Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөлфия ШАКИРОВА: “Идән юар өчен дә тырышлык кирәк”

14 Декабрь 2020 838
Парлы кешеләр белән аралашырга яратам: берсе сораудан җайлы гына котылдым дигәндә, икенчесе бар дөреслекне ярып сала. Шакировлар гаиләсе белән дә күптән күрешәсе килә иде. “Журналистларның да төрлесе бар...” дип яза Җәвит абый үзенең бер шигырендә. Шуңа күрә әңгәмә башында ук иң яратмаган, туйган сорауларын белештем.
– Ярты гомерен диван белән телевизор пультына багышлаган берәүнең төкерек чәчеп тәнкыйтьләп ятуы ачуыгызны китерәме?

Җәвит абый (көлә):

– Мин элек шуларга җавап язып утыра идем әле...

Зөлфия апа:

– Усал сүзләрне кулыннан бер эш тә килми торган надан, эшсезләр язып утыра. Уңган кешенең көнләшергә, зәһәрен чәчеп язышырга вакыты юк. Соңгы арада артистлардан көлә башладылар. “Эшсез калдыгызмы? Шул кирәк сезгә, әллә кем булып йөри идегез. Нигә дворник булып эшләмисез менә?” – диләр. Артист булыр өчен дә, дворник булып эшкә керер, идән юар өчен дә тырышлык кирәк. Өчәр дипломлы урам себерүчеләр бар. Бер эшнең дә гаебе юк. Ул бит урлашмый. Иң начары – ялкаулык, кешене яманлау...

***

Әңгәмәне газетабызның, бу атнаны чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2896
ӨСКӘ