Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Зарлы телефон" ни сөйли?

18 Ноябрь 2015 1917
Ютазы районы Иске Каразирек авылыннан Гөлнур Карипова:
– Мин икенче төркем инвалид, психик авырудан интегәм. Әмма инвалид булсам да, шифаханәләргә юллама бирмиләр. Ни өчен икән?

Э.Ф.: – Ютазы районының социаль яклау бүлегендә әйтүләренчә, шифаханәләргә юллама биргәндә диагноз да күздә тотыла. Сезнең хакта әлеге бүлеккә җиткердем, алар кабат сезнең турыда мәгълүмат җыячак. Төгәл диагнозыгызны беләчәк. Иң мөһиме: социаль яклау бүлегенә гариза язарга тиешсез. Ә сезнең тарафтан беркайчан да гариза язылмаган.

Сарман районы Җәлил бистәсеннән Гөлфирә Хисамова:
– 27 ноябрьдә концерт куярга Зәйнәп Фәрхетдинова килергә тиеш. Килә микән, юк микән? Чөнки ике ел килмәде инде. Афиша элеп куя да, үзе күренми.

Э.Ф.: Зәйнәп Фәрхетдинова белән сөйләштем. "Киләм!" диде! "Элек бер барып җитмәдек шул. Чөнки куйган концерт чыгымнарны да каплый алмас иде. Кайвакыт шулай булгалый инде. Быел барып карыйбыз, әгәр дә билетлар сатылмаса, бу төбәк белән саубуллашачакбыз. Ә болай җырлыйсы, программабызны күрсәтәсе, эшлисе килә. Программабыз бик әйбәт. Килсеннәр, концертыбызга рәхим итсеннәр", – диде җырчы.

Питрәч районы Янсуар авылыннан Петр Николаев:
– Мин 81 яшьлек авыру, икенче төркем инвалид. Кече йомышымны йомышлый алмыйм. Трубка куйдылар. Шуны айга бер алыштырырга кирәк. Шәфкать туташлары алыштыра алмый, рөхсәтләре юк. Хастаханәгә бару минем өчен бик авыр.

Э.Ф.: – Питрәч район хастаханәсендә сезне яхшы беләләр, баш табиб белән аның урынбасары да хәбәрдар. Алар әйтүенчә, трубкагызны алыштырыр вакыт җиткәч, сез хастаханәнең регистратурасына шалтыратып табиб сорарга, ягъни заявка калдырырга тиеш буласыз. Сезгә хирург җибәрәчәкләр. Йә булмаса, авыл фельдшерына әйтегез. Ул шалтыратып, табиб чакырта ала.

Эльмира ФЛҮН

P.S. "Зарлы телефон" ни сөйли?" сәхифәсенә шалтыраткан укучыларыбыз сорауларына җавапны журналист Эльмира Флүн әзерләде. Әлеге сәхифәнең тулы вариантын "Акчарлак" газетасының  19 ноябрь көнне чыгачак 47нче санында укый аласыз.

Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ