Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Үзарасалым акчасына – трактор!

1 Декабрь 2020 544
Әлмәт районы Салкын Алан авыл халкы үзарасалым акчасының кая китүен белергә тели. Узган ел алар кар чистарту өчен авылларына трактор алырга була. Һәркемнән 5600 сум акча җыеп, үзарасалым программасында катнашалар. Менә-менә трактор кайтыр дип көтәләр. Инде урамда кабат кыш, ә трактор юк...
Әлеге авыл Әлмәттән 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Зур түгел. Мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Яшьләр шәһәргә китеп беткән. Пенсионерларга урамнарны кардан чистарту зур проблема. Ә кар көртләре монда тау кадәр була, диләр. Юкка гына авылга Салкын Алан дип исем бирмәгәннәр.

Шулай итеп, март аенда авыл халкы 300 мең сумлап акчаны дәүләткә тапшыра. Закон буенча, бер сумга дәүләт 4 сум өсти. 300 мең сум акчага 1 млн 200 мең сум кайта. Май аенда министрлар кабинеты бу хакта карар кабул итә. Менә-менә трактор кайтыр дип көтә халык. Әмма “Беларусь” күренми...

***

Язманы газетабызның бу атнаны чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Филүзә Хәмидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2900
25 Январь 2021 09:50 739
ӨСКӘ