Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөһрә ШӘРИФУЛЛИНА: “Мин – биш операция кичергән кеше”

9 Декабрь 2019 2050
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 15 декабрь 2016 № 50
– Зөһрә ханым, кәефләрегез ничек?

– Бик әйбәт. Чөнки һәрбер яшәгән ел – үзе бәхет. Казанда 17 һәм 20 декабрь көннәрендә узачак юбилей концертыма әзерләнеп йөргән чагым. Яшемнән бик канәгатьмен, Аллага шөкер. Шушы яшемә җитә алганмын икән, бик рәхмәт. Озак яшәп, сәламәт булып, тагын да шулай иҗат итә алсам иде. Җырларым һәрвакыт минем белән атлады. Кеше картая, ләкин җырлар картаймый. Аларны яңартып торалар. Аларны яшьләр башкара. Без китсәк тә, без җырлаган җырларны озак еллар башкарырлар дип уйлыйм.

– Ирегез Азат әфәнде тормышыгызда, иҗатыгызда нинди роль уйнады?

– Бик зур! Чөнки музыкант эзләп интекмәдем. Баянчым гел янымда. Баштагы җырларымның аранжировкаларын да Азат үзе ясады. Хәзер генә әзрәк иренә. Әллә олыгаеп китте инде шунда...

– Сүзгә килгән чакларыгыз булдымы?

– Бәхәсләшкән чакларыбыз күп булды. Хәзер дә бар. Әмма ул бит иҗади бәхәс.

– Ничә оныгыгыз бар?

– Икәү. Өч яшьлек Рияна белән ике айлык Айлинә. Олы улым Ренат белән киленем Александраның кызлары. Кече улым Булат әле өйләнмәде.

– Киленегез рус миллә­тен­нәнме?

– Әйе. Әмма татарча бик әйбәт белә. Татарча гына сөйләшә. “Әти”, “әни” дип тора. Киленнән шулхәтле уңдым. Бик итагатьле.

– Татар телен шулай әйбәт итеп каян өйрәнгән?

– Үзлегеннән. Кияүгә чыкканчы ук татарча белгән булган.

Зөһрә ханым, ял­гышмасам, сез 1980 елдан бирле филар­мониягә хезмәт итәсез. Дәүләттән ярдәм бул­дымы? Фатир бир­деләрме?

– Әйе, филар­мониядә “Илһамият” клубында эшләп йөрибез. Заманында шәһәр үзәгеннән фатир да бирделәр. Мактаулы исемнәр дә алдым.

– Хәзер кайда яшисез?

– Хәзер инде үз йортыбыз белән Тынычлык бистәсендә торабыз. Шунда бакчабыз бар. Теплица да тотабыз.

– Туган ягыгыз Сарманга кайтасызмы?

– Сарманны бик сагынам, бик яратам. Кызганыч, анда әтием дә, әнием дә юк. Туганнарыбыз, дусларыбыз бар. Күптән түгел Сарманда юбилеемны уздырдылар. Шушы юбилеемны уздыручыларга, якташларыма чиксез рәхмәт.

– Саулыкны ничек кайгыртасыз? Матурлык салоннарына йөри­сезме?

– Шифаханәләрдә дәва алам. Чит илдә диңгез һава­сын да сулап кайтабыз. Аннары бассейнга йөрибез. Ә менә матурлык салоннарына йөргәнем юк. Өйдә бөтенләй косметика белән йөрмим. Битемне үлән сулары белән юам. Аеруча кычыткан суы белән. Мунча керергә яратам.

– Соңгы арада нинди кызыклы яңалыкларыгыз бар?

– Бер көнне бер юбилейга бардык. Тәнәфес вакытында бер пар килеп: “Зөһрә апа, сез безнең авылга концерт белән килгән идегез. Безнең балалар алга кереп утырды. Тик утыра алмадылар. “Малайлар, тик утырсагыз, концерт тәмамлангач, сезгә шоколад бирәм”, – дип әйткән идегез”, – диде. Бу – 1990 еллар. Клуб мөдирен концерттан соң шоколад артыннан җибәргән булганмын. Авылда шоколад булмаган, күрәсең. Балаларга вәгъдә иткән шоколадны бирә алмыйча кайтып киттем бит инде. Ул малайлар мине телевизордан күргән саен: “Әнә, теге алдакчы апа чыга”, – дип әйтә торган булганнар. Ул егетләр үскән инде. Берсе травматолог булып эшли. Зөлфәт исемле. Зөлфәткә әйтәсем килгән сүзем шул: Казанда узачак юбилей концертыма килсәң, вәгъдәмне үтәячәкмен – шоколад бүләк итәчәкмен.

Рус артистларының пластик операция ясатуларына ничек карыйсыз?

– Яшәү дәверемдә күп наркоз алдым. Биш операция кичергән кеше мин. Битләремне ясатам дип, артык наркоз аласым килми. Халык мине ничек яраткан, шундый булып каласым килә. Алар бит мине җырларым өчен яратты. Шуңа күрә битемне ясатып кына әллә нәрсә эшләтеп булмастыр. Әлбәттә, йөзенә пластик операция ясатучылар яшәреп китә инде. Сәхнә бит ул яшьлекне ярата.
  
– Татар эстрадасының яшь җыр­чыларын күзәтәсезме?

– Күбесен белмим. Халык күңелен яулап алырлык талантлы артистларны беләм. Аларны тамашачы буларак күзәтәм. Эстрадада җырчылар күп дип зарланабыз. Алар җырласыннар, тимәгез! Яшьләр сәнгатькә тартылса, алар барыбер тәртипле була. Ә чын талантларны халык барыбер үзе сайлап алачак.

– Теплица тотабыз, дидегез. Сезнең өйдә эшләр бүленгәнме?

– Теплицада эшләгәнем юк диярлек. Анда күбрәк Азат кайнаша. Азык-төлекне дә кибеттән ул алып кайта. Әйтергә дә оялам инде, бүген ипинең ничә сум торганын да белмим. Кием кибетләрендә, сатып алмасам да, карап йөрергә яратам.

– Ирегез ашарга пешергәндә дә ярдәм итәме?

– Кулым авыртканнан соң бөтен эшне дә эшли алмыйм. Күп әйберне Азат әзерләп бирә. Пешерүен үзем пешерәм. Пешерергә яратам. Итле ашларымны, бәлешемне бик яратып ашыйлар.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Март 2020 13:07 1703
16 Март 2020 12:44 1648
10 Март 2020 11:23 1594
ӨСКӘ