Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зәринә Шиһапова: "Шалтыратуыңны һаман көтәм"

5 Июнь 2017 5626
Илфак Шиһаповның кызы Зәринә “Вконтакте бите”нә әтисе истәлегенә багышлап хат язган. “Нәрсә соооң...”дип исемләнгән әлеге хатта кыз баланың атасына карата булган мәхәббәте, аны яратуы, кичергән хис-тойгылары, күңел халәте ярылып ята.
“Кич саен сәгать сигезләрдә ул шалтырта иде. Юк-барны сөйләшеп минем йоклар вакыт җитә.

– Әти, соң инде, мин йокларга ятам, – дим.

Көлә.

– Кызыым, сәгать ун гына, нинди йоклау, әрәм итеп вакытыңны йоклап ятма инде, – ди миңа.

Яшәргә ашыгып яшәде әти. Күпме проект, күпме идеяләр иде аның башында. Әле күпме башкарылмаган эшләре калды.

Бергә тордык 2015 – 2016 елларда. Иртән уянгач, бер ритуал бар иде бездә. Компьютерда тулы тавышка “Ээй, ямщик, поворачивай к черту” дигән җырны акыртып куеп, сикерә-сикерә, бии-бии, үкерә-үкерә җырлый идек. Эмма Павловна торбаларга шакый башлаганчы. Аннан шул әбине бергә көлә-көлә сүгәбез. “Щистый” дип. Шул ритуалны башкармасаң – көн уңай булмый дип санадык. Аннан кофе, “Юбилейное” печеньесы белән. Безнең “йомшак ягыбыз” иде шул печенье. Диетага утырабыз дип сөйләшәбез дә, кибеттән бар булган кефир-күкәйләрне алып кайтабыз. Әти кичен, спортзалдан соң, Булатка дип шул “Юбилейное”ны ала да, компьютерда юк-барны карап, чәй эчеп утырабыз. Кая инде Булатка 10 пачка печенье? Ябыгабыз, имештер.

Спортзалдан кайбер төннәрен җәяү кайттык. Бер 10 км чамасы юл. Паркны үткәндә мин гел плитәләрдән сикереп барам, арттан 100 килолы әти дә сикерә. Туктап, күз яшьләре аша көләбез. Без бәхетле идек. Без әти янына күчкәч, Булат фломастер табып, бар булган бүлмәләрдә обойларга рәсем ясап бетергән иде. Урындыкларга.

Көзгегә. Һәм әтинең мониторына. Орышам бит инде баланы, бабасы яклап тора. “Йә инде, орышма. Ямь кереп китте бит бу йортка”,– дип, кулына калын маркер тоттыра...

Бер орышканы булмады, ни булса да минем яклы иде әти. Бер дә юк дигәне булмады. Гел “Әйдә”, “Давай”, “Шулай булсын” дип кенә торды. Яна җыр язган саен, тыңларга зур итеп мине чакыра иде. Минем фикерне сораган булып…

Ээх... Сиңа әйтер сүзләр бик күп калды. Бирелмәгән сораулар. Сөйләмәгән күп мизгелләр. Тик сигездә син шалтыратмыйсың хәлләремне сорап, ә мин, никтер, һаман көтәм. Әтием, мине сине бик нык яратам. Балаларга да гел сөйләп торырмын. Аларны Тәңре тумыштан яраткан, чөнки алар Илфак Шиһапов нәселендә туганнар. Без барыбыз да синең белән горурланабыз!

Соңгы юлга озатканда ярдәм иткәннәргә, кайгыбызны уртаклашкан кешеләргә, бар булган халыкка олы рәхмәтемне белдерәм. Бик зур таяныч булып тордыгыз. Мең рәхмәт.”

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ