Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Заман парадоксы

12 Декабрь 2018 1237
Әй адәм баласы, исеңдә тот! Бүген яраткан кешеләрең синең яныңда һәрвакыт булмаячак. Чөнки алар җиргә мәңгелеккә килмәгән! Сиңа түбәннән мөлдерәп карап торучыга матур сүзләр әйт. Бервакыт бу бәләкәй кеше үсеп җитәр, ул инде синең яныңда тормас. Хәзер үк, менә хәзер үк якын кешеңне күкрәгеңә кыс. Чөнки, син йөрәгеңне бирердәй бердәнбер кеше – ул синең балаң. Әйт син аңа, мин сине яратам, диген. Әмма моны иң башта үзең той! Якын кешеңнең кулын ычкындырма һәм бу мизгелләрнең кадерен бел. Яратырга, аралашырга вакыт тап! Гомер озынлыгы көннәр белән түгел, мизгелләр белән үлчәнә. Күңелеңдә булган хисләрне, йөрәгеңә тулган мәхәббәтне якын кешең белән бүлешергә онытма!.. Исән чагыңда яшәргә тырыш!
Юллар киң – карашлар тар.

Йортлар биек – җаннар түбән.

Ни телисең, шул бар – сөенү юк.

Зур йортлар бар – зур гаиләләр юк.

Яшәргә уңайлыклар күп – вакыт юк.

Белем бар – акыл юк.

Гыйлем бар – анализ юк.

Медицина көчле – сәламәтлек юк.

Күп эчәбез... тартабыз... исраф итәбез... аз көләбез... ашыгабыз... нәфрәтләнәбез... соң ятабыз – арып торабыз... аз укыйбыз – телевизорны күп карыйбыз... доганы аз кылабыз. Күп сөйлибез... сирәк кенә яратабыз...

Артык күп белергә теләп, бар нәр­сәнең кыйммәтен юкка чыгардык. Ничек исән калырга икәнен яхшы беләбез, ә ничек яшәргә икәнен белмибез.

Елларны озайтабыз – гомерне кыскартабыз. Айга менеп әйләнеп төштек – күршедә кем яшәгәнен белмибез. Космик киңлекләрне айкыйбыз, җанда ниләр барын белмибез. Бик зур эшләр эшлибез – яхшысы ни икәнен белмибез.

Һаваны чистартабыз – җанны пычратабыз. Атом төшен ясый белдек – башны эшләтә белмибез.

Зур планнар корабыз, азын гына эшлибез.

Күп язабыз, аз беләбез.

Ашыгырга өйрәндек, көтә белмибез.

Ошбу дөнья – зур кешеләр, вак җаннар оясы. Аз эшләп, тиз генә табыш ала торган заман.

Хәзерге заман афәте – сыйфатсыз ризык, эшләми торган ашказаны.

Бер тапкыр гына тотыла торган савыт-саба, “памперс”, бер төнгә генә очрашу, аз хәрәкәт, артык авырлык һәм... дару төймәләре заманы. Ул төймәләр йоклата, дәртләндерә, тынычландыра, үтерә... бер кешене дә аямый... Бер-береңә мөнәсәбәт коточкыч!


Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1469
ӨСКӘ