Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөлфәт Зиннуров: “Авырый башласам, бал белән чәй эчәм, мунчада чабынам”

6 Декабрь 2018 876
“Яңа Гасыр” каналында “Башваткыч” тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров белән мини-әңгәмә.
– Зөлфәт, алда – салкын кыш. Гадәттә, бу чорда еш салкын тия. Үзеңне, балаларыңны суык тиюдән ничек саклыйсың?

– Профилактика чарасы буларак, еш кына суган, сарымсак ашыйм. Әгәр салкын тиюен сизсәм, төчкерә башласам, эссе итеп мунча керәм дә, хәлдән тайганчы чабынам. Балаларны да шулай итәм. Мунча кертеп, бал белән лимонлы чәй эчерәм дә төреп яткырам.

– Син – халык алдында йөри торган кеше, тавы­шыңны саклау буенча ниләр эшлисең?

– Берни дә эшләмим. Чөнки булмаган тавыш югала алмый ул.

– Табибларга еш йөри­сеңме? Соңгы тапкыр кайчан бардың?

– Мөрәҗәгать итмичә булмый, әкренләп 40ка якынлашабыз бит. Төрле проб­лемалар булгалый. Быел май аенда күкрәк авыртып җәфаландым. Ялкынсыну булды. Күп җиргә йөрдем, рентгеннарга төшерделәр, антибиотиклар да эчтем.

– Дәүләт поликлиникалары, хаста­ханәләренә бара­сыңмы?


Әңгәмәнең дәвамын "Акчарлак" газетасының 48 нче саныннан укырга була.
Рубрика: АНОНС Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1612
ӨСКӘ