Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Өзелә үзәкләрем

2 Июль 2020 3044
Тузанлы юлдан яшь бала күтәргән хатын атлый. Хәле беткәнлеге, көчкә генә атлап баруы күренеп тора. Өстәвенә, баш очында гына рәхимсез рәвештә кояш кыздыра. Тизрәк, тизрәк өйгә кайтып җитәсе иде дә коедан яңа гына алган салкын бер чиләк суны өскә коясы иде. Әле ярый баласы еламый... Туктале, нигә еламый соң ул?! Инде ничә сәгать бара, бер тыны чыкмый түгелме соң? Венера баласын төргән чүпрәкне сүтеп җибәрүгә чырыйлап кычкырып җибәрде. Бала зәп-зәңгәр төскә кергән иде. Гаҗизләнгән ана баласының тәнен уарга, массаж ясарга тотынды.
...Могҗиза! Берникадәр вакыт узгач, бала дертләп китте һәм нәзек тавыш белән елап та җибәрде. Сабыена кушылып үзе дә тәгәри-тәгәри елады Венера. Такмаклап елаган хатын үзенең янына җиңел машина килеп туктаганын сизми дә калган икән.
Рәхимле бәндә бөтенләй таныш кеше булмаса да, ана белән балага ярдәм дә күрсәтте, аларны өйләренә кадәр кайтарып та куйды.

—Нишләп болай бала белән ерак юлга җәяү чыктыгыз?—дип аптырап сорады Данил.

Шоферның исеме Венера өчен бик газиз иде, ул ялт итеп аңа карап куйды.
—Нәрсә, мине беләсезме әллә?

—Юк...

—Ә нигә бик туры итеп карадыгыз соң?

—Исемегез... ятышлы икән үзегезгә.

—Ә-ә-ә, мин тагын әллә ниләр уйлап куйдым.

Венера уйларына чумды. Бала да тынычланып йокыга китте. Бер айлык баласын күкрәгенә кысып юлга чыгарга мәҗбүр иткән сәбәпне әйтә алмый шул хатын. Данилы—аның яраткан ире—шундый гамәл кылыр дип башына да китермәгән иде Венера. Әле бүген, моргтан чыккач, ишетеп хәйран калды. Имеш, Данил наркотиклар тараткан! Юктыр, гомерендә андый эшкә бара торган кеше түгел иде бит ул. Инде менә ул юк, Венера—тол, балалары ятим калды бүген. Данилны пычак кадап үтергәннәр дигәч тә ышанмаган иде хатын. Моргта яткан ирен күргәч, сыгылып кына төште. Инде ничек яшәргә? Ике бала белән бөтенләй чит, белмәгән якта. Ялынды Венера иренә: “Күчмик монда,—диде.—Беркемне белмибез, җитмәсә үзем авырлы”,—дип тә карады. Киреләнеп, үҗәтләнеп хатынын тыңламады Данил. “Күчәбез булгач күчәбез!”—дип, төзелгән тормышны пыран-заран китереп ташлады да төяп алып чыгып китте. Калды барысы да, яңа салынган йортлары, шау чәчәкле бакчалары, яхшы күңелле күршеләре. Венера белән Данил икесе дә “детдом балалары”, икесен дә тугач та ташлаганнар. Бер туганнары да юк, урамда елмайган һәр кеше дус булды аларга моңарчы.

...Венера уйларыннан бүленде. Кайтып җиткәннәр икән. “Йортыгыз кайсы?”—дигән сорауга: “Монда гына”,—дип, рәхмәтләр әйтеп төшеп калды машинадан. Күрше әбидән кызы Алсуны алып чыкты да, йорт эшләренә күз дә салмый, караватына ауды ул. Арылган.

Алҗыган хатын Алсуының тарткалавына уянып китте. “Әни, Иркә үлгән мәллә, селкенми?” Хатын чәчрәп сикереп торды. Җан тирләргә батып, Венера йөрәк парәсен әҗәл тырнагыннан саклап кала алды. Иркәсе сулый башлагач та Алсуын күрше әбигә йөгертте. Әби бик гыйлемле, диндар карчык иде. Иркәне бик озаклап догалар укып өшкерде. Чыгып китәр алдыннан, Алсу ишетмәслек итеп: “Син, кызым, бу балаңны бик саклый күр инде. Каргышлы бала булып туган икән бичаракай. Менә шул каргыш буа аны. Көн саен кереп өшкерермен, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, бәлки каргышын юып алып булыр”,—дип, хатынны утка салып чыгып китте.
Балаларны ашатып-эчертеп, йок­ларга салганнан соң, йорт эчендәге мәшәкатьләр белән таң ата башлагач кына йокларга ятты Венера. Әмма күзен йокы алмады.

...Данилы наркотиклар тараткан! Шушы сүзләр йөрәген авырттырып колагында яңгырап тора. Ничек бер дә сизмәде икән Венера? Шикләнү гадәте юк шул анда. Данилы соңга калып кайтса да, кайтмый калса да тавыш-гауга чыгармады, “Кайда йөрисең?”—дип бәйләнмәде, көнләшмәде. Ир кеше өйгә акча алып кайта икән, димәк, ул эшләп йөри дип фикер йөртте. Ә Данил акчаны мул итеп алып кайтты. Бәйрәм саен алтын бизәнү әйберләре, кыйммәтле туннар, йорт җиһазлары, яхшы машина... Их, белгән булса!

Венера боргаланып ята торгач, таң да атты. Ул арада Иркәсе дә уянды. Вак-төяк белән мәшәкатьләнеп яңа көн башланды. Көн генәме, Венера өчен яңа тормыш башланды. Данилсыз, ике бала, әйтерең бармы, каргышлы яшь бала белән! Ничек түзәргә дә, ничек яшәп китәргә? Иркәне бу бәладән йолып алып булырмы? Тәрәзәдән күрше әбинең кергәне күренде.

—Имезгәнче җитешим дип ашыктым, кызым. Менә, таң суы әзерләп алып кердем. Хәзер коендырабыз да, күкрәгеңне кап
тырырсың. Син белмисеңдер инде, догасын үзем укырмын,—дип гөрләде карчык.
Күрше әбинең тынычлыгы, йомшак тавышы Венераны да тынычландырды. Әбигә булган рәхмәт хисләре күз яшьләре булып атылып чыкты.

—Елама, кызым, сабыр бул. Аллаһы Тәгалә сабырларны ярата,—дип юатты аны карчык.

Бала борчуы белән Данилын онытып җибәрә язган хатынның сорау алып, беркетмәләр төзеп башын катырдылар. Тәмам аңгырайган Венераның балаларны күрше әбигә тапшырмый чарасы калмады. Ул үзен утыртып куярлар да, балаларым минем язмышка дучар булырлар, дип курка иде. Полиция хезмәткәрләре арасында да яхшы кешеләр бар икән, ялгыз ананың бер гаебе дә юк икәнен аңлагач, яшәү урыныннан чыгып китмәү хакында яздырып, кул куйдырып, кайтарып җибәрделәр. Очып кайтты өенә Венера. Очып кайтты да күрше әбигә керде. Анда аны аяктан ега торган хәбәр көтеп тора иде.

—Кызым, баланы… Алсуны алып киттеләр бит! Менә, сиңа хат калдырдылар,—дип, күрше әби кәгазь кисәге сузды.

Анда эре хәрефләр белән: “Безгә синең балаң түгел, кара пакет кирәк. Ни икәнен аңлыйсыңдыр. Кызыңа биш яшь икән, нәкъ биш көн көтәбез. Кире кайтармасаң, үзеңә үпкәлә”,—дип язылган иде. Кич белән өй телефонына шалтыратып, хатны алу-алмавы белән кызыксындылар.

—Балам исәнме?! Данилны сез үтердегезме?!—дип кычкырды ярсыган хатын.

—Дура, нәрсә сөйлисең син? Безгә аны үтерүдән ни файда? Иң яхшы работник иде ул безнең.

Теге баштагы кеше телефонны өзеп тә куйды.

Кара пакет, кара пакет... кайда икән соң ул? Наркотиктыр инде анда, башка нәрсә булсын? Их, табарга иде шуны! Бала гомере шул пакетны табу яки тапмауга бәйләнгән бит. Бөтен өйнең астын өскә әйләндерде Венера, тик пакет табылмады. Ул арада күрше әби йөгереп кереп: “Иркә!”—дип кычкырды. Венера уктай атылып аның артыннан йөгерде. Бала күгәреп каткан иде. Күрше әбине дә шактый таушалган кыяфәттә күргәч, Венера курка калды.

—Кызым, балам, ач күзеңне. Калдырма безне, зинһар, балам, кемнәр каргышы төште икән соң сиңа? Ничек кенә белергә?.. И-и, Ходаем, алма инде минем газиземне, бер гаепсез баланың җанын кыясыңмыни?.. Газиз Аллам, ярдәмеңнән ташлама... сулат баламны, сулат... Менә шулай, менә шулай... Җә, балам, җә... Кайттыңмы безнең янга?.. И-и, газиз Аллам, мең рәхмәтләр сиңа!—дип ялынды.
Их, өзелә үзәкләре Венераның. Данилы үлде, хәзер аның гөнаһы өчен Алсуы газап чигә, яшь баласы үлем белән көрәшә.

Венера җан ачуы белән иске чиләккә тибеп җибәрде. Чиләк эченнән килеп чыккан кара пакетны күргәч, аңы томалана язды аның. Пакет табылды! Венера түземсезлек белән телефон шалтыраганын көтте.

—Таптым мин ул каһәр төшкән пакетыгызны! Килеп алып китегез, баламны, баламны бирегез миңа!—дип кычкырды ул телефонның теге башындагы адәм актыгына.

Калган вакыйгалар нәкъ кинодагы кебек булды. Килешкән урынга пакет куеп киткән Венераны бер машина эченә тартып алдылар. Болары—полиция хезмәткәрләре иде. Бөтен сөйләшүләрне тыңлап торганга, хатын өстеннән шик алынды, Венера Алсуын күкрәгенә кысып, Ходаена ялварды: “Бу газапларны миңа биргәнең өчен үпкәм юк сиңа, Ходаем. Гөнаһларым булса, кичер мине, кайтар Иркәмнең саулыгын, калган гомерем сиңа гыйбадәт кылып, зекер әйтеп узар иде, кичер мине.”
Мондый минутлар сәгатьләрне, ә сәгатьләр көннәрне, көннәр айны уздырды. Данилның кырыгын үткәргән көнне аларга хәсрәте йөзенә чыккан бер хатын килеп керде. Ишек бусагасын атлауга:

—Кызым, баламның язмышы синең кулда. Коткар, зинһар, үтенәм!—дип, елый-елый Венераның аягына егылды ул.

—Нишлисез сез, апа? Торыгыз, зинһар,—дип, Венера бәхетсез ананы торгызып утыртты да чәй әзерләп эчерде. Ул арада ана да азрак тынычлангандай булды, нигә килгәнен аңлатырга тырышты.

—Синнән яшереп тормыйм, кызым. Иреңне минем улым үтерде.

—Ничек?! Сез ничек шундый сүзне минем өемә килеп тыныч кына әйтә аласыз?! Ике баламны ятим калдырган кешенең әнисе минем өстәл артында утырамыни?!
—Туктале, балам, тыңлап бетер башта...

...Улым “Әлфинәгә өйләнәм” дигәч, каршы идем. “Бик аз гына йөрдегез бит, бер-берегезне белеп тә бетермисез, уйлап кара”,—дидем. “Юк, әни, әйбәт кыз ул, мин аны бик яратам”,—диде. “Яратам” дигәч, каршы килмәдем, чыгып китәр дип курыктым. Зурлап туйлар үткәреп, килен төшердек. Матур гына яши башлаганнар иде, менә сиңа мә! Килен балага узган да, “төшерәм” дип дулый. Сәбәбен сорагач, дәшми. Авыры өч айлык булгач, улыма әйткән: “Мин наркоманка бит”,—дигән. Мин аны сизгән идем инде, әйтергә генә куркып йөрдем. Улым бик ярата иде шул Әлфинәне.

Дәваларга тырышты башта. Әлфинә үзе дә дәваланмакчы булган иде, соңрак кул селтәде, “Булмый”,—диде. Үзе дә Фәритемне бик ярата иде, балакаем. Менә шундый фаҗигале ярату булыр дип кем уйлаган? Дәваланмаса да, баланы табарга ризалашкан да иде үзе, чыдый алмагандыр инде, үзенә кул салды... Фәритем чыдый алмады, “Үтерәм булгач, үтерәм!”—дип сөйләнде. “Балам, кемне үтерәсең?”—дим. Әлфинә исән чакта артыннан күзәтеп йөреп, саткан кешесенең эзенә чыккан булган икән. “Әни, мин аны үтермәсәм, җир йөзендә яши алмаячакмын. Ул минем дөньяга туарга да өлгермәгән баламны юк итте”,—дип, елап, минем белән саубуллашып китте. Кеше үтерүнең гөнаһ икәнен белсәм дә, баламны туктатырга көчем җитмәде. Синең иреңнең ничә кешенең башына җитүен кем белә?

Балам, ана йөрәген аяк астыңа салам, өзелә бит үзәкләрем. Коткар баламны! Тимер рәшәткә артына керүдән курыкмый ул. Мин куркам, мин. Ана буларак, ана кешене аңлый алырсың дип өметләнеп килдем яныңа, баламны аралап алырга булыш.

Күз яшьләрен агызып сөйләгән ана тын калды. Венера Иркәсен уйлап: “Менә кемнәр каргышы төшкән икән минем балама”,—дип ачынды.

—Борчылмагыз, апа, мин тиешле урында тиешле сүзләрне әйтермен. Улыгызны коткару өчен барысын да эшләрмен. Сез дә миңа карганмасагыз икән, зинһар. Каргаган булсагыз, каргышыгызны кире алыгыз,—дип үкседе ул.

Ике бәхетсез ана кочаклашып елашканнан соң, бер-берләреннән гафу сорап, суд залында очрашырга сүз куешып аерылыштылар.

Судта Венера теше-тырнагы белән Фәритне яклады, чал чәчле анага биргән вәгъдәсен үтәде. Инде баласының, Иркәсенең савыгасына өметләнәсе генә калды.
Үзәге өзелгән ана бу бәхетне дә күрде. Булып узган хәлләрдән соң Иркә күзгә күренеп үзгәрде, буылуы да сирәгәйде, соңрак бөтенләй бетте. Күрше әбинең дә, Венераның да шатлыклары эчләренә сыймады. Көннән-көн матурланган бала узган мәхшәр көннәрен оныттырды. Алдагы матур көннәргә ышаныч-өмет уятты.

***
Вакыт тик тормый, уза бирә. Биш вакыт намазын калдырмаган Венера һәрвакыт: “Үзәкләрем өзелгәндә дә ташламадың, мең шөкер сиңа, Аллаһым!”—дип дога кылды. Шөкер итәрлек шул, Венераның тормышы бик матур хәзер. Алсу белән Иркә икесе дә зурлар инде, сеңелләре Чәчкәне карыйлар. Яңа әтиләрен—Фәритне дә, чал чәчле әбиләрен дә бик яраталар. Бәхетсезлек кавыштырган ике йөрәк бик бәхетле бүгенге көндә.
Аллаһы Тәгаләдән килгән бу бүләкнең кадерен Венера да, Фәрит тә бик белә. Иманга килгәч, кот кунган йортта яшәү барысына да рәхәт һәм алар үзләрен бәхетле тоялар иде. Кайчагында Венерага ул йоклыйдыр, менә-менә уяныр да, төше бүленер кебек. Әмма күңеленең нәни генә бер почмагында сүнмәс ут кебек бер сиземләү җылытып тора. Кайдадыр, буй җитмәслек ераклыкта аны белүче, һәрдаим ярдәм итеп, догаларын ишетеп кабул итеп торучы барлыгын тоя ул. Куркыныч төш күргән кебек, узган тормышының артта калган кисәген искә алмаска, онытырга тели иде Венера.

***
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 12 декабрь 2012
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1685
3 Август 2020 10:18 1118
ӨСКӘ