Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зәмирә Рәҗәпова: “Чәй, шампунь сатып та “Мерседес” алып була”

11 Март 2019 1802
«Әйе, тискәре, үзсүзле, үҗәт, туры сөйлим, усаллык та бар, шулай да ятим балаларны, сугыш ветераннарын, атларны күрсәм елыйм... Ялкауларны, ялганчыларны, нахак сүз сөйләүчеләрне җенем сөйми. Тырыш, максатчан, гадел, дөресен әйтә торган кешеләрне яратам, хөрмәт итәм...» – дип инстаграм аккаунтында язып элгән Зәмирә Рәҗәпова.
Бер ел элек “сетевой маркетинг” белән шөгыльләнә башлаган булган Зәмирә, һәм үзенең тоемлау хисе һич кенә дә ялгышмаганын дәлилләп, ирешкән уңышлары белән уртаклаша. Чыннан да, керемеңне ярты миллионга күтәрү һәм бүләккә 2,5 миллионлык “Мерседес” алу һәр кешенең дә кулыннан килмидер ул. Бу хакта үзеннән сорадык.

– Зәмирә, шундый нәтиҗәгә ирешер өчен тәүлегенә ничә сәгать эшләргә кирәк?

– Мине әлеге бизнеска чакырган Ризидә Шәрипова  көненә 15-30 минут эшлисе булыр дигән иде. Асылда, укулар, семинарлар белән күбрәк вакыт сарыф ителә, чама белән 2-3 сәгать. Төрлечә була инде, анда ун минут, монда ярты сәгать... Ләкин бу көн озын, бәйле рәвештә кайдадыр эшләү түгел, барыбер. Миннән еш кына: “Чәй, шампунь сатып кына, “Мерседес” алып буламы?” – дип сорыйлар. Була, әлбәттә. Ай саен миллион ярымлык товар сатасың икән, өч айда машина синеке! Күпме вакыт эчендә өлгерәсең, анысы үз эшең, тырышлыгыңа карап.

Вакыт дигәннән, бер әйберне искәртеп үтәсем килә. Һәр кешегә дә тәүлегенә 24 сәгать вакыт бирелә. Һәм аны дөрес итеп файдаланганда, бөтен әйбергә дә өлгерергә була.

– "Хәерчелек психологиясе" турында ни диярсең? Психотипка бәйлеме безнең уңышка ирешү-ирешмәвебез?

– Бу бик кызыклы тема. Мин бу хакта күп укыдым. Һәм игътибар белән карасаң, җәмгыятьтә бу күренеш киң таралганына инанасың. Мисал өчен, зарланучыларны гына алыйк. Кешенең уңышка ирешә алмавында бөтенесе “гаепле”: туган иле, фамилиясе, фигурасы, танышлары, күршеләре. Һәм һәрвакыт кемнәндер ярдәм көтү. Күпләрнең канына сеңгән әйбер бу: хөкүмәттән нидер таләп итү, җитәкчеләрдән, туганнардан, дуслардан. Ләкин безгә беркем дә бер ни дә тиеш түгел! Кул кушырып көтеп утырудан файда юк. Тырыш кеше дә шул ук шартларда яши, һәм уңышларга ирешә бит. Шуңа игътибар итәргә кирәк. Һәм “хәерчелек психологиясе”нең тагын бер аяныч күрсәткече – ул кешенең үзгәрешләрдән куркуы. Тотрыклылыкка (стабильность) алдануы. Эшен ничек кенә яратмаса да, хезмәт хакы аз булса да, гомер буе шул эш урынына ябышып ята кайбер кеше. Ул җитәкчесен дә күрә алмас дәрәҗәгә җитә, үзе дә авыруга сабыша, зарланудан башы чыкмый, әмма тормышында бер ни дә үзгәртми. Ул бу эштән китсә, кая барырга белми, ачтан үләрмен, юкка чыгармын дип курка. Үзе дә үзгәрергә теләми, яңалыкны кабул итми. Уңышка ирешер өчен әлбәттә үзгәрергә кирәк. Укырга, заман шартларына яраклашырга кирәк.

– Зәмирә, көнчелек нидән туа дип уйлыйсың? Кеше бәхетенә куануы шулкадәр авыр йөкме?

– Әлеге “хәерчелек психологиясе” чагылышы инде, көнчелек тә. Шәхес буларак көчле кеше башкалар уңышыннан көнләшми, ул соклана, кемнәндер үрнәк ала. Шул кешедән яхшырак булырга тырыша, өйрәнә. Монысы конкуренция. Ә көнләшү, үз-үзеңне ашауга, агулауга тиң, эчтән рухыңны җимерә торган сыйфат. Кеше бәхетенә куаныр өчен үз-үзеңә ышанырга, көчле рухлы кеше булырга кирәк.

– Шушы ел дәверендә дусларың арттымы, кимедеме?

– Миңа калса, бу яшьтә яңа дуслар булмый инде ул. Моннан 10-15 ел элек булганнары... Вакыт иләгеннән узганнары калды дияр идем. Кими инде. Кайберләренең үз уңышыннан башы әйләнеп китә, кайберләре синекенә түзми. Шуннан иң ышанычлылары кала, алар бәйрәмдә дә, мәшәкатьтә дә синең белән бергә. Ышанычлы дуслар күп түгел, әмма бар андыйлар.

– Акчасыз, байлыксыз гына бәхетле булырга мөмкинме?

– Бәхет төшенчәсе ул гомумән бик индивидуаль, абстракт әйбер. Кем өчендер бәхет, авыл өендә яшәп, кәҗә сөте эчү, бакчада җиләк-җимеш үстереп, тынычлыкка тиенү. Ә кемгәдер яхталар, виллалар да җитми. Һәм шул байлык артыннан кууда кеше бәхетенең тәмен дә югалтырга мөмкин. Шуңа күрә мин бәхетне байлыкка бәйле түгелдер дияр идем. Аны байлыкка бәйләргә ярамый да. Менә мин Максимга кияүгә чыгарга җыенганда да, миңа: “Бай кандидатлар бар бит, балда-майда йөзәрсең, нигә сиңа бу музыкант”, – диючеләр булды. Ләкин мин ирем янында тойган кичерешләрне, хисләрне бернинди акчага да алыштырмыйм. Аны сатып алып булмый. Шулай да байлык тормыш сыйфатын яхшырта, һәм үзеңне бәхетлерәк хис итәргә ярдәм итә. Чит илләргә йөрү, кызыклы кешеләр белән танышу мөмкинлеге кешене тагын да үсендерә. Сыйфатлы, яхшы йортта яшәү, тәэмин ителгән тормыш үзе дә бәхетнең бер өлеше. Шуңа күрә йөз процентка, бәхет акчада дип тә әйтеп булмый, ләкин акчасызлыкта да бәхетле булуы авыр. Иллегә илледер.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ