Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Үзе кабак, үзе груша

25 Ноябрь 2016 1229
“Алтын груша” (“Золотая груша”) дип аталучы декоратив кабакны күп бакчачылар яратып өлгерде. Ул үзенчәлекле тәмгә ия. Тәмен татып караучылар аны чикләвек белән чагыштыра. Кабакның мыекларын агач яки куакка үрмәләтсәгез, оттырмассыз. Уңыш өлгергәндә алар груша сыман асылынып тора. Тышкы кыяфәте белән грушаны хәтерләткән кабакның авырлыгы 1,5-2 кило. Ул тиз, 90-95 көндә өлгерә, авыруларга чыдам. Бер мыектан, гадәттә, ике-өч “груша” үсеп чыга. Иң кызыгы: бүлмә температурасында да язга кадәр саклана. Хуҗабикәләр аны аш бүлмәсендә натюрморт буларак та куллана.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Март 2020 12:35 1976
10 Март 2020 11:23 1481
23 Март 2020 13:07 1410
16 Март 2020 12:44 1387
ӨСКӘ