Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зәйнәп Фәрхетдинова: “Үземне ашасам ашыйм, әмма кешегә турысын әйтмим”

26 Декабрь 2013 1212
– Зәйнәп ханым, бервакыт “Зөфәр белән Зәйнәп бергә тормыйлар икән”, дип сүз чыгардылар. Монда хаклык бармы?

– Юк билгеле, ул сүз каян чыккандыр... Зөфәр шаян бит ул. Берәр нәрсә әйткәндер, кеше аңлап бетермәгәндер. Аннан “хәлләр ничек”, дип сорасалар да, “бер көе, хатын куып чыгармый, минем дә китәсе килми”, дип җавап бирә. Шундый үткен, түгәрәк-түгәрәк сүзләре бар аның. Ачуланышмый тормыйбыз анысы, сер түгел. Икебез дә хисле кешеләр. Әмма кеше алдында талашкан юк, сәхнә артында да тавыш куптармыйбыз, тфү-тфү...

– Бергә гомер итүегезгә ничә ел?

– 25 ел элек Зөфәрләрнең авылында туй гөрләткән идек. Авыл клубында язылыштык, өйдә табын кордык. Зөфәр – төпчек бала, ул башлы-күзле булгач, әти-әниләре тыныч сулап куйды. Миннән соң ахирәтләрем бер-бер артлы кияүгә чыга башлады.

– Тормыш гөлләрегез ничек соң? Ялгышмасам, ике ул үстерәсез.

– Әйе, Булат белән Фоат. Өлкәненә – 20, кечкенәсенә 13 яшь. Икесе дә сәхнәдә күренделәр. “Артист баласы” дип исемләнгән программа бар, тәүге тапкыр шунда чыгыш ясадылар. Әлбәттә, әни кеше буларак, балаларымның популяр җырчы булуларын телим.

– Үзегездә берәр җитешсезлек күрәсезме? Мәсәлән, тышкы кыяфәтегезгә килгәндә...

– Үзендә “минус”лар тапмаган кеше бар микән ул? Бер уйласаң, бу җирне дә үстерәсе килә, бу төшнең дә купшырак булуын телисең. Ул бит 13-14 яшьтән үк башлана: көзгегә карыйсың да, үзеңә ямьсез булып тоеласың.

– Ә холкыгызга килгәндә?

– Туры сүзлелек миңа хас түгел. Үземне ашасам ашыйм, әмма беркемгә турысын бәреп әйтмим. Шул сыйфатым аркасында еш кына гаепле дә булып калам.

– Күзәткәнем бар, сезнең күлмәк­ләрегез бик матур, үзегезгә килешле.

– Үз эшенең осталары белән эшләргә яратам, аларның һәр киңәшенә колак салам. Бер күлмәгем уртача 10 мең сумга төшә: 5-6 мең тукымага һәм 4-5 мең тегүчегә. Әлбәттә, бик катлаулы итеп тегелгән кыйммәт­ле күлмәкләрем дә бар. Мәсәлән, Арча чигүләре белән эш­ләнгән күлмәгем 36 меңгә төшкән иде. Күннән тегелгән кыйммәтле күлмәгем дә бар.

– Чәч төсегез бик үз­гәрми, башка төс­ләргә буятканыгыз булдымы?

– Әлбәттә! Бертөр­лелекне яратмыйм, күңелем үсми. Бервакыт бакыр төсенә мандым да, Азнакайда концерттан соң килеп: “Зинһар, кайтар чәч төсеңне, бөтенләй килешми сиңа”, – дип бераз тәнкыйтьләделәр.

– Ә бизәнүгә килгәндә...

– Бары тик сәхнәгә чыкканда гына бизәнәм. Көндез бизәнеп йөри торган гадәтем юк. Моның начар икәнен дә беләм, чөнки хатын-кыз һәрвакыт матур булып, күз явын алып торырга тиеш. Мәктәптә укып йөргән туганнарымны күзәтәм: 9-10 сыйныфта гына булсалар да, иртә таңнан торып, матур итеп күзләрен буяп куялар. Аларга кызыгам. Мин дә яшьтән үк шулай өйрәнсәм, бизәнә торган гадәтем булыр иде. Бизәнүне, бизәнә белүне әйбәт сыйфат дип саныйм.

– Аш-суга остамы сез?

– Әллә инде... Үз-үземне бәяли алмыйм, әмма пешер­гәнне чыгарып ташлаган юк, ашыйбыз. Камыр ашлары да пешергәлим. Мин пешергән ризыкны Зөфәр яратып ашый, балаларга да ошый.

– Ерак юлга чыкканда нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Ике күзем дә юлда. Юлны карап барырга, бар нәрсәне дә контрольдә тотарга яратам. Автобус белән гастрольгә чыгып китәбез икән, беренче рәттә – администратор, ә аның артында – Зөфәр белән мин. 18-20 кеше төркемебездә, аларның һәркайсысы өчен кем җавап бирә?! Әлбәттә, без! Зөфәр белән йөргәндә дә шулай, мин – штурман.

– Гөлнара-Айгөлләр сәхнәдә күп, ә менә Зәйнәп – берәү генә. Исемне сезгә кем сайлаган?

– Әти “Сиринә” дип куштырмакчы булган, тик менә укымышлы абыем аңа каршы төшеп: “Балага агач исемен бирмәгез”, дип, Пәйгамбәрнең бер хатынының исемен тәкъдим иткән. Исемем бик ошый. Мәгънәсе дә бик матур: тулы гәүдәле, моңлы кәккүк. Студент елларында рус кызлары “Зоя” дип эндәшмәкче иде, ә мин аларга: “Меня не Зоя, а Зайнап зовут”, – дип, исләренә төшереп тордым.

– Зәйнәп ханым, вакытыгызны бүлеп, сорауларга җавап биргәнегез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә алкышлардан, халык мәхәббәтеннән, кочак-кочак чәчәкләрдән аермаса иде сезне Ходай, чөнки сез моңа лаек.

Башкортстаннан Зәйнәп СОЛОШИНА
                                                                             
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1437
ӨСКӘ