Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зифа НАГАЕВА: “Әнине тәрбияләп калырга вакыт җиткереп булмады”

9 Февраль 2021 459
Башкортстанда яшəп иҗат итүче шагыйрə, композитор Зифа Нагаеваны белмəүчелəр сирəктер. Пенсиядə булса да, тик торырга яратмый ул. Гастрольлəрдə йөри, “Туган тел” телеканалында “Күзгə-күз карашып” тапшыруын алып бара, җырлар иҗат итə...
– Зифа ханым, сезгə һич кенə дə 63 яшь биреп булмый. Каян шулкадəр көч аласыз?

– Паспортны ачып карамасам, мин аны сизмим дə. Картаеп баруымны уйлыйсым килми. Җырчылар белəн күп эшлим. Тегермəн тарта əле, көе дə, сүзе дə үземдə, шуңа бəхетлемен. Ə тамадалык эше яшьтəн үк килə. Бер җиргə бəйрəм алып барырга барсам, берничə заказ алып кайтам. Пенсия турында уйлаган юк, элеккегə караганда күбрəк эшлим. Заманында шул тамадалык аркасында тишек колготкилар ямалды, дип көлəм. Шул эшем ишек-тəрəзəлəрне алыштырырга, ремонтларга ярдəм итте.

– Рульдə дə йөрисез бит əле. “Хатын-кыз эше түгел ул”, – димилəрме?

– Иртəрəк утырасы калган. Дүрт кенə ел йөрим əле. Шулкадəр җайлы. Вакыт кадерле бит хəзер. Утырасың да кирəк җиреңə чыгып китəсең. Юлларда куркыныч, рух көчең нык булса гына йөреп була. Барасы җиремнең парковкасын алдан ук карап куям.

– Зифа ханым, балачакка кайтыйк əле...

– Мине əни үзе генə үстерде. Əмма авыр дип зарланасым килми. Ул вакытларны рəхəт итеп искə алам. Бертуган энем бар, арабыз 1 яшь. Сəлəтемне күреп, əни 6 яшьтə гармун алып бирде. Урамга уйнарга өйдəге эшлəр беткəч кенə чыга идем. Гел малайлар белəн уйнадым. Сугыша торган җирдə – сугыша, килешə торганында килешə идем. Мəктəптə гел “бишле”гə укыдым. Авылым белəн əнием һəрвакыт күңелдə булгач, олыгайган көнемдə авылда нигез йортны тергезеп чыктым. Хəзер Уфада да үз йортымда яшим.

8нче класстан соң, əнисе “иртə əле” дисə дə, Зифа Нагаева Музыка- педагогия училищесына укырга керə. Аннан Авыргазы районына кайтып, мəктəптə музыка укытучысы булып эшли. Соңрак Башкорт педагогия институтын тəмамлый. Музыка мəктəбе директоры була. 1991 елда Уфага күченə һəм яңа ачылган “Шəрык” радиосында хезмəт куя. Аннары “Радио-2”, аннан соң “Юлдаш” радиосында эшли.

– Ирегез турында да əйтеп китегез əле. Сəнгать өлкəсенə якын кешеме ул?

– Беренче ирем белəн танышканда, икебез дə яшь белгечлəр, районга эшкə кайткан чак иде. Техникалар буенча инженер иде ул. Матур яшəдек – 23 ел бергə. Лəкин ул иҗатымны бик аңлап бетермəде. Аерылыштык. Кызганыч, дөньядан иртə китте. Лəкин уртада бергə яшəлгəн гомер бар. Аны балаларымның əтисе дип матур итеп искə алам. Бик матур гаилəгə килен булып төшкəн идем. Икенче иремə кадəр 7 ел ялгыз яшəдем. Гастрольлəр белəн йөрим, эш күп, ялгызлык, ямь тапмыйм. Машинага үзем утырмаган чак, кая барсаң, шофер кирəк. Тегесен-монысын эшлəргə, кеше арасына парлап барырга ир кирəк. Шунда хəзерге ирем белəн таныштым, үзебезнең районныкы, миннəн 7 яшькə кече. Гаилəсеннəн аерылып байтак яшəгəннəн соң, Себер якларында эшлəп, берүзе яшəп кайткан. Аның белəн торып киттек. Бүгенге көнгə кадəр терəк ул миңа. Йөкне төптəн тартабыз. Авылда йортлар салдык. Аның ике баласы, минем ике балам белəн мөнəсəбəтлəр яхшы. Балалар гаепле түгел, шуңа əти белəн бала арасын сакларга тырыштым. Матди яктан да ярдəмлəшеп яшибез. Минем балалар да бик матур кабул иттелəр үзен. Оныкларым “картəти” дилəр.

– Зифа ханым, тормыш иткəндə ир нинди булырга тиеш тə, хатын нинди булырга тиеш?

– Кем гаилəне тотарга сəлəтле, шуңа юл куярга кирəк. “Аның ире под каблуком, хатыны алдан йөри”, – диярлəр. Йөри инде, димəк, хатын-кыз гаилəсенə матди яктан файданы күбрəк китерə. Хатыны күбрəк тапканны ир таный икəн, ирнең бөек көче шундадыр.

– Инстаграмыгызны күзəтəм. Бервакыт “Берəр адəм рəтле кешене очратып сөйлəшеп утырасы килə, берни алмыйча, берни бирмичə”, дип яздыгыз. Аннан, “Туган көнемдə дə акча сорап шалтыраттылар”, дидегез. Сезне бай дип уйлыйлармы?

– Кемнең кем икəнен белəсең килсə, акча биреп тор, дилəр. Гомумəн, дошман буласың килсə, акча сорап мөрəҗəгать иткəндə, кешегə “юк” дияргə кирəк. Ай, синнəн дə начар кеше булмый инде шул чакта! Мəңгелеккə саубуллашырга була. Бəлки ул минутта үзеңнең дə бер тиенең юктыр – аны уйламыйлар. Бер əйбер дə сорамыйча, синең белəн аралашасы килүчелəр сирəк. Күңеллəре саекты кешелəрнең. Бөтенесе матди якка кайтып кала.

– Əле балалар, оныклар да бар бит, əйеме?

– Кирəк чакта аларга да булышам. Инде кызым да, улым да гаилəле, үз көннəрен үзлəре күрə. Улым Аграр университет тəмамлап, башта инженер булып эшлəде. Бассейннар, коммуникациялəр буенча үз фирмасын булдырып, матур итеп эшлəп йөри. “Кайчан синнəн акча сорап килми башлыйлар – балаларның яхшы яшəве шуннан күренə”, – дигəн иде туй үткəргəндə бер абзый. Шуны күңелемə салып куйган идем. Дөрес сүз!

– Сəхнə кешелəре пластик операциялəр ясата. Сез үзегезне үзгəртер идегезме?

– Йөземне ул кадəр үзгəртмəс идем, ə менə җыерчыкларны бераз “үтүклəп” җибəрсəң булыр иде. Үзеңне карарга кирəк. Кибеткə дə галош киеп кенə барасы килə кайвакыт, лəкин таныйлар. Шуңа бизəнеп, киенеп барам.

– Барлыгы ничə җыр иҗат иттегез икəн?

– 500гə кадəр санадым, хəзер санаганым юк. 4 китап чыгардым. Исəп өчен язмыйм. Элегрəк илһам килгəнне көтеп йөргəнбез. Композитор Урал Рəшитов белəн сөйлəшкəндə, ул бик матур фикер əйтте: “Кайчан заказга яза башлыйсың, шунда сиңа профессионализм килеп җитте дигəн сүз. Ə илһам килгəнне көтеп утырсаң, ул үзешчəн сəнгать түгəрəге була”, – дигəн иде.

– Кайвакыт җырларның йə көйлəре, йə сүзлəре охшаш була. Бу очраклылыкмы, əллə урлаумы?

– Əйе, күпкəрəк китте шул. Ул аранжировка ясаучыдан да тора. Күбесе үзлəрен композитор дип игълан итте. Тегеннəн-моннан йолкыйлар да, кисəклəрдəн җыр эшлəп куялар. Үпкəлəтəсем килми, əмма урлыйлар. Зəйнəпкə язган “Шомырт” җырының көен минекеннəн кисəклəп урлап, əллə ничə вариантта эшлəгəннəр. Əгəр минекенə охшаган була икəн, кешесен табып, сөйлəшми калмыйм.

– Җырчылар белəн сүзгə килгəнегез бармы?

– Сүзгə килмим. Урлап җырлаган бер җырчыга үпкə саклаганым булды, лəкин гафу үтенгəч, күңелемнəн җибəрдем. Гомумəн, мин артистлар белəн җылы мөнəсəбəттə.

– Җыр авторларының күңеленə иң тигəне – сəхнəдə үз исемнəрен ишетмəү. Ə сезнең исемне əйтəлəрме?

– Əйтмилəр шул... “ТМТВ”, “Мəйдан” телеканаллары авторларны язмый. Бар “детдом” баласы, бар əти-əни янында үскəн бала. Җырлар белəн дə шулай. Халык җырлары бар, бар авторлык җырлары. Халыкныкын кычкырып, курыкмыйча əйтəлəр, ə авторныкын исəн килеш əйткəн кеше юк. Əгəр авторын əйтеп җырларга оят икəн, ник җырлыйсың ул җырны?

– Серлəрегезне бүлешердəй якын дусларыгыз бармы? Хəния апа Фəрхи белəн бик якын булгансыз дилəр...

– Иң зур сердəшчем – кызым. Иң зур ахирəтем – кызымның кызы Сафия. Бөтен серемне үз эчендə саклаганы – җырым белəн баяным. Теле юк, гайбəт сатмый. Əнинең фотосурəте белəн серлəшəм. Башкаларга əйтмəгəнне аңа сөйлим, бүген дə отчет бирəм. Быел 19 ноябрьдə əнигə 100 яшь тулган булыр иде. Ə Хəния ул минем тормышта, җырларым язмышында аерым бер урын. Мəңге рəхмəтле булган урын. Икебезнең дə əллə ни сер бүлешеп утырырга вакыт булмады, язмыш кайгыртып чаптык. Уйларымнан чыкмый. Иртə киттең дигəн үпкəм дə бар. Һəрвакыт дога кылганда аны калдырмыйм.

– Чынга ашмаган хыялыгыз калдымы, Зифа ханым?

– Эх, бер хыялымны тормышка ашырыр идем. Əни исəн чакта бу кадəрле булдыклы чакларым килеп җитмəгəн булган. Чаптым да чаптым, кайтып зарымны сөйлəдем дə, башымны салып: “Əни, миңа кыен, ярдəм ит”, – дип еладым. Аңа үзенə ярдəм кирəк чакта... Лəкин тəрбиялəп калырга вакыт җиткереп булмады. Менə шул хыялны тормышка ашыру өчен үткəннəргə кайтып, əнине алып килеп, түремə утыртып, кулымнан күпме килə – бөтен яхшылыкны эшлəр идем. Нинди тəмле əйбер ашыйсы килə – ашатыр, нинди җылы сүз ишетəсе килə – əйтер, кем турында сөйлəшəсе килə, сөйлəшер идем. Үзем белəн китəсе хыял инде бу. Ə иң зур хыялым – килəчəктə оныкларымның кеше булганын, кеше арасында ким булмаган тормыш иткəннəрен күрү.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 6 февраль 2020 № 5
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1345
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ