Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөлфәт ЗИННУРОВ: “Гадәттә, кунаклар үзләре төянеп килә”

14 Июль 2020 917
Зөлфәт Зиннуров белән әңгәмә.
Акча. Кредит.
– Зөлфәт, яшәргә каян акча табасың?

– Банкетлар. Төп керем шуннан.

– “Миңа фәлән хәтле түләгез!” – дип әйтәсеңме?

– Башта килешәбез. Нечкәлекләре күп: ничә кеше, зал нинди, нинди аппаратура кирәк, нинди җырчы: атказанганмы, халык артистымы, популяр җырчымы...

– Төп эшең кайда? Пенсиягә кайдан чыгачаксың, юләр әйтмешли...

– Ярты ставкага ТНВда эшләп йөрим. Пенсия шуннан бара.

– Ярты ставка күпме була инде ул?

– Ун меңнән дә күп түгел.

– Тормышыңны алып барырга айга ничә сум кирәк?

– Санаганым юк. Ләкин үз йорты белән торган кеше белә, утка, суга, газга күпме киткәнен. Аның өстенә кредит та бар.

– Нәрсә алдың?

– Сиңа гына әйтәм, дус буларак, аны язма син, кредит кына диген...

Мунча. Кунаклар.
Каен себеркесе.
– Мунчаң бармы?

– Бар. Электр миче белән эшли, 40 минутта әзер була.

– Сиңа барып, мунча керәсе килә башлады...

– Әйдә, кил! Мин кунаклар яратам. Киләләр, мунча кереп, ял итеп китәләр.

– Кунакларны сыйларга да кирәк бит.

– Суыткычта тозлаган гөмбә, кыяр-помидор, салат, консерва һәрвакыт бар. Макаронны пешереп алырга 15 минут вакыт җитә. Гадәттә, кунаклар үзләре төянеп килә...

– Каен себеркесе әзерлисеңме? Җыя, киптерә беләсеңме?

– Сабада урманга барып җыябыз. Таныш марилардан да сатып алам, аларның себеркесе яхшы. Алар җыя да, дөрес итеп киптерә дә белә.

– Дөрес киптерү ничек була ул?

– Бездә чормага элеп куялар да шунда кибеп бетә. Аны бераз гына киптергәч, яфрагын алып, уч төбендә сыпыргалап карарга кирәк. Шулчак юеш булмаса, агач тартмага таслап бастырып тезәсең. Тезеп куясың да өстен чүпрәк белән каплыйсың. Кояш төшмәс урын кирәк.

Авария. Алла сакласын!
– Авариягә эләккәнең бармы?

– Бар. 2012 елда гаилә белән бик каты эләктек. Август ае. Яңа асфальт салынган борылышлы урын иде. Менә шул төштә машинаны уйната башлады. Уйнатты-уйнатты да берничә кат, түбәсенә әйләндереп салды. Кечкенә кызның аягы сынды, ул вакытта аңа 9 ай гына иде. Хатын да имгәнде.

– Утырып киткәндә нинди дога укыйсың?

– Аллага тапшырдык, дип әйтәм.

– “Сәфәр” догасын укымыйсыңмы?

– Юк. Догалар белмим.

– Бу әңгәмәдән соң да укырга теләмисеңме?

– Юк.

Печән чабу. Көтү көтү.
Җиләк җыю.
– Печән чапканың бармы?

– Бар. Гомер буе сыер асрадык, бозау, тавыклар. Җәй көне арканлый идек. Сабада көтүгә йөртү юк. Кичкә капчыкка тутырып печәнне чабып алып кайтасың. Чалгы тоткан вакытларны бармактагы яра эзе искә төшереп тора. Тирән генә зур яра. Янаган вакытта кул таеп китеп, әйбәт кенә чалгыга киселгән иде.

– Кайсы бармак?

– Уң кулның баш бармагы.

– Җиләк җыйганың бармы?

– Бар, ләкин яратмыйм.

Көтү көткәнең?

– Әлбәттә. Безнең ике авыл. Әти Бигәнәйдән (Саба), әни Җәнәйдән (Теләче). Ике якка да көтү көтәргә кайта идем.

Әти

– Әтиең турында сөйлә әле. Аның хакында китап та чыгаргансыз икән.

– Әйе. Аны сеңлем Алия туплады. Әти 21 ел Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләде. Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Зиннуров Шамил Зиннурович.

– Дәрәҗәле кеше булыр өчен нишләргә кирәк?

– Бу дөньяга мәңгелеккә килмә­веңне аңлый белергә. Яхшы, акыллы җитәкче – гомер буе шушы урында утырмаячагын аңлаган кеше. Гомер уза, картлык та килә. Начар җитәкче булып, кешенең канын эчеп яшәгәнсең икән, картайгач кемгә кирәгең бар? Эшләгән эшләреңне халык искә алып яшәсә, менә ул – дәрәҗә.

– Син әтиеңә охшаганмы?

– Охшаган дип әйтәләр. Аяклар “точно” охшаган, икебезнеке дә кәкре, минеке дә аныкы сыман камыт аяк.

– Әтиеңнең сыйфатлары бармы синдә?

– Әти сабыр иде, аңа охшарга тырышам. Әмма аның кадәр үк сабырлык юк миндә. Әтинең хәтере яхшы иде. Ул һәрбер укытучының исемен, һәрбер кешенең туган көнен истә тота иде. Миндә аның кадәр хәтер юк.

– Әтиең нәрсәдән үлде?

– Йөрәк белән, 55тә.

Эвакуатор. Штраф.
Мотоцикл.
– Машинаңны эвакуатор алып киткәне бармы?

– Алып китә язганы бар. Беренче тапкыр алып киткәндә бөтенләй куркуга калган идем. “Дэу Нэксия”ны алган гына вакыт. Үзәктә туктадым да, тиз генә ГУМга кереп чыгыйм дип җир асты юлыннан йөгереп кенә кердем дә, йөгереп кенә чыктым, карыйм – машина юк. Кот калмады, урлаганнар, дигән уй килде. Як-якка карана торгач, бераз читтәрәк эвакуатор машинасын күрдем. Тиз генә йөгереп бардым, машинаны бирделәр.

– Штраф түләдеңме?

– Түләдем.

– Мотоциклыңны сатасың икән. Акчаң беттеме?

– Хәзер кызык түгел, баштарак кызык сыман иде. Елга күп булса ике тапкыр чыгып керәм аның белән. Барлыгы 600 чакрым йөрелгән. Саттым инде.

– Ничә сумга?

– Анысы сер.

– Тагын нинди машинаң бар?

– 2012 елгы “Фольксваген-Каравелла”.

– Ник нәкъ менә аны сайладың?

– Кечкенәдән хыялым иде, күп урынлы, 9 кеше сыя. Микроавтобус.

– Ул сиңа нәрсәгә кирәк соң?

– Артык зур түгел, уңайлы. Баланың коляскасын җыеп та тормыйм, шул килеш кенә багажникка кертеп куям. Авылга кайтканда велосипедны да төяп кайтам. Теләсә нәрсә төяп йөреп була. Концертлар белән йөргәндә, туйларга, банкетларга йөргәндә дә җайлы. Аппаратура, җырчылар, биючеләрне төяп китәсең.

***


Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 12 сентябрь 2019 № 36
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1685
3 Август 2020 10:18 1118
ӨСКӘ