Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөлфирә ШӘЙДУЛЛИНА: “Алмаз аркасында таныла” дигән сүз белән килешмим”

8 Декабрь 2020 1097
Көчле тавышлы, матур җырчы ул Зөлфирә Шәйдуллина. Җырның бөтен тәмен белеп башкара. Соңгы елда Алмаз Мирзаянов төркемендә эшләде. Күптән түгел аның хатыны да булып куйды. Әле берәүдән: “Алмаз аркасында таныла башлады инде”, – дигән сүз ишетергә туры килде. Үзе моңа нәрсә дип җавап бирер икән?..
– Зөлфирә, исемең, иҗатың популярлашып китүгә Алмазның катнашы булдымы?

– “Алмаз аркасында танылды” дигән фикер белән килешеп бетмим. Әйе, кызыксыну артты. Ләкин продюсер яисә берәр зур абзыйның мине зур сәхнәгә алып чыкканын көтеп ятмадым. Андый тәкъдимнәр дә булды. Тырышлыгым, якыннарымның ярдәме, үз вакытында Фирзәр абый Мортазинның күреп алуы, миңа бик күп җырлар язып бирүе белән әзме-күпме иҗатым белән кызыксынучылар барлыкка килде.

– Бала вакыттан җырлыйсыңмы?

–Әйе, нинди генә җыр конкурсларында катнашмадым. Призлы урыннар алып килдем. 15 яшемдә Казан музыка көллиятенә укырга кергәч, "Татар моңы" халыкара яшь башкаручылар конкурсында катнашып, 1нче урынны яуладым. Минем белән кызыксынып, күренекле композиторлар, шагыйрьләр үзләренең җырларын бүләк итте. Максатым ниндидер пиар ясап тиз танылу яисә кемгәдер ярарга тырышу түгел, ә әкрен генә үз сукмагымнан атлау. Алмазның да нәкъ шундый сукмактан атлавын күреп алдым. Ике сукмак кушылгач, юлга әверелде. Ике артист кушылгач мондый сораулар көтелгән күренеш.

– Төс-кыяфәтеңә карасаң, син тыныч, бераз гына юашрак та кебек. Ләкин, сөйләшүеңне ишеткәч, ул уйдан кире кайтасың. Бастырып әйтә белә торган, төпле, үзсүзле икенче бер кеше ачыла... Усалмы син?

– Юашка охшагансың, дип беренче син әйтәсең әле. Усаллык бар. Үземне һәм якыннарымны кимсетергә юл куймыйм. Кирәк булса яхшы итеп җавабын да бирермен. Ялганчы, араларны бозучы кешеләрне күрә алмыйм. Элегрәк бәлки уйламыйча катырак әйтеп үпкәләткән вакытлар да булгандыр, ләкин хәзер һәрбер сүземне уйлап, үлчәп сөйләшергә тырышам. Күңелем йомшарды. Юк кына сүзгә дә күңелем тула, бигрәк тә әти-әни темасына кагылса.

– Инстаграмда әтиең турында еш язасың. Быел май аенда гына вафат булган икән...

– Әти – минем өчен һәрвакыт авторитет! Әти-әниле булуның нинди зур бәхет икәнен, кызганыч, соңыннан гына аңлыйсың икән ул. Үз кулымда китте. Авыр. Әтине искә алганда иң беренче шул вакыт күз алдына килә. Әти безне иркәләп үстерде. Инде зур кызлар булгач та, “Кызым, кил, алдыма утыр, бер сөеп алыйм әле”, – дип әйткәне һаман истә. Без дә озак ялындырып тормый гына барып утыра идек. Рәхәт вакытлар! Аннан, яратып сөйли торган хатирәләре була иде. Менә берсе: “Беркөн эштән кайттым. Ни күрәм, Зөлфирә ишегалдына такталарны җәеп салган да, яңа кадакларымны үзеннән зур чүкеч белән шул такталарга сугып утыра. Бөтен нормальный кыз бала курчак белән уйный, безнекенә чүкеч кирәк”, – дия иде. Әти беркайчан тавыш күтәрмәде, әмма бер күз карашыннан курка идем аның. Урыны оҗмахта булсын.

– Сез гаиләдә ничә бала?

– Әлфирә исемле апам бар.

– Алмаз син көткән, хыялланган кешеме?

– Дөресен әйткәндә, минем барлык кызларда да була торган "идеаль ир" күз алдымда юк иде. Иң мөһиме: әти кебек эшкә оста, җор телле, киң күңелле, кешелекле, гаиләсе өчен җан атып тора торган булсын дип тели идем. Алмазны мин эзләмәдем. Беренче күрүдән аның бик күңелле кеше икәнен аңлап алдым. Ахырга кадәр безнең бергә булуыбызга ышанмадым. Ә хәзер үземне аннан башка күз алдыма да китерә алмыйм.

– Хыялыйлык ягыннан сез аның белән аеруча охшагансыз. Иреңә табигать җене кагылган, агач яфракларын да матур итеп фотога төшереп, интернетка элеп куя бит...

– Хыялыйлык Алмазда күбрәк, ә миндә – юләрлек. Үзең әйтмешли, Алмаз – табигать баласы. Буш вакыт булу белән икәүләшеп урманга яки кеше кулы тимәгән берәр матур җир эзләп чыгып китәбез. Бервакыт күрше авылдагы Алан тавына менеп киттек. Анда искиткеч матур! Безнең Теләче якларына хас булмаган биек таулар! Шушы матурлыкка исләребез китеп, менеп җиткәнне сизми дә калдык. Ә кире төшкәндә икенче юлдан китәсе килде. Юлның начар икәнен Алмазга да әйттем. Әмма ике киренең үзенекен эшләмичә күңелләре булмый! Нәтиҗәдә, без баттык. Машина әздән генә әйләнми калды. Трактор чакыртыр идек, телефон тотмый. Башка кыз булса, утырып елар иде, мин рәхәтләнеп көлдем башта. Соңыннан тәки этеп чыгардык машинаны. Андый хәлләр еш була безнең белән.

Алмазга кадәр җитди егетләр белән җитди мөнәсәбәтләрең булдымы?

– Булды. Мин беркайчан да егетләрне алдап йөрмәдем. Чын күңелдән яраттым. Аллаһы Тәгалә һәрбер адәм баласына тууга язмышын язып куя. Күрәсең, миңа дигәне Алмаз булган, Аллага шөкер.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 19 декабрь 2019 № 50
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2905
25 Январь 2021 09:50 800
ӨСКӘ