Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “Хәзерге егетләр рухи яктан көчсез”

29 Сентябрь 2020 717
“Ак чәчәкләр” җыры белән ул күпләрнең күңел кылларын тибрәтте. Яшь булуына карамас­тан, күп фестивальләрдә катнашып, “Татар моңы” телевизион конкурсы, “Үзгәреш җиле” фестивале лауреаты булырга өлгерде.
– Зәринә, җырларыңны сайлаганда беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәсең?

– Күбрәк сүзләре­нәдер, мөгаен. Мәгънәсенә игътибар итәм, лирик җырларга тартылам. Әле һаман да мәгънәсенә төшенә алмаган, көй ягыннан дәртле 1-2 җырым бар үзе. Минем уйлавымча, халыкка андый җырлар да кирәк.

– Гаиләдә сиңа нинди тәрбия бирелде? Әти-әниең кемнәр?

– Әнием – башлангыч сыйныф укы­тучысы, әтием – хисапчы. Алар – минем терәгем. Без гаиләдә дүрт мөстәкыйль кеше. Бервакытта да миңа: “Моны эшләмә, тегендә барма!” дип каршы төшүче булмады, энемә дә шундый ук тәрбия бирәләр. Энем Рәзилгә – 14 яшь. Көрәш белән мавыга.

– Сәхнә күлмәкләрен каян ала­сың?

– Үз тегүчем бар. Тиз кирәк булганда, сатып алган чаклар да бар. Кешедән аерылып торырга яратам. Шуңа да бер генә данәдә булган күлмәкләр сайлыйм. Чит ил эстрадасы йолдызларының киемнәрен күзәтеп торам.

– “Казан егетләре”нә ничек килеп эләктең?

– 2013 елда “Татар моңы” конкурсында катнашып, лауреат булдым. Күп тә үтмәде, “Казан егетләре”ннән шалтыраттылар. “Гастрольләргә йөрергә җырчы кыз эзлибез”, – ди­деләр. Аларның әле оешкан гына вакыты иде. Менә, дүртенче ел бергә инде без.

– Егетләр белән генә уңайсыз түгелме?

– Миңа бөтенесе: “Ничек курык­мыйсың? Ничек әти-әниең җибәрә?” – диләр. Белмим, баштарак оялу хисе бар иде. Ничә ел бергә эшләп, дуслашып беттек инде. Алар – минем хезмәттәшләрем.

– Күпләр сине “Ак чә­­­чәк­ләр” җыры аша белә...

– Әйе, мин аның белән тагын бер баскычка күтәрелдем дип әйтә алам. Азмы-күпме танылдым. Йөземне күреп белмәсәләр дә, “Ак чәчәкләр”не җырласам, тамашачы танып, яныма килә. Ничә ел узса да, әлеге җыр белән күп җирләргә чакыралар.

– Хәзерге вакытта йөрә­гең бушмы?

– Буш. Булды инде ул беренче мәхәббәтләр. Шуны аңладым: без гомергә бер генә тапкыр яратабыз икән. Ә аннан соң шуңа охшаш кешеләрне генә эзлибез. Мин егетләр юк дип әйтә алмыйм. Күп егетләр белән аралашам. Ләкин инде якын китерә алмыйм. Андый кеше әлегә табылмады.

– Ә “Мәхәббәт йолды­зым”дагы егет?

– Әлеге клип чыкканнан соң күпләр аны егетем дип уйлады. Ул – минем якын дустым Динар Хөснетдинов. Клип төшерергә уйлагач, никтер нәкъ менә Динар күз алдыма килде. Ул да берсүзсез риза булды. Клипта егет белән кызны уйнадык. Динар – Әлмәт театры артисты, аңа уйнарга җайлы булды. Мин генә кайгырып беттем. Бу клипның дәвамы булачак әле.

– Ничә яшьтә кияүгә чыгар идең? Хыялыңдагы ир-ат нинди?

– Иҗат кешесе булмасын иде. Ләкин “Никогда не говори никогда” диләр бит... Әлбәттә, төпле, хәлле кеше булуын телим. Акыл белән эш итә торган, чая да булсын. Гаилә, хатын, балалар дип янып-көеп яшәсен иде. Минем 25 яшькә кадәр бик тә кияүгә чыгасым килә.

– Хәлле дидең... Әгәр фатиры, машинасы булмаса, син ул егеткә кияүгә чыгар идеңме?

– Юк. Аннары, яшенә дә карап бит. Әгәр 20-22 яшендә машинасы, фатиры юк икән – бу нормаль күренеш. Әгәр инде 30 яшендә дә юк икән – монда уйланырга кирәк. Әгәр бернәрсәсез кешегә кияүгә чыгасың икән, син белеп торырга тиеш – гаиләне үзең тартачаксың! Ул сиңа кирәкме? Миңа, мәсәлән, кирәк түгел.

– Егетләрдә нинди сыйфатлар ошамый?

– Миңа “чүпрәк”, кыюсыз, кызларга гына таянучы егетләр ошамый. Хәзерге егетләр ничектер рухи яктан көчсез. Алар үз хисләрен белдерергә курка. Шулай ук никтер романтик, артык хыялый егетләр дә ошамый. Ә менә хыяллары булганнар ошый.

– Булачак гаиләңдә үзеңне баш итеп күзаллыйсыңмы, муенмы?

– Ир – баш булырга, соңгы сүзне һәрвакыт ул әйтергә тиеш. Үземне көчле кеше дип саныйм. Ләкин хатын-кыз ул хатын-кыз булып калырга тиеш. Мин иремнән көчсезрәк булуымны телим.

– Әгәр сайларга туры килсә, беренче урынга гаиләне куяр идеңме, әллә карьеранымы?

– Бер-ике ел элек мин “җыр” дияр идем. Менә хәзер бөтен дус кызларым кияүгә чыгып беткәч, акыл да утыргандыр инде, гаилә барыбер беренче урында булырга тиеш дип уйлыйм.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 
10 август 2017 №31
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1930
28 Сентябрь 2020 13:16 1495
12 Октябрь 2020 09:36 1334
5 Октябрь 2020 10:16 1293
ӨСКӘ