Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөһрә Шәрифуллина: “Битләремне ясатам дип, артык наркоз аласым килми”

13 Декабрь 2016 1287
Бу көннәрдә Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина Казанда узачак юбилей концертларына әзерләнә. 20 декабрьдә җырчыга 60 яшь тула. Зөһрә ханым бу бәйрәмне үзе дә зур дулкынлану белән көтә.
“Нигә яна йөрәгем”, “Су буенда учак яна”, “Ялгыз аккош күлләрдә” һәм башка бик күп популяр җырлары белән халык күңеленә кереп калган җырчыбыз белән әңгәмә кордык.
– Рус артистларының пластик операция ясатуларына ничек карыйсыз?
– Яшәү дәверемдә күп наркоз алдым. Биш операция кичергән кеше мин. Битләремне ясатам дип, артык наркоз аласым килми. Халык мине ничек яраткан, шундый булып каласым килә. Алар бит мине җырларым өчен яратты. Шуңа күрә битемне ясатып кына әллә нәрсә эшләтеп булмастыр. Әлбәттә, йөзенә пластик операция ясатучылар яшәреп китә инде. Сәхнә бит ул яшьлекне ярата.

P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 15 декабрь көнне чыгачак 50нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ