Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөлфәт ГӘРӘЕВ: “Рольләремне беркемгә дә бирмәячәкмен!”

31 Октябрь 2013 1005
Бүгенге кунагыбыз – Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артисты Зөлфәт Гәрәев.
Аның белән әңгәмәбез бераз үзгәрәк килеп чыкты. Башкалар ничектер эчке дөньяларын, фикерләрен гөл-чәчәккә күмеп бирергә тырышса, Зөлфәт нәрсә уйлады – шуны сөйләде. Ә диктофоным дәшми-тынмый гына яздырып барды...

– Театрда эшләүчеләрнең хезмәт хакы түбән, аннан соң моны ирләр эше түгел, ди кайберәүләр. Син бу сүзләргә ни дип җавап бирерсең?

– Акчасы мөһим түгел, иң мөһиме – иҗат! Әмма икең дә театрда эшләсә, нинди акчага яшәргә соң? Әти-әниләр ярдәме дә мөһим. Мин бит гаиләдә бер генә малай. Төпчек. Җәй буе әти белән умарталыкта эшлим. 140 баш умартабыз бар. Шуңа алар да миңа гел ярдәм итеп тора. Хатының бай булса да яхшы.

– Шулай дисең дә син, ә бит гомерләрен театрга багышлаган гаиләләр бар. Алар ничек тормыш алып бара соң?

– Тиеннәрен санап яшәүчеләр күп. Исемләп санап тормыйм инде.

– Быел июль аенда өйләнгәнеңне беләбез, бай хатын эләктеме соң үзеңә?

– Әйе, Аллага шөкер!

– Гаилә тормышын кем күбрәк тарта?

– Тартуын мин тартам... хатын акчасына...(көлеп).

– Анысы ничек була?

– Акчаны икебез дә эшлибез, әмма ул күбрәк алып кайта. Акча минем кулда.

– Гел кеше арасында кайныйсың. Тамада булып туйлар да алып барасың. Хатының көнләшмиме?

– Бар инде ул бераз. Ләкин көнләшергә сәбәп бирмәсәң, бераз колагына “утырсаң”, барысы да яхшы. Хатын-кыз бит ул колак белән ярата. Артист булгач, ул нәрсә минем бик яхшы килеп чыга. Кемгә кияүгә чыгасын алдан ук белде. Безнең тормышны яхшы аңлый, аннары көнләшергә вакыты да юк аның. Аны гына яратуымны да бик яхшы белә...

– Гадәттә, яңа гына театрга килеп кергән артистка рольләрне берәү дә өеп тоттырмый. Сыналу этабын үтәргә кирәк...

– Театрда эшли башлап, бер атна үтүгә, рольләр тама башлады. Бер ай эчендә театрның 60% репертуарында катнаша идем. Барысы да төп рольләр. Аллага шөкер, Ринат Хәсәнович рольләргә күмде мине.

– Бәхет елмайган икән үзеңә. Театрда көнләшеп караучыларның чик-чамасы юктыр алайса?

– Күп андыйлар. Ләкин мин һәрвакыт үз урынымны беләм һәм кирәк җирдә үземне күрсәтә алам. Минем рольләрне алырга теләүчеләр күп. Ләкин исән-сау булганда, рольләремне беркемгә дә бирмәячәкмен. Сынган аяк белән дә уйнадым бервакыт. Рольләремне бик яратам һәм шуңа да аларны башкалар уйнавын карый алмыйм.

– Шулай тиз генә “йөзек кашы”на әйләнүеңә нәрсә сәбәпче булды соң?

– Мин килгәндә театрда җырчы актерлар калмаган иде. Җырлы рольләргә бик тиз кереп киттем. Аннары, бездә яшьләр дә азрак бит. Үҗәт булуым да үз ролен уйнагандыр.

– Син бик “везучий” кеше бугай?

– Бик! Иң кызыгы: энергетикам янәшәмдәге кешеләргә дә тарала. Һәм ул кеше үзе дә “везучий”га әйләнә.

– Нинди хыяллар белән яшисең?

– Мәскәү фильмында төшәсем килә, татар кешесе булып.

Нәзилә ХУҖИНА
                                                                                                   
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 915
ӨСКӘ