Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зәйнәп Фәрхетдинованың сеңлесе: “Кыз туган барыбер якын”

14 Июнь 2017 3336
Азнакай районы Сарлы авылында җырчы Зәйнәп Фәрхетдинованың сеңлесе Ләлә апа Минһаҗева яши. Иҗат кешеләренең әти-әниләре, туганнары белән аралашырга яратабыз. Шул якларга баргач, форсатны кулдан ычкындырмадык, Ләлә апаларга да кереп чыктык.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк: Зәйнәп һәм Ләлә ханымнарның әтиләре – бер, әниләре башка.

– Әтиебез яшь чагында эш эзләп Ташкентка чыгып китә, – ди Ләлә апа. – Шунда гаилә кора. Бераз яшәгәч, үзе генә туган авылы Сарлыга кайтып китә. “Урнашып эш тапкач, сезне дә алып кайтырмын”, – ди анда калган гаиләсенә. Әти “шустрый” булган инде. Ул арада минем әни белән танышып китәләр. Ә әни әтинең Ташкентта гаиләсе барлыгын белмәгән. Үзенең дә беренче ире үлгән, аннан ике улы калган була. Мине әти күрмәгән дә – әни авырлы чакта яңадан Ташкентка чыгып киткән. Аннан гаиләсе белән Сарлыга күченеп кайттылар... Әни ялгызы гына яшәде. Тавыш куптарып йөрмәде.

Язманы тулысы белән 15 июньдә чыгачак, "Акчарлак"ның 23нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 947
ӨСКӘ