Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Зәңгәр шәл”не карагач “әстәгъфирулла!” дип кайтып киттем”

29 Июль 2020 604
Ислам кануннары нигезендә кыз баланы тәрбияләү мәсьәләсе күпләрне уйландырадыр. “Мөнбәр” татар дини театры җитәкчесе, автор-башкаручы Ильяс Халиков та хатыны белән өч кыз үстерәләр. Гаилә башлыгының балаларның киләчәге хакында борчылуын, аларның хокукларын, мөмкинлекләрен кайгыртуын зур кызыксыну белән тыңладым.
…– Үзең театрларга йөрисеңме?

– Театр яратам. Һәрбер спектакльнең үзенең тирән фәлсәфәсе бар. Ләкин аннан да халык дөрес тәрбия алмаска мөмкин. Мәсәлән, быел Барс Медия компаниясе тәкъдим иткән “Зәңгәр шәл” спектаклен карарга барган идем, “Әстәгъфирулла!” дип кайтып киттем. Бер уйласаң, классик әсәр бит инде. Әмма анда ишаннардан, аларның хатыннарыннан көлү моментлары бар. Бәлки Тинчуринның бу әсәре үз вакытында актуаль булгандыр. Әмма без ничә ел буе театр ярдәмендә хәзрәтләрдән көлеп халыкның иманга килүенә каршылык тудырабыз түгелме?

***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1945
28 Сентябрь 2020 13:16 1497
12 Октябрь 2020 09:36 1345
5 Октябрь 2020 10:16 1301
ӨСКӘ