Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөлфия ШАКИРОВА: “Җәвит минсез “Башваткыч”ка гына бара”

29 Ноябрь 2013 1265
Белешмә:
Тулы исеме: Зөлфия Мәскүр кызы Шакирова.
Туган көне: 5 июнь.
Туган җире: Чакмагыш районы, Югары Аташ авылы.
Гаилә хәле: ире Җәвит, уллары – Илһам, Искәндәр, киленнәре – Рушания, оныгы – Сәмирә.
Яраткан ризыгы: катык белән токмачлы аш.
Зөлфия Шакированы беренче тапкыр якыннан күреп сөйләшүем. Моңарчы аны никтер бик тәкәббер һәм усал дип уйлый идем. Ә ул бик нәзакәтле һәм ягымлы хатын-кыз икән. Аның белән әңгәмә коруы күңелле булды. Өстәвенә, туган авылларыбыз да бер тирәдә урнашкан. Җәвит абыйның Әхмәте, Зөлфия апаның Югары Аташы һәм минем Куян авылын Базы елгасы гына аерып тора.

– Зөлфия ханым, бер минутка гына күз алдына китерегез әле: сез бүген Татарстанда түгел, ә башка җирдә гомер кичерәсез, ди. Яшәү урыныгыз Казанда булмаса, бу кадәр уңышларга ирешер идегезме?

– Иманым камил, ким яшәмәс идем, чөнки мин эшне, сәнгатьне, иҗатны яратам. Әлбәттә, туган яктан киткәнгә үкенмәдем түгел. Кайгылы минутларымда әти-әнинең, апамның кочагына сыенып елыйсы килгән чаклар да булды... Белеп булмый, бәлки, картлык көнебездә туган якка кайтып төпләнербез әле.

– Сезнең белән хатын-кызлар темасына бераз серләшәсе килә. Тәүге тапкыр әни булган көнегезне хәтерлисезме?

– Әлбәттә! Бу көнне мин күз яшьләре белән искә төшерәм. Улыбыз Илһам мәһабәт гәүдәле булып туды. Минем кечкенә генә гәүдәмә буе 60 сантиметрлы, авырлыгы 4200 граммлы баланы табу җиңелдән бирелмәде. Сигез айлык авырым булганда аяктан яздым, бала тапканчы ятып кына тордым. Аннан тагын бер ел буе түшәктә яттым. Организмга кабаттан көч җыю авырга туры килде.

– Сезнең ике улыгыз бар. Кыз бала хакында хыялланмадыгызмы?

– Илһам 1988нче елгы, Искәндәр 1997 елда туды. Элек УЗИлар юк иде бит. Күңелем сизеп малай көттем. Икенчесе дә малай булуын теләдем, бер-берсенә иптәш булырлар дидем. Бер җенесле балаларны тәрбияләү күпкә җиңелрәк. Илһамның бүгенге көндә үз гаиләсе бар. Киленебез Рушания белән тормыш гөлләре – Сәмирәне үстерәләр.

– Җәвит абый сәхнәдә дә, телеэкранда да бик шаян кеше. Тормышта да шундыймы? Аның бераз җитдирәк булуын теләмәдегезме?

– Юк, ул тормышта бөтенләй башка кеше. Көнкүреш мәшәкатьләре, ыгы-зыгылары белән шаярып утырырга вакыт юк. Ике ул үстердек, алар белән җитди булмый кара!

– Ә сез холкыгыз белән ниндирәк кеше? Кемнәрдер сезнең хакта усал дигән фикер белдерә.

– Һәрвакыт дөреслек ягында булып турысын әйткәнгә күпләр минем хакта шулай уйлый. Чынлыкта мин бик йомшак күңелле кеше. Минем белән якыннан аралашканнар бу хакта яхшы белә. Беркайчан да кешене ышандырып йөртмим. Юк икән, шунда ук “юк” дип җавап бирәм. Алдакчы, ялагайларны җенем сөйми. Кулыннан килмәгән эшне эшлим дип вәгъдә иткәннәрне өнәмим. Андыйларга мөнәсәбәтем дә башка.

– Җәвит абый белән сез бик матур пар. Мәхәббәтегез бераз сүрелгән чаклар булмадымы?

– Без һәрвакыт кичә генә өйләнешүчеләр кебек. Миннән башка кая барсын инде ул? Шул “Яңа Гасыр”га “Башваткыч” тапшыруына гына барып килә дә, калган вакытта без гел бергә. Ул – минсез, мин ансыз тора алмыйм!

– Ә шулай да, Җәвит абыйга бик нык үпкәләгән чагыгыз бармы?

– Булды. Мин самолетта очарга бик куркам.1995 елда Когалымдагы гастрольдән самолетта бик хәвефле кайтканнан соң, башка утырмам дип үз-үземә сүз биргән идем. Ул очкычның ишекләре фанера, урындыклары куркыныч, кыскасы, авария хәлендәге самолет иде. Җиргә утырганда койрыгы өзелеп төшеп калыр дип курыктык. Шулай да, шөкер, исән-сау кайттык.

Бер елны Җәвит миңа әйтми генә, үзенең туган көненә Төркиягә юллама алган. Миңа берничә көн кала гына хәбәр итте. Башта аны шаяртадыр дип уйладым. Баксаң, ул чынлап та билетлар алган һәм чемоданын җыеп йөри. Самолеттан куркам, бармыйм дигәнгә бик ачуланды. Әйберләрен алды да, берүзе аэропортка китте. Балалар белән аптырашта калдык. Шалтыратам, телефонын сүндергән. Ул мине үзенең артыннан чыгар дип уйлаган...

Бу тарихның азагы кызык тәмамланды. Өлкән улыма әтисе шалтыраткан, кайчан кайтачагын әйткән. Бергәләп аны каршы алырга киттек. Бу көнне бозлавык булганлыктан Казан аэропорты “Төркия авиаюллары” самолетын кабул итмәде һәм очкыч Екатеринбургка төште. Каты буран чыгып, Җәвит ике көн Свердловскидан кайта алмады. Кыскасы, эт булып, арып-алҗып кайтып керде. “Берүзең йөрсәң шулай була ул”, – дип, бу тарихны әле дә булса елмаю белән хәтергә төшерәбез.

– Сез үз йортыгызда яшисез. Шәһәр җирендә фатирда яшәү уңайлырак түгелме?

– Без, авыл балалары өчен фатир – ул читлек һәм анда үзебезне мескен песнәкләр итеп тоябыз. Җир эшен яратып үскәч, бакчада да вакыт уздырасы килә. Җәй әйләнәсенә матур-матур чәчәкләр үстерәм, яшелчә-җимешләребез мул була. Җәвит помидор яраткач, быел хәтта 140 төп утыртканбыз икән! Баштагы елларны 70 кенә иде, елдан-ел арттырабыз.

– Концертыгызга ярты зал гына кеше җыелса, чыгыш ясаячаксызмы?

– Ясыйбыз! 100 генә тамашачы килсә дә, шул ук программа булачак! Концерт куймау – ул тамашачыдан көлү, аны ихтирам итмәү. Булганына канәгать булырга кирәк, чөнки киләсе концертыңда 100 кешенең дә килмәве ихтимал. Әлбәттә, без дә иҗат юлында андый хәлләргә очрадык. Әмма бервакытта да иганәчеләргә билетлар тәкъдим итмәдек, һәрвакыт кассага эшләдек. Шунлыктан, беркайчан да концерт администраторларыбыз булмады. Яраткан тамашачы килә ул, бүген мин аның өчен борчылмыйм.

Башкортстаннан Зәйнәп СОЛОШИНА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1126
ӨСКӘ