Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Зинира белән тынычлап авырып ятып булмый”

10 Февраль 2021 809
– Зəңгəр мəтрүшкəне бик яратып кулланабыз. Татарстанда бик сирəк очрый ул, шуңа күрə туган ягым Башкортстанның Караидел районы Хəлил авылы болыннарыннан күп итеп җыеп алып килəбез. Чəйгə салып эчəргə дə бик тəмле, файдасын да күрəбез. Гастрольлəргə чыкканда үзебез белəн һəрвакыт термос йөртəбез. Термоска лимон, имбир һəм бал салып, өстенə кайнар су коям. Бик файдалы эчемлек була, су урынына эчəбез, тавыш ярыларына да əйбəт. Лимон белəн имбирны күп авырулардан файдалы дилəр, бит тиресен дə яхшырта, иммунитетны ныгыта. Узган ел кызыбызга һəр көнне мүк җилəгеннəн морс ясап эчерттем, ул да авырулардан саклану өчен бик əйбəт. Авырмас өчен кешедə һəрвакыт позитив “настрой” булырга тиеш дип уйлыйм. Сəхнəгə чыккач, авырып торсаң да, бар да онытыла, хəл керə. Авыртуларны онытып, ике-өч сəгать җырлап-биегəннəн соң үзебез дə аптырыйбыз аннары. Узган сезонда шулай һəркөн концерт куеп йөреп грипп эпидемиясенə элəкмичə калдык. Ике көн ял итəргə дип кайткан идек, икебез дə авырып яттык. Əти-əнилəр: “Сезгə концерт куеп йөрү генə килешə. Ял итəргə ярамый”, – дип көлделəр бездəн. Аннары, мин “Уф, авырыйм! Нишлим инде? Теге җирем болай, бу җирем авырта” дип йөрергə яратмыйм. Якыннарым авырса да: “Əйдə, тор, болай ятма, була ул синнəн”, – дип күңеллəрен күрергə тырышам. Əни: “Зинира белəн тынычлап авырып ятып булмый инде”, – дип шаярта.

***
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алныды, февраль 2020 № 5
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1345
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ