Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ЗӘЙНӘП Фәрхетдинова: “Кеше әйтә дип үземә ошамаганны кимим”

21 Апрель 2020 1320
Татарда Зәйнәп Фәрхетдинованы белмәгән кеше юк. Әмма тамашачыларның күбесе Зәйнәп ханымның тышкы кыяфәтеннән канәгать түгел бугай. Бу турыда журналистлар да языштыргалый. Безнең редакциягә дә андый эчтәлекле хатлар килгәләде. Ә без исә әлеге сорауларга җавапны Зәйнәп ханымның үзеннән алырга булдык.
–Зәйнәп ханым, сәхнәгә чыга башлаган елларда сез бик гади генә итеп киенә идегез. Тамашачы сезне бер күрүдә яратты. Бәлки аларны сезнең шундый гадилегегез җәлеп иткәндер?

–Бәлки шулай булгандыр. Чыннан да, тамашачы белән уртак телне тиз таптым. Тик, вакыт үткән саен, теләкләр үзгәрә. Башта бер нәрсә ошаса, соңрак икенчесе күңелгә якын була башлый. Үсәсең, үзгәрәсең. Күңел белән бергә тышкы кыяфәт тә алышына.

–Сәхнә киемнәрен ничек сайлыйсыз?

–Һәр концерт программасы билгеле бер тематикага багышлана. Концерт костюмнарын тегәр алдыннан концертта башкарылачак җырларның эчтәлегенә игътибар итәм. Кием сайлаганда кәефкә дә, күңел халәтенә дә карыйсың бит. Кистереп кенә: “Менә миңа шундый әйбер кирәк”,–дип әйтә алмыйм. Кием ул йөрәккә, эчке халәткә бәйле. Һәр фестиваль өчен аерым күлмәк әзерлим. Төс мәсьәләсендә бик таләпчәнмен. Табигатьнең барлык фасылларын күреп, җаным аша үткәреп үскән авыл кызы буларак, табигый төсләрне яратам. Табигать төсләрдә ялгышмый. Аларны күрә белергә генә кирәк. Без–күзле сукырлар. Гади генә нәрсәне дә күрә белмибез. Ә анда күпме гүзәллек яшеренгән була. Кайвакыт: “Шушы гүзәллекне дә күрә белмәгәнсең”,–дип үземне ачуланып куям.

–Киемнәрне сатып аласызмы, әллә тектерәсезме?

–Төрлечә була инде. Кайвакыт кибетләрдә йөргәндә бик матур кием очрап куя. Киеп карыйм. Килешсә, сатып алам. Күпчелек очракта тектерәм. Стилистларга: “Болай кирәк, тегеләй кирәк”,–дим, йә материалын күтәреп киләм, төсен күрсәтәм.

–Кем белән киңәшеп эшлисез? Үз стилистыгыз бармы?

–Кием мәсьәләсендә кеше белән киңәшләшергә яратмыйм. Чөнки барыбер үземчә эшлим. Бераз кирелектерме инде ул. Тик һәркемнең үз теләге бар бит, шулай дип үземне аклап та куям. Билгеле, кайбер киемнәрне стилист-рәссамнар белән киңәш итми булмый.

–“Зөфәр Зәйнәпкә караганда зәвыклырак киенә”,– дигән сүзләр дә ишетелә. Кием сайлаганда ирегез сезгә үз тәкъдимнәрен әйтәме?

–Юк, Зөфәр минем киемнәргә катнашмый. Аның җавабы кыска, “матурмы” дисәм, йә “әйе”, йә “юк” ди. Килешмәгәне булса, “юк, монысы бармый” дип кистереп куярга да мөмкин. Тик: “Монысын болайрак ит, тегесен тегеләй ит”,–дип өйрәтеп йөрми. Чөнки кием сайлау хатын-кыз эше икәнен яхшы аңлый ул. Зөфәргә исә киемнәрне бергәләп сайлыйбыз. Бәлки аның өчен күбрәк тә тырышамдыр.

–Прическагызны гел үзгәртеп торасыз.

–Чәчемә бик нык игътибар итәргә тырышам. Гел төрләндереп торам. Әле үстерәсе килә, әле кистерәсе. Ничек телим, шулай эшлим. Тик, бер генә тапкыр да сәхнәгә шиньон киеп чыкканым юк.

–Киенү стилегезне тәнкыйтьләп язылган язмалар бар. Аларга ничек карыйсыз? Үзегезгә бу хакта әйткәннәре бармы?
–Үзем турындагы язмалар белән танышып барырга тырышам. Әйе, мине тәнкыйть итүчеләр шактый, тик минем үз стилем инде, нишләтим. Кеше әйтә дип кенә күңелемә хуш килмәгән кием кия алмыйм. Юк, әлегә күзгә карап әйтергә куркалар. Кайбер сайтларда гына “чәйниләр”. Аларны укыйм да, шатланып утырам. Күпме фикер язылган. Димәк, тамашачы безне карый, күзәтә. Ә яратмаган җырчыны карыйсы килми бит. Нәтиҗә бер–яраталар. Бер язмада Надежда исемле модельер ханым: “Зәйнәпнең үз стиле бар. Ул башкаларны кабатларга тырышмый. Үзе уйлап тапкан күлмәкләре үзенә бик килешә. Аның үзенә модельер булырга кирәк”,–дигән. Урыста: “На вкус и свет, спора нет”,–дигән бик дөрес сүз бар. Минем киемнәрем белән дә шулай. Аларны бик ошатып: “Бер концертта кияргә биреп тор әле”,–дип сорап килүчеләр дә бар. Андыйларга бөтенләйгә биреп җибәрәм.

–Редакциягә килгән бер хатта: “Тамашачыны хөрмәт иткән җырчы халыкка ничек ошый, шулай киенергә тиеш дип уйлыйм”,–дигән юллар бар. Бу сорауга ничек җавап бирәсез?

–Сезнең фикер белән тулысынча килешәм. Тик чәчәкле күлмәк яратмаганыма мин гаепле түгел бит инде. Тамашачы әйтә дип, сәхнәгә капчык киеп тә чыга алмыйм. Билгеле, кайбер киемнәр кемнәргәдер капчык кебек тоеладыр. Шул ук вакытта миңа да кайберәүләрнең киемнәре капчык булып тоела. Һәркемнең үз зәвыгы. Сезгә ошамаган киемем башкага ошарга, яки киресенчә булырга да мөмкин бит.

Тамашачының теләкләрен тормышка ашыра алмасам, гафу итә күрсеннәр инде мине. 100 төрле кеше, 100 төрле уй, 100 төрле фикер, 100 төрле зәвык. Бер чәчәккә карап төрле кеше төрле бәя бирә бит. Кием дә шулай инде ул.

–Бүген татар эстрадасында җырчылар бик күп. Аларның һәрберсенең үз стиле. Кайберләре сәхнәгә бөтенләй ачык киенеп чыга. Эчке киемме, тышкымы икәнен дә аерып булмый. Андыйларга ничек карыйсыз?

–Безнең татар эстрадасын бөтенләй сатып бетерделәр инде. Кайвакыт авыр да булып китә. Сәхнәгә ярым шәрә рәвештә чыгучыларны тәнкыйтьләргә минем хакым юк. Үзләренә шулай ошый икән, чыксыннар инде. Тик татар кызында бераз серлелек тә калырга тиеш. Әле бит аның күрсәтер җире булмаганнары да шулай киенеп чыга, шунысына ачу килә. Аннары, сәхнәгә чыккан җырчы агач кебек басып тормыйча, матур итеп җырлап, биеп торса, аның киеменә игътибар да итмисең. Үз-үзен тотышы белән ул гармония тудыра.

–Буй-сыныгызны ничек саклыйсыз? Диета тотасызмы?

–Бер мәлне артык тазарып киткәнмен. Көзге каршына килдем дә: “Бу нинди тәртипсезлек, Зәйнәп?”–дип ачуландым. Аннан үземне контрольдә тота башладым. Файдасы тиде. Вакыт-вакыт диета тоту кирәк әйбер. Камыр ашлары, майлы ризыклар ашамаска тырышам. Мин аш кебек сыек ризыклар яратам. Диетик тавык итләре, майсыз сөт ризыклары фигура өчен генә түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы бит.

–Өйдә нәрсә киеп йөрергә яратасыз?

–Чалбарларны, гомумән, өнәп бетермим. Өйдә һәрвакыт иркен кием кияргә тырышам. Күбесенчә, күлмәк киеп йөрергә яратам.

–Балык Бистәсе якларында сезне “Безнең Зәйнәп” дип атап йөртәләр. Үзегезне нинди килен дип саныйсыз? Каенана-каенатагызны нинди ризыклар белән сыйлаганыгыз бар?

–Зөфәрнең якыннары мине беренче көннән үк үз итте. Мин дә аларны яраттым. Каенанам белән бер тапкыр да сүзгә килгән юк. Ул шундый уңган хатын. Килендәшләргә дә, миңа да бер эш эшләтми. “Үзем пешерәм”,–дип кенә тора. Кунакка кайтсак төрледән-төрле тәм-томнар пешереп каршы ала. Мин бәхетле килен.

–Үзегез дә каенана буласы кеше бит. Булачак киленнәрегезнең нинди булуын телисез?

–Булат белән Фоат укучылар гына бит әле. Киләчәктә кем буласын бер Ходай белә. Улларым белән бер сүздә булсыннар, бер-берләрен һәм олыларны хөрмәт итсеннәр иде. Төрле гаиләләр була бит. Кайбер йортта ике суыткыч тора, аерым ашыйлар. Бик күңелсез күренеш инде. Андыйлардан Ходай үзе сакласын. Үзебезнең татар кызлары булсын иде.

***

Әңгәмә «Акчарлак» газетасының архив саннарыннан алынды.14 апрель 2011 № 15
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Сиринә ФӘТХУЛЛИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
4 Май 2020 10:38 2315
18 Май 2020 10:04 1886
11 Май 2020 10:05 1694
ӨСКӘ