Күз тигәнен каян сизәсез?

Ризат:

– Тамакка төер утыра да кытыклап тора. Бозым дигән нәрсә бар ул.

– Концертларда биргән ризыкларны нишләтәсез?

Зинира:

– Бисмилланы әйтеп ашыйбыз инде. Үзебезнең күңелдә әшәкелек булмагач, кеше начарлык белән бирер дип уйламыйбыз.

“Макдональс”та эшләдем, тырнаклар буядым”

– Әти-әниләрегез кемнәр?

Зинира:

– Әти колхозда шофер булып эшләде. Әни – укытучы. Без – өч бала. Апам Гөлназ кияүдә, сеңлем Гүзәл 10 сыйныфта укый.

Ризат:

– Әнием Гөлйөзем башта балалар бакчасында эшләде, хәзер фермада бозаулар карый. Әти Ринат шулай ук колхозда эшләде. Безне эшкә өйрәтеп үстерделәр. Мин кечкенә чакта “колхоз 5 сумнан кычыткан ала” дигән хәбәрне ишеткәч, сеңлем белән чагыла-чагыла кычыткан җыеп тапшырдык. Ләкин 2 сумнан гына алдылар. Шулай да 300 сум акча эшләдек. Шуңа да авыл тамашачысы бик кадерле миңа.

– Укыган чакта әти-әниегездән акча алып китә идегезме?

Зинира:

– Бик алмаска тырыша идем. Газеталар таратырга да туры килде. Аннан, студент елларында тырнаклар үстереп, буяп акча эшли идем.

Ризат:

– Өйдән акча алмый идем. Ләкин мин алмагач, акчасын пакетка төреп, каймак банкасы эченә тыгып җибәрә иде әни. Ә мин җыеп, кире алып кайтып бирә идем. “Автомойка”да, “Макдональдс”та да эшләдем, кар да көрәргә туры килде. Бервакыт әнинең кулы шешеп, гипс салдылар. Элек керне мунчада кул белән юалар иде бит. Аннан салкын суда чайкыйсың. Бу эшләрне миңа башкарырга туры килде. Шунда “Акча эшләүгә әнигә кер юу машинасы алып бирәм”, – дип үземә сүз бирдем. Алып бирдем дә. Хәзер күпләр: “Нишләп чит илгә ял итәргә бармыйсыз?” – диләр. Әниләрнең коймалары ишелергә торганда ял итеп йөрикмени? Ике як әти-әнигә дә булышырга тырышабыз. Алар гына исән булсын.

***

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2613
15 Июнь 2020 11:42 1559
ӨСКӘ