Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Үзарасалымны җыябызмы?

2 Декабрь 2016 1136
Якшәмбе көнне Татарстанның авыл җирлекләрендә үзарасалым буенча референдумнар узды. Быел анда республиканың 851 авыл җирлеге катнашкан. Авыл халкы үзенең киләчәгенә битараф түгеллеген бу юлы да раслады. Сайлау участокларына татарстанлыларның 69 проценты килде. Күпчелек үзарасалымны җыю өчен тавыш бирә. 851 җирлекнең бары тик унысында гына референдум үтмәгән. Чөнки аларда сайлауларга килүчеләр 50 процентка тулмаган.
ПИТРӘЧНЕҢ ТАТАР КАЗЫСЫНДА ҮЗАРАСАЛЫМ – ИКЕ МЕҢ СУМ

Кукмара районы авыл җир­лек­ләрендә киләсе елның үзара­салымын 500дән алып 700 сумга кадәр куйганнар. Түбән Өскебашта 500 сум булса, Олыязда – 600, Нырьяда – 650, Лельвижда – 700. Соңгы өч ел эчендә генә Кукмара районында үзарасалымнан 18 млн сум акча җыйганнар. Бу – район бюджетының яртысы дигән сүз. Чагыштыру өчен: Кукмара районының еллык бюджеты 37 миллион сумга якын. Узган ел район буенча үзарасалым акчасына 35 чакрым юл төзекләндерелгән, урам яктырткычлары куелган.

Питрәч районының Шәле авылы җирлегендә үзарасалымның суммасы кеше башыннан 500 сум. Алдагы елларда монда салым акчасына урам яктырткычларын яңартсалар, киләсе елда авыл эчендәге юлларны караячаклар. 2017 елга Шәле җирлегендә дәүләт субсидияләрен дә кушып, үзарасалымнан 5 миллион сумга якын акча тупларга уйлыйлар. Бу сумма авыл эчендәге 6 урам юлын төзекләндерүгә җитәргә тиеш. Шәледә моңарчы беренче һәм икенче төркем инвалидлар үзарасалымны түләмәсә, быел ташламалар берәүгә дә юк. 18 яше тулган һәркем акча бирергә тиеш.

Шул ук Питрәч районы Татар Казысы авылында үзарасалым – ике мең сум. Бу акча җыелса, шулай ук юлларны төзекләндерүгә тотылачак. Татар Казысы авылы җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин сүзләренә караганда, узган ел Татар Казысы авылында үзара­салымнан җыелган ике миллион сумга күпер салганнар. Быелгы финансларга авыл тулысынча юлсызлык газабыннан котылачак.

АКЧА ТҮЛӘМӘСӘҢ – СУДКА!

Референдум уза торып та, үза­раса­лым акчасын бирмәгән кеше­ләр белән нәрсә булачак? Авыл җирлекләре башлыклары бу уңайдан түләмәүчеләрне нинди дә булса җаваплылыкка тарта аламы? Татарстанда әлегә бу турыдагы канун юк. Ләкин административ кодекс буенча, салым түләмәгән кешеләрне җирлек судка бирә ала. Бу очракта андыйларга бер меңнән алып ике мең сумга кадәр штраф каралган. Кукмара районы хакимияте башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина сүзләренә караганда, түләү мөмкинлеге булмаган авыр хәлдәге гаиләләрдән авыл җирлекләре акча каермаячак. Салымнан инвалидлар, өлкәннәр һәм күп балалы гаиләләр дә азат ителә. Ләкин ни өчен әле яхшы йортта яшәп, берничә машинасы булган кешеләр үзарасалымны түләмәскә тиеш?

РЕФЕРЕНДУМ КАЙДА УЗМАДЫ?

Үзарасалым референдумы респуб­ликаның 10 җирлегендә узмаган дип әйткән идек, менә алар: Түбән Мактама бистәсе, Рус Акташы авыл җирлеге (Әлмәт районы), Березовка, Петровское авыл җирлекләре (Бөгелмә), Әгерҗе авыл җирлеге (Азнакай), Яр буе Моркваши авыл җирлеге (Югары Ослан), Октябрьское, Осиново авыл җирлеге, Васильево бистәсе (Яшел Үзән), Кече Шильнә авыл җирлеге (Тукай).

Үзарасалым программасы Татар­­стан­да инде дүртенче ел тормышка ашырыла. 2013 елдан бирле республиканың авыл җирлекләрендә халыктан барлыгы 377 миллион сум акча җыела. Респуб­лика бюджетыннан моңа 1 миллиард 400 миллион сум акча өстәлә.

Үзарасалым акчасына юлларны төзекләндерү, зират коймасын тоту, су башняларын карау, елга-күл буйларын чистарту, чишмәләр һәм һәйкәлләр ремонтларга ярый. Быелдан балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзергә, видеокүзәтү камералары урнаштырырга да мөмкин. Үзарасалым программасына киләсе елдан үзгәрешләр кертеләчәк дигән сүзләр ишетелә. Имеш, дәүләт хәзер инде бер сумга дүртне түгел, ә икене генә бирәчәк, ди. Әмма муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйт Шакиров әлеге имеш-мимешләрне кире какты. Программа алдагы елларда да эшләячәк, ди ул.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ