Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ютазы хурлыгы

18 Октябрь 2013 1786
Күптән түгел бер район хакимиятенә кергәч, башлыкның урынбасары белән сөйләшеп утырырга туры килде.
“Шушы бина тирәсеннән үткән-сүткән халык безнең эшне бик җиңел, рәхәт дип уйлый. Беләсезме, монда эшне муенга кадәр өйсәләр дә, акчага бер дә тиенмибез. Менә район башлыгының айлык хезмәт хакы 70 мең сум”, – диде ул. Шул хезмәт хакына өстәп, аның ничә төрле бизнес өстерәвен, бөтен туган-тумачасын җылы урынлы итүен дә санасаңмы... Район башлыкларының казанышларын беләбез лә!

“Чулпан” кабына

Ютазының элекке башлыгы Алмас Сәхәпов та үз вакытында районда шактый зур эшләр майтара. Бигрәк тә Иске Каразирек авылы халкы һаман да аны куркыныч төшләрендә күреп уянадыр. Заманында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә шул авылдагы “Чулпан” хуҗалыгына сок­ланып, шатлыгыннан: “Минем дә Ютазы районы башлыгы буласым килеп китте”, – дип “җиббәргән” иде. Хәзер Минтимер Шәрипович “Чулпан”дагы хәлләрне кабат күрсә, мөгаен, Ютазы башлыгы булмавына сөенеп туя алмас...

Яман аты бөтен республикага яңгыраган “Чулпан”ның тарихы “Каразирек” хуҗалыгына барып тоташа. Элек “Каразирек” гөрләп торган колхоз була, анда 200дән артык кеше эшли, терлекчелек комплексында семинар-киңәшмәләр уза, техникасы, терлеге арта бара. Ә 2004 елда бирегә җитәкче итеп элекке мәктәп директорын – Фәнис Ситдыйков дигән кешене куялар. Дөресрәге, алар Ютазы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Атлас Гайнетдинов белән берләшеп, “Каразирек”не “Чулпан” дип аталган җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә әйләндерә. Бизнес башлаганда ике җитәкче дә уртак казнага бишәр мең сум китереп сала. Әлбәттә, “Чулпан”ның бөтен мал-мөлкәте 10 мең тәңкә белән генә чикләнми. Әле бит “Каразирек”нең 50 миллион сумы да бар. Анысы да тавыш-тынсыз, бушлай “Чулпан” җәмгыятенә күчә.

Күрше авыл сыерлары да тәпили...

Көннәрдән бер көнне, 2006 елда “Татнефть” берләшмәсе нефть чыгучы районнарда урнашкан эре хуҗалыкларга матди-техник ярдәм күрсәтергә ниятли. Икенче төрле әйткәндә, районга күктән акча яварга тора. Ютазы районының ул чактагы башлыгы Алмас Сәхәпов акча болытын нәкъ “Чулпан” хуҗалыгы өстенә яудырырга карар кыла. Районда аннан эрерәк хуҗалыклар да булуга карамастан, нишләптер матди ярдәмгә бары тик “Чулпан”ны лаеклы дип таба җитәкче. Әмма планны тормышка ашырганда бер каршылык килеп чыга. Әлеге акчаны алу өчен “Чулпан”ның җир кишәрлеге дә, терлек саны белән техник мөмкинлекләре дә җитеп бетми икән. Район башлыгы кебек зур кеше өчен, әлбәттә, бу пүчтәк проб­лема. Ситуациядән чыгуның иң җиңел юлын сайлый ул. Күршедә генә урнашкан “Көрәш-Бүләк” һәм “Бәйрәкә-Тамак” хуҗалыкларын бар мал-мөлкәте белән “Чулпан”га куып китерү турында әмер бирә. Терлеге, техникасы, биналары, кешеләре, кырдагы өлгергән игеннәре – барысы да шундук “Чулпан”га тәпили! Сөенә-сөенә түгел, әлбәттә, кемнең бәйсез булып аерым яшисе килмәсен ди?! Аннары, “Көрәш-бүләк”нең байлыгын варварларча таласалар да, бурычларын берәү дә үз өстенә алмый бит. “Көрәш-Бүләк”нең кыйммәтле орлыклар чәчү өчен алынган миллионлаган кредитларын хуҗалыкның элекке җитәкчесе Фикрәт Локманов җилкәсенә өеп калдыралар, ул аны озак еллар интегә-интегә түләргә мәҗбүр була әле. Шуңа күрә Локмановның баш күтәрүе, бу берләшүгә теше-тырнагы белән каршы торуы сүзсез дә аңлашыла. Җитәкчеләргә зарлы хатлар яза, хәтта Минтимер Шәймиевкә колхозның аяныч язмышы хакында шигырьгә кадәр сырлап җибәрә ул. Заманында яхшы хезмәте өчен Татарстан Президентының Локмановка автомобиль бүләк итүен, үзенең эленке-салынкы йөрүче рәис түгеллеген кат-кат әйтә ул хатында.

Ә менә хакимият башлыгы иптәш Локмановның бүрәнә булып юлга аркылы ятуын һич тә яратмый. Президентка юлланган “роман”нарга ышансак, Алмас Сәхәпов аңа: “Мин сине уничтожу!” – дип йодрык та болгаган. Булмый калмагандыр. Тик күрше авылның тарткалашуына карамас­тан, кырын эш эшләнә – ике хуҗалыкның 50 миллион сумга якын байлыгы “Чулпан” казнасына күченә. Ютазы халкы бу хәлләргә аптырап: “Ни өчен Алмас Сәхәпов “Чулпан” хуҗалыгын шулкадәр якын күрә? Көрәш Бүләк – хатынының туган авылы бит”, – дип җилкә сикертә. Иптәш Сәхәповка әбисенең коймагы ошамаганмы, араларыннан кара мәче узганмы, әллә хатынының авылын таратырга башка сәбәп булганмы, кем белгән анысын...

Тиздән “Чулпан”га “Татнефть” ярдәме дә тәти. Барлыгы 21 миллион сумлык лизинг һәм 13 миллион сумлык бюджет субсидиясе аша техника бирелә.

Шулкадәр байлык туплагач, “Чулпан”ның хуҗалары тагын да канатланып эшкә ябышырга тиеш кебек. Ләкин алар бу моментта бик сәер адым ясый. Кайсының башына типкәндер, учредительләр Фәнис Ситдыйков белән Атлас Гайнетдинов 2006 елның 13 сентябрендә “Чулпан”нан баш тарта, оештыручылар составыннан үз теләкләре белән чыгалар. Һәм хуҗалыкны моңарчы Каразиректә күренмәгән Мөсәгыйть Хәйдәров дигән кешегә кул кысып тапшыралар. Бушлай һәм мәңгегә. Милке 100 миллион сумга исәпләнгән “Чулпан” “ә” дигәнче иптәш Хәйдәров исеменә күчеп тә куя. Халык тагын шакката. Мондый дәрәҗәдәге хөрмәтле инвесторның кем булуын белергә телиләр...

Инвестор Хәйдәров

Яңа хуҗаны каразиреклеләргә район җитәкчеләре бик тә бай инвестор дип мактый. Тегесе, үз чиратында, халыкка якты киләчәк, алтын таулар вәгъдә итә. Хакимият башлыгы Алмас Сәхәпов үзе инвесторның бер алдына, бер артына төшеп торганда колхозчылар ни дисен? Әлбәттә, биш куллап риза булалар. Ике хуҗалыкны көчләп “Чулпан”га кушу, “Татнефть”тән ярдәм алу да шушы “текә” Хәйдәров өчен булган икән дигән нәтиҗә ясап куялар. Ә инде Мөсәгыйть әфәнденең райондагы иң табышлы тармакны – Урыссу водоканалын да үз кулына төшергәнен белгәч, Ютазы халкы: “Хакимият башлыгының бик якын кешеседер бу”, – диешә.

Баксаң, Хәйдәровның даны Ютазы белән генә чикләнми икән, бөтен Россияне колачлаган инвестор була ул. Яңа Уренгой шәһәрендә “ГДСМ”, “Росдорстрой”, “Фирма “Истма”, “Автодорсервис”, Нальчиктагы “Ставстрой”, Волгоградта “Сервисстройремонт”, Мәскәү өлкәсендә “Газэкострой” (сезне ялыктырмас өчен тулы исемлекне язып тормыйм) кебек оешмаларда кайсында учредитель, кайсында генераль директор яки урынбасар булып тора. Хәтта Ямал-Ненец округына хәтле барып, анда да авыл хуҗалыгын үстерергә маташып карый.

Ютазыда исә Хәйдәров Наполеонныкы төсле планнары белән таныла. Мегаферма, бик текә саву үзәге, маллар­ның сәламәтлеген тикшереп торучы компью­терлар... Бу казанышларның “Чулпан”да булачагы хакында 2008 елда ук бөтен республика шаулый, газеталар бер-берсен уздырып инвесторны мактый...

Фермер Локманов

“Көрәш-Бүләк” хуҗалыгы таратылып, “Чулпан”га бүләк ителгәч, аның җитәкчесе Фикрәт Локмановның канәгатьсез калуын әйткән идек инде. Шушы үзгәрешләр нәтиҗәсендә эшсез калган 70ләп кеше дә аңа кушылып, бу хаксызлык турында чаң суга. Ләкин аларны республика җитәкчелеге ишетмәмешкә салыша, район хакимиятен инде әйткән дә юк. Шуннан соң Локманов Арбитраж судка мөрәҗәгать итә, “Чулпан” талап алган техниканы, җыелган ашлыкны, терлекне кире кайтаруны сорый. Һәм Арбитраж суд эшне караганнан соң “Чулпан” хуҗалыгы “Көрәш-Бүләк”кә 12 миллион 760 мең сум бирергә тиеш дигән карар чыгара!

Шуннан соң күрше авылга тәпиләгән миллионнар белән хокук сакчылары да кызыксына башлый, эш зурга китә, Алмас Сәхәповка да йомшак кәнәфиен бушатырга кушалар...
Тик “Чулпан” җәмгыяте каты чикләвек булып чыга, “Көрәш-Бүләк”кә бурычын кайтару турында уйламый да. Суд карарын приставлар да үтәтә алмый хәтта. Ике як судлашуны дәвам итә, 2011дә Идел буе Федераль Арбитраж суды да шушы ук карарны үз көчендә калдыра – “Чулпан”га бурычларын түләтергә! Вакытын туры китерүләрен кара – шушы карар чыгарга бер атна кала инвестор Хәйдәров “Чулпан”ны матди яктан нәтиҗәсез дип, гамәлдән чыгару турындагы боерыкны имзалап аткан. Ягъни, без үзебез дә хәерче, бурыч түләрлек хәлебез юк дип мескенгә сабышканнар дигән сүз.

Гамәлдән чыгаручы (ликвидатор) итеп Алекандр Попович дигән кеше билгеләнә. Закон нигезендә, ликвидация вакытында суд приставларының башкару эшчәнлеге туктатыла, кредиторларга да бурычларын гамәлдән чыгаручы түли. Димәк, “Чулпан”ның барлык бурычлары да Александр Попович җилкәсенә йөкләнә. Ә Алмас Сәхәпов судан коры чыга, тыныч кына икенче сукмакка борылып китә...

Ликвидатор Попович

Александр Попович дигәннәрен “Чулпан”ның кызганыч тарихын кызык итеп төгәлләү өчен махсус эзләп тапканнар диярсең. Балык кебек шома, бик кыска хәтерле кеше булып чыга ул. Биргән вәгъдәләрен ишекнең икенче ягына чыкканчы ук оныта. Хәтта Арбитраж суд та аның буш сүзеннән тәмам туеп, “Чулпан” милкенең бәясен билгеләү өчен экспертиза үткәрергә ниятли, моның өчен Алексадр Поповичтан кирәкле документларны сорый. Шушы сүзләрне ишетүгә Поповичтан җилләр исә, суга төшкән балта төсле юк була ул. Нәтиҗәдә, Арбитраж суд “Чулпан” җәмгыятен банкротка чыгару турында карар кабул итә...

“Банкротлык турындагы” Федераль закон нигезендә, банкротка чыгарылган оешма җитәкчесенең хокуклары туктатыла. Ул өч көн эчендә конкурс идарәчесенә барлык документларны, милекне тапшырырга тиеш. Алексадр Попович бу очракта иң җиңел юлны сайлый – качу! Конкурс идарәчесе белән очрашудан бүредән курыккан төсле курка. Ярый әле үзен Казан шәһәренең Совет районы прокуратурасы хезмәткәрләре табып ала, аларга рәхмәт. Шуннан соң Поповичка карата законны үтәүдән качучы буларак эш ачып, Ютазы районы судына тапшыралар. Ликвидаторның калын тиресе моңа да бирешми. Ул суд карарын үтәмәү, документларны идарәче күзенә күрсәтмәү өчен теше-тырнагы белән көрәшә. Поповичның инвестор Мөсәгыйть Хәйдәровны ничек яклавын күрсә, дош­ман амбразурасына капланган Газинур Гафиятуллин да хәйран калыр иде.

Поповичның бу гамәлләренә бераздан ачыклык керә. Баксаң, шушы вакытта “Чулпан” хуҗалыгында сәер хәлләр майтарылып яткан. Инде 2010 елның декабрь аенда ук биредә “М.Хәйдәров” хуҗалыгы оеша, тагын бер айдан “Ситдиков” оешмасы пәйда була. “Чулпан”ны гамәлдән чыгару эше әзерлекле рәвештә барган, алдан ук ныклап уйланылган дигәнне аңлата бу. Әллә кайчан бюджет хисабына “Чулпан”га дип алынган техниканы Александр Попович “Хәйдәров” һәм “Ситдиков” хуҗалыкларына рәхәтләнеп өләшә, бүләк итә. Колхоз байлыгы күрше районнарга, республикаларга тиклем тәпили. “Чулпан”ның җитәкчесе Фәнис Ситдыйков 2011 елның 5 январенда ике мең ярым гектар җир кишәрлеген КФХ “Хәйдәров”ка 281 мең сумга сатып җибәрә (“Чулпан” җәмгыяте 2008-09 елларда авыл халкының ике мең 640 гектар пай җирләрен сатып алуга ирешә. Бу эшнең башында элеккеге авыл советы башлыгы торган дигән имеш-мимеш тә йөри). Аннары, Ютазы районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе дәүләт җирләрен “Чулпан”га арендага биргәндә дә килешүен законсыз төзегән, тиздән ул җирләр дә кире тартып алына.

Ниһаять, төп сорауга килеп җиттек – бу караклыклар өчен кем җавап бирергә тиеш? Закон буенча, банкрот оешма үз бурычларын каплый алмый икән, алар җитәкче җилкәсенә төшә. Бу очракта исә Хәйдәров җаваплы түгел, утлы күмерне Александр Поповичка тоттырганнар.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк: бу фигура инде данлыклы ликвидатор буларак бөтен республикага таныш. “Чистай автотранспорт предприятиесе”ндә дә шул ук юллар белән дүрт миллион сумлык милекне башка оешмага шудыруы билгеле аның. Ул сумманы суд Поповичтан кайтартып алды. Бәлки, “Чулпан”га да бәхет елмаер, милкенең бер өлеше булса да кире әйләнеп кайтыр, кем белә. Хәзерге вакытта “Чулпан” тирәсендәге суд процесслары дәвам итә, хокук сакчылары читкә таралган байлыкның һаман очына чыга алмый, ә Попович шушы минутка кадәр качкын ролендә. Әлеге ситуациядә эшсез һәм җирсез калган авыл халкы гына жәл. Төрле яклап таланган Иске Каразиреккә карагач, елыйсылар килә.

P.S. Бу хәлләрне тагын да тәмләп язарга, һәр персонажны аерым-аерым сурәтләргә, урлашуларны тәфсилләп күрсәтергә мөмкин иде. Ләкин халыкның канлы күз яшьләре белән язылган зар хатларыннан, том-том булып төпләнгән суд эшләреннән җыелган материаллар газета битләренә генә сыймас иде. Ютазының урланган “Чулпан”ы һәм аның ваемсыз җитәкчеләре турында иркенләп роман язарга утырырлык бит. Хәер, бәлки романына да чират җитәр. Бу ысул белән таланган хуҗалыклар республикада берәү генә түгел, авыл саен ич, һәркайсында язарга әйбер муеннан...

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1946
11 Май 2020 10:05 1744
ӨСКӘ