Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөлфия ХӘСӘНОВА: “Ата-аналар җыелышыннан кайткач, әнидән миңа эләгәсен белеп тора идем”

6 Май 2020 620
“Яшьләр тукталышы”н алып баручы Зөлфия Хәсәнованы яратам. Ясалмаланмый, кыланмый. Ничек бар – шулай. Тумышы белән Арча районы Түбән Мәтәскә авылыннан ул. Зөлфияне мәктәптә укыган чагыннан беләм. Чөнки “Акчарлак”та да язмалары басылып алды.
– Зөлфия, Казанга килү белән журналистика тормышына бик тиз кереп киттең син, әйеме? Шунда ук “Яшьләр тукталышы”н алып бара башладың...

– Әйе, “ТНВ”га 11сыйныфны бетергән елны, август аенда килдем. “Әрсез Әрлән” псевдонимы астында сюжетлар эшли башладым. Мин бу форматта үземне бик иркен хис итә идем. Ничек бар, үземне шулай тоттым. Бер елдан инде алып баручы ролендә чыктым һәм тапшыруның редакторы да булдым....

– Шук идеңме?

– Әйе. Әни ата-аналар җыелышына киткәч, өйгә кайткач миңа эләгәсен белеп, көтеп тора идем. Чөнки йә дәрестә сөйләшеп утырам, йә классташларны көлдерәм. Гел кызык хәлләр ясый идем...

***
Әңгәмәне тулсынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1971
12 Октябрь 2020 09:36 1361
5 Октябрь 2020 10:16 1317
ӨСКӘ