Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Үзебез өчен генә яшәмик

6 Март 2020 763
Казан шәһәре казые,
“Шамил” мәчете имам-хатыйбы

Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН

Тормыш хәле

– 8 март. Иртә. Сәгать шалтырады. Башкаларны борчымас өчен, утны кабызмый гына киендем һәм базарга юл тоттым. Урамда җилле һәм салкын. Урам суыклыгы тәнне чемер-чемер китереп, бераз гына чеметә иде. Ниятем, бернинди роза чәчәкләре алмыйча, язгы чәчәкләр алу иде. Чөнки, язгы бәйрәм бит. Базарның керү юлында чәчәк бәйләмнәре тутырылган кәрҗин күрдем. Кәрҗиндәге чәчәкләр төрле-төрле һәм бик матур иде. Ир-ат булуыма карамастан, алар күңелне уята, үстерә.

– Бу чәчәкләрнең сатучысы кайда? – дип сорагач, тозлы кыяр, кәбестә сатып утыручы бер олы яшьтәге ханым:

– Ул каядыр китте. Хәзер, бер-ике минут көтеп торыгыз, – диде.

Кибетчене көтеп торган арада, каршымда бер олы яшьтәге карт кешене күрдем. Әлеге карт ничектер башка картларга охшамаган. Алтмыш бишенче елларда кигән озын гына пальто кигән. Пальтоның бер генә ямаусыз калган җире юк, шулкадәр искергән. Әмма ул бик чиста булып күренә. Бу картның чалбары, аяк киемнәре шулай ук иске, әмма гаҗәеп чиста иде. Ботинкаларының берсе җеп, икенчесе тимерчыбык белән бәйләнгән. Өстенә кигән пальтосының кырыеннан күренеп торган иске күлмәге дә чиста. Кырынганда битен кискәләгәндер, кәгазь кисәкләре ябыштырып куйган. Салкын булганга, бераз калтырап, туңып тора. Тамагыма бер төер килеп тыгылган кебек булды. Үзем дә туңа башлаган идем.

Күзем бу карттан төшмәде. Карт эчке­челеккә бирелеп, көне-төне аракы эчеп яшәгән кешегә һич кенә дә охшамаган. Чәчәк сатучы килгәч, карт кибетче янына килде.
Сатучыдан:

– Кызым, матурым, лалә чәчәк­ләренең берсе күпме тора? – дип сорады.


Чәчәк сатучы:

– Күз алдымнан югал, алкаш! Кит моннан! Китмәсәң, күрсәтәм мин сиңа! – дип аңа каты гына эндәште.

– Мин алкаш түгелмен. Мин бөтенләй аракы эчмим, кызым. Миңа бер чәчәк кенә кирәк. Ничә сум тора ул? – дип әкрен генә сорады карт. Аның күзләре яшьле иде.

– Бер чәчәк белән вакытымны алып, сөйләнеп торасың. Кит дидем бит мин сиңа! – дип, сатучы янә картны кумакчы булды.

– Мин синнән бер генә чәчәк сорыйм. Ничә сум тора дим? Бушка сорамыйм бит, күпме тора, әйт, – диде карт янәдән әкрен генә.

– Син алкашка бер чәчәк биш сум, – дип мәсхәрәләде аны сатучы.

Карт кесәсеннән өч сум алып, әкрен генә сатучыга сузды:

– Биш сумым юк шул, өч сумым гына бар. Шушы бер чәчәгеңне бир инде миңа.
Картның күзләре яшьләнгән һәм анда дәрья-дәрья кайгы диңгездәге кебек кайный иде. Агачтагы яфрак ничек җилфердәп торса, карт та нәкъ шулай суыклыктан туңып, җилфердәп тора иде.

Сатучы:

– Бар, кит моннан дидем бит. Миндә син алкашка чәчәк юк! – дип, каты гына эндәште.

Әмма үзе бөгелде дә, кәрзинендә озак кына казынгач, яфраклары коелган, чәчәге сынып асылынган бер чәчәкне картның кулына тоттырды.

– Бар алкаш хатының янына. Бүләк ит бу чәчәкне, – диде дә көлеп җибәрде.
Карт сынган лалә чәчәген матурламакчы, торгызмакчы булды. Шулчак кулына күз яшьләре тамды.

Сатучыга ачуым чыкты. Хәтта сүгенү сүзен әйтеп:

– Олы кешеләр белән шулай сөйләшергә кем рөхсәт бирде сиңа?! – дидем.

Ачулы күзләремне күреп һәм каты итеп эндәшүемне ишетеп, сатучы куркып калды. Буе да кечерәеп калгандай иде. Тычкан мәченең күзенә ничек караса, ул да миңа шулай эндәшми генә карап торды.

Теге карт абзыйның кулыннан тоттым һәм сатучыга:

– Кил әле монда, денсез сатучы, күңе­лен­дә мәрхәмәтлелек очкыны булмаган, адәми затын югалткан кеше! Синең бу бер кәрзин чәчәкләрең ничә сум тора? – дидем.

– Әйтә алмыйм күпме булганын, – дип җавап кайтарды сатучы.

– Соңгы тапкыр сорыйм, бу чәчәкләрнең барысы бергә күпме тора? Әйт бәясен.

– Барысы бергә ике мең сум тирәсенә чыга, – диде.

Кесәмдәге акчаларны алып, сатучының аяк астына ыргыттым.
– Ал, оятсыз, –дидем.

Бер кәрзин чәчәкләрне алып, картның кулына тоттырдым.

– Бар, бабай, сөекле хатыныңны сөендер, – дип матур гына эндәштем.

Карт кәрзинне алды. Аның күзләреннән яшь ага иде. Еламыйча чак түздем.

Башын уңга-сулга боргалап:

– Бу кадәр нәрсәне ала алмыйм, – диде.

– Ярый, абзый, әйдә минем белән, – дидем һәм, кулыннан чәчәкләрен алып, аның белән бергә киттек.

Юлның яртысын бернәрсә сөйләшмичә бардык. Бер кибеткә кереп, аңа торт һәм конфетлар алдым. Шул вакытта гына үземнең хатын белән кызыма чәчәк алмавым исемә төште. Картның кулына чәчәкләрне һәм торт белән конфетларны тоттырдым да:

– Карале, абзый, бу акчадан мин фә­кыйрьләнмим, үземдә калдырсам баемыйм да. Ә сиңа исә бу сынган чәчәк белән хатының янына кайту күңелле булмас. Бүген бит сигезенче март бәйрәме. Хатыннарыбыз, кызларыбыз, әниләребез бездән бүләк көтә. Кайт та хатыныңны сөендер, – дидем.

Аның күзләреннән, чишмәдән аккан кебек, күз яшьләре ага башлады. Бу күренешне карап торырга сабырлыгым бетте. Тиз генә борылдым да китә башладым.

– Кырык биш ел бергә яшибез. Хатыным каты гына авырып китте. Бүген аны берничек тә бүләксез калдырырга теләмәдем. Рәхмәт сиңа, рәхмәт сиңа, – дип кабатлады карт.

Тиз-тиз атлап китеп бардым. Күз­ләремнән яшьләр акты да акты.
Хөрмәтле кешеләр, йөрәкләребезне бераз гына йомшартсак иде. Кешенең начар киеменә карап, ашыгып, аның турында начар фикерләр, аны кимсетә торган сүзләр әйтмәсәк иде. Беренчедән, үзебез дә шул хәлгә калырга мөмкинбез. Икенчедән, кешенең тышкы кыяфәтенә карап, бик зур ялгышлык эшләргә мөмкинбез.

Хөрмәтле дустым! Әлеге тормыш хәле, чыннан да, тетрәндергеч. Ни кызганыч, без шундый бер замана кешеләре: күбебезнең йөрәге таш белән тимердән бик аз гына аерыла. Үзебез өчен генә яшибез. Башка кешеләрнең хәлләренә кермибез дә, керергә дә тырышмыйбыз. Үзебез тук булсак, башкалар кирәк түгел. Үзебез авырмасак, авыручыларның хәлләре кирәк түгел. Иң мөһиме – үзебезнең кайгы булмасын. Шундый халәттә яшибез. Бу хәл мактанырлык түгел, ә еларлык, җәмәгать! Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Кешенең хәленә кереп, аның белән уртаклаша алмаган, мәрхәмәтлелек итә алмаган кеше үзе дә Аллаһ тарафыннан мәрхәмәтлелек күрмәс”, – ди.

Аллаһы Тәгалә күңелләребезне мәр­хәмәт­лелек сыйфаты белән зиннәтләргә һәм Аллаһының иксез-чиксез рәхмәтенә ирешергә насыйп итсен. Безне әлеге карт хәленә калдырмасын. Андый кешеләрне күрсәк, ярдәм итүчеләрдән булырга насыйп итсен.

***

Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 3 март 2017
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2593
15 Июнь 2020 11:42 1554
ӨСКӘ