Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Юлчы Альберт: “Алар тузга язмаган әйберләр эзләп йөри”

5 Март 2019 694
“ТНВ” каналыннан баручы “Юлчы” тапшыруы, тапшырудан да биг­рәк, аның алып баручысы Альберт Шакиров күпләрдә зур кызыксыну уята. “Кем ул, телевидениегә ничек килеп эләккән, мактаулы исемнәре бармы?” – дигән сораулар бирәләр. “Аңлаешлы итеп сөйли, күпкырлы мәгъ­лү­мат бирә”, – диләр. “Хәерле юл дип машина белән кузгалып киткәндә телевизор экраннарына төбәлеп елап калабыз”, – диючеләр дә бар.
Альберт Әтнә районының Кышлау авылында туган. 29 яшьтә. Өйләнгән. Хатыны Кадрия – хисапчы, кызлары Сәидәгә 4 яшь, икенче балаларын көтәләр.

– Альберт, белемең буенча син кем?

– Мәктәптән соң КДУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология факультетына укырга кердем. Монда дүрт-биш төрле тарих укыдык. Мин – сәясәт өлкәсе белгече.

– Түләүсез бүлектә укыдыңмы?

– Түләүледә. Иң кызыгы: түләүсездә белем алган бөтен кеше таралды да бетте, кайсы диплом да ала алмады. Ә мине шуннан соң аспирантурага бюджетка чакырдылар. Үземчә гарьләндем инде. Бердәнбер бюджет урыны иде, имтиханнар тапшырып, укырга кердем. Өч елдан соң күңелем кайтты да ташладым. Диссертация язмадым, бер-ике имтихан да тапшырасы калды әле. Хәзер “академик ялда” дип аталам.

– “Бердәм Россия” фондында да эшләп алгансың икән...

– Диплом язып йөргән вакытта чакырдылар. Һөнәрем шул өлкә буенча бит. Бик тә ярап торды ул миңа. Кешеләр белән аралашырга, документлар, килешүләр белән эшләргә өйрәндем. Әле ул вакытта “Яңа Гасыр”да “Кара-каршы” тапшыруын алып бара идем. Шуннан соң фондтагылар карар кабул итәргә кушты, “кайсы өлкә якынрак – шуны сайла, ике арада бәргәләнеп йөрмә” диделәр. Телевидениегә киттем.

– Әти-әниең кемнәр?

– Әни – җирле үзидарә башлыгы. Әтине шәхси эшмәкәр дисәң дә була. Күбрәк техника белән эш итә. Сөт җыя.

– Телевидениегә кайчан һәм ничек барып кердең?

– Рәмилә Сәхәбетдинова ниндидер интервью алырга килгәч, мине күреп алды да чакырды. “Яшьләр тукталышы”на башта сюжетлар эшләп йөрдем, соңыннан бер-ике ел алып бардым, аннан “Кара каршы”, “Тәнәфес”...

– “Без тарихта эзлебез” дигән тапшыруда да күрендең бит әле. Ул тапшыруларның исемнәре, җисемнәре үзгәреп кенә тора. Халык аларны югалтып, аптырап бетә...

– “Кара каршы” озак еллар барды да форматы искерде. “Таяну ноктасы” кебек тапшыруның кирәклеге сизелә башлады. Кешеләрне өстәл артына утыртып сөйләштерү бер хәл, ә инде уятып, бәхәсләштерү – икенче әйбер. “Без тарихта эзлебез”гә мине Миләүшә Айтуганова кертеп җибәрде. Сценарийлар яздык та чыгып киттек. Иске Казаннан башладык. Чиста тарихи тапшыру иде ул.

– “Юлчы”га килеп җиткәнче озын юллар узгансың икән. Аның идеясе Россия каналларыннан баручы тапшырулардан алындымы? Күп бит алар хәзер. Барысы да сәяхәт итә...

* * *

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 9 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 906
ӨСКӘ