Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Зарлы телефон" ни сөйли?

27 Январь 2016 1648
22 январь көнне "Зарлы телефон"га килгән шалтыратуларга җавапны журналист Лилия Заһидуллина әзерләде. 
Питрәч районы Шәле авылыннан Роза Таҗиева: 

– Вахитов урамында торабыз. Авылны этләр басты – өйдән чыгарлык түгел. Күрше бакчасында хуҗасыз сигез эт йөри, янәшәдәге урамда тагын тугыз эт. Узган ел 16 тавыгыбызны кереп ашадылар. Дөрес, күршеләр һәркайсын 250 сумнан түләде. Ләкин ул тавыкларны көз көне этләрдән ашатырга дип җәй буе асрамыйм бит. Җирле үзидарә рәисе дә бу хакта белә, ләкин бер этне дә аттырганы юк.

Л.З.:

– Рәисегез Илшат Әхмәтҗанов үзе аучы икән. Шуңа күрә әлеге проблеманы хәл итүне үз өстенә алырга вәгъдә бирде. "Роза Таҗиеваның күршеләре бик четерекле кешеләр. Ул этләрне хуҗасыз дияргә мөмкин, ләкин Рәмзия апа аларны ашатып тора, үтерәсе килми. Снегоходта барып булса да, бу проблеманы хәл итәчәкмен. Роза апаның чебиләре чыкканчы анда этләр булмас", – диде Илшат Рифатович.

Арча районы Казанбаш авылыннан Лена Саттарова:

– Арчадан Казанбашка йөри торган автобусны алдылар. Кич белән Арчадан эштән ничек тә кайтып җитеп була әле, менә иртәнге җидедәге рейс бик кирәк иде. Хәзер эшкә йөрү бик җайсыз, гел юлда интегәбез.

Л.З.:

– Арча АТПсында аңлатуларынча, Арча – Казанбаш маршрут автобусында кеше бик аз йөргән һәм аның чыгымнары керемнәрдән күпкә артып киткән. Әлеге автобусның туктатылу сәбәбе шул. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый очракта халык тавыш куптарып, автобус кире йөри башласа да, транспорттагы кеше саны элеккедән артмый һәм ахыргы нәтиҗәсе барыбер бертөрле була. Автобусны янә тукталалар. Кызганыч, хәзер керем китермәгән юнәлешне ике дә уйламыйча ябу ягын гына карыйлар.

P.S. Укучылардан килгән зарларның тулы вариантын "Акчарлак" газетасының 28 январь көнне чыгачак 4нче анында укый аласыз.



Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ