Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ютәлдән ылыслы бал

25 Апрель 2019 698
"Ашыгыч ярдәм" газетасыннан
Әлеге искиткеч шифалы чара ютәл, бронхит, трахеит һәм башка төрле салкын тию авырулары булганда сихәтле.

1 өлеш нарат бөресен юып, эмаль са­вытка салалар. 3 өлеш салкын су өс­тәп, кәстрүлнең капкачын япкан килеш 20 минут кайнаталар. Төнәтмә баш­лангыч күләмдә булырлык итеп кай­наган су өстиләр. Суынгач, сөзеп, 1 өлеш төнәтмәгә 2 өлеш шикәр өстиләр һәм тагын кайнатып чыгаралар, болгатып торалар. Көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы кабул итәләр, артыннан кайнар чәй эчәргә кирәк. Дәвалану курсы – 3-4 ай, елга 3-4 мәртәбә кабатлыйлар. Ылыслы бал нерв системасын ныгыта, организмның йогышлы авыруларга каршы тору көчен арттыра.



Ютәлнең төрләре

1. ОРВИ белән авырганда ютәл коры да, юеш тә була.

2. Ютәл тупас һәм бу вакытта тавыш карлыкса, ларингитка ишарәли.

3. Трахеит булганда ютәл белән бергә күкрәк турысында авырту, кызышу кебек билгеләр күзәтелә.

4. Кеше ютәлли һәм үлекле какырык та килә икән, пневмония башланган, ягъни үпкә ялкынсыну яисә бронхит булуы ихтимал.

5. Бума ютәл салкын тигәндәге кебек башлана һәм бик озакка сузыла, спазм белән характерлана. Бу вакытта кеше косарга мөмкин. Өянәк көнгә 15әр мәртәбә кабатлана.

6. Аллергия һәм бронхиаль астма диагнозы куелганда ютәл коры була, буып ала. Ул аллерген (тузан, йон, үсемлек серкәсе, чикләвек) белән элемтәгә кергәндә көчәя.

7. Тәмәке тарткан кеше иртән, кайчак көн дәва­мында да ютәлли.

8. Йөрәк эшчәнлегенә бәйле коры ютәл әлеге орган тиешенчә эшләмә­гәндә барлыкка килә, ятып торганда көчәя, һава җитмәгән кебек тоела.

9. Ашказаны авырулары вакытындагы ютәл, гадәттә, күп ашагач ятып торганда, кычкырып көлгәндә, алга иелгәндә кабатлана һәм бу вакытта сару да кайный.

10. Ютәл кайбер төр даруларны эчкәч тә барлыкка килә ала. Аларны эчүне туктаткач, ул үзеннән-үзе бетә.



Ютәл һәркемгә таныш булса да, аны салкын тигәндә, ОРВИ белән авырганда гына барлыкка килә дип уйлау­чылар бик ялгыша.

Ютәл төшкәндә хәтта гомер өчен куркыныч янарга мөмкин.

Ютәл булганда тын юллары томалана һәм кешедә моңа каршы рефлектор реакция башлана, ягъни организм үзен шулай сулыш юлларындагы лайла, какырык, тузан, микроб­лардан арындырырга азаплана.

Сәбәпләре төрле: өске сулыш юллары, бронхлар, үпкәләрдә тайпылышлар булганда бугазның лайлалы ярысы ялкынсыну, тын юлларына какырык җыелу, механик имгәнү, аллергия, хис-кичерешләргә бәйле киеренкелек кичерү, курку, препаратлар кабул итү.


Ютәл түбәндәге авырулар вакытында күзәтелә

Сулыш юллары авырулары (бериллиоз, трахеит, бронхит, пневмония, туберкулез); ашказаны-эчәк трактындагы тайпылышлар (кискен панкреатит, ботулизм), йөрәк-кан тамырлары системасы сырхаулары, йөрәкнең җиткелекле эшләмәве; терәк-хәрәкәт аппаратындагы (ревматизм, полимиозит), бәвел-җенес системасындагы җитешсезлекләр; йогышлы авырулар (грипп, кызамык, кызылча); яман шеш, ис белән агулану, кызу кабу.

Кайчан табиб чакыртырга?

Ютәл кисәк барлыкка килгән һәм үзле­геннән бетмәсә;

ОРВИ белән авыргач башланган һәм 3 атнадан артык дәвам иткән;

өянәк хасил итсә, бигрәк тә төнлә кузгалса;

какырык яшькелт төстә һәм сасы булса;

тавыш карлыкса;

ютәлләгәндә тын кысылса;

ютәлдән тыш тән температурасы күтәрелгән, тир бәреп чыга, кеше ябыга икән;

какырыкта кан күренсә.

Әлеге билгеләрнең кайсы гына күзәтелсә дә, ютәл озакка сузылган икән, кичекмәстән табибка барырга киңәш ителә. Бу очракта терапевт, пульмонолог, фтизиатр кебек белгечләргә мөрәҗәгать итәләр.


Беренче чиратта, ютәлне хасил иткән төп авыруны ачыклау һәм дәвалау зарур.

Моның өчен ялкынсынуларга каршы көрәшә, ютәлне баса торган препаратлар билгеләнә.

Юеш ютәл борчыганда дарулар ярдәмендә бронх­лардагы какырыкны чыгару да мөһим.

Файдалы киңәшләр:

Ютәлләгәндә физик ял гына түгел, рухи тынычлык та кирәк.

Сулыш гимнастикасы, җәяү йөрү тизрәк савыгырга булыша.

Көнгә 2 литр чамасы сыеклык эчү мөһим.

Бүлмәдәге һава 20-22 градус җы­лыдан артмасын, дымлылык 70-80 процент булсын.

Небулайзер ярдә­мендә ингаляция ясау да зыян итми. Аякны 42-43 градус җылылыктагы суга тыгып утырырга киңәш ителә.

Профилактика исә гади: тәмәке тартмау, бүлмәне даими җилләтеп тору, чиста су эчү, авыру кешегә якын бармау.


* * *

"Ашыгыч ярдәм" газетасының 2017 нче елгы архив саннарыннан алынды.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ