Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Югары Осланда җимерек йорт өчен судлашалар

18 Декабрь 2015 1655
2013 нче елдан Россия төбәкләрендә авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерү турындагы федераль канун тормышка ашырылып килә. Аның буенча, ярым җимерек йортларда яшәүчеләрдән иске торакны сатып алу һәм бу гаиләләрнең яшәү шартларын яхшырту күздә тотыла.
Кагыйдә буларак, мондый категориягә социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортлардан яңа фатирлар бирелә. Татарстанда 2013 нче елга авария хәлендәге 1687 торак йорт булган. Аларның кайберләрендә әле һаман да үз тормышларын куркыныч астына куеп кешеләр яши, кайберләре – буш. Киләсе ел ахырына авария хәлендәге торактан күчерү программасы тәмамланырга тиеш.

Ләкин Татарстанда күчерелергә тиешле бер төркем гаиләләр көтмәгәндә программаның шартлары белән ризасызлык белдерде. Төп бәхәс – иске торакны сатып алу бәясе тирәсендә. Бүген дәүләт авария хәлендәге торакның бер квадрат метрын 11 мең 22 сумнан сатып ала. Бу сумманы аз дип табучылар хәрабәләрне калдырып китәргә җыенмый. Шәхси йорт хуҗаларының кайберләре торак йорт утырган җир күпкә һәм күпкә кыйммәтрәк йөри дигән фикердә. Аеруча Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән кебек зур шәһәрләрдә. Бүген суд аша ризасызларны җимерек йортлардан көчләп чыгару турында сүз бара.

ТОРНА ДА ЮК, ПЕСНӘК ТӘ ОЧТЫ

Югары Осланда быел авария хәлендәге торактан күчерү программасына бердәнбер йорт кергән. 2009 нчы елдан бирле ул авария хәлендә, уттан, судан, газдан өзелгән. Пропискада торучы 9 гаиләнең берсе дә монда яшәми. Ләкин барысы да яңа фатирга өмет итә. Бәхәснең асылын инде аңлаттым. Иске торакның бер квадрат метрын дәүләт 11 мең дә 22 сумнан сатып алырга тели. Югары Осланда 6 гаилә бу шартлар белән килешмичә, бәяне арттыруны сорый. Җирле администрация һәм судлар белән тарткалашуның кызганыч финалы шул – суд яңадан экспертиза ясатып, 11 мең сумны 4 меңгә калдырган.

“Без 11 мең сумга алдан ук ризалашмадык. Аны ничек исәпләгәннәрдер, ләкин бу бик арзан бәя, – ди шушы йортта пропискада торган Ринат абый Вәлиуллин. – Башкортстанда авария хәлендәге торакның бер квадрат метрын 34 мең сумнан сатып алалар дип ишеттем. Менә карагыз, безнең шушы җимерек йортта 38 квадрат метр торагыбыз бар. Аның квадрат метрын дәүләт хәзер 4 меңнән сатып алса, 129 мең сум килеп чыга. Бу акчамы инде? Һәм аңа нинди фатир сатып алып була соң? Авария хәлендәге йортлардан күчерелүчеләргә дәүләт торакны тигез шартларда бүлеп бирергә тиеш диелә законда. Ни өчен ул үтәлми?”

Ә бит Ринат Вәлиуллин 11 меңгә ризалашкан очракта, иске хәрабәләрнең бәясе инде 418 мең булыр иде. Аны беренчел “взнос” итеп кертеп, социаль ипотека буенча 15 елга нибары 7% белән фатир алу шулхәтле үк начармы икән? Халык мәкале һавадагы торнага карап кулдагы песнәкне ычкындырма, ди. Югары Осланда килеп чыккан хәлдә, торна да юк, песнәк тә кулдан ычкындырылган.

Ленар ХӘКИМҖАНОВ – Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе: “Безнең Югары Осланда бу авария хәлендәге бердәнбер җимерек йорт иде. Республика программасының шартлары буенча, иске торакның һәр квадрат метры 11 мең дә 22 сумнан сатып алына. Без боларның барысын да халыкка аңлаттык. Ләкин безне кызганычка каршы барысы да ишетмәделәр. Җимерек йортта яшәгән 9 гаиләнең 3се генә дәүләт программасының шартларына ризалашты. Калган 6 гаилә район администрациясен судка бирде. Без аларга каршы “встречный иск” бирдек. Суд безнең якка басты. Моңарчы авария хәлендәге йортның квадрат метрын 11 мең сумнан сатып алу турында сүз барган иде. Суд яңадан бәйсез экспертиза ясатты. Хәзер бу хәрабәләрнең квадрат метры бик күпкә кимеде, 4 мең дә 135 сумга калды. Кыскасы, бу кешеләр бик нык оттырдылар”.

СИСТЕМАГА КАРШЫ БАРЫРГАМЫ?

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында җимерек хәрабәләрдән китмичә, иске торакның бәясен арттыруны таләп итүче граҗданнарны “спекулянтлар” дип атадылар.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Сәйфетдинов аңлатканча, авария хәлендәге торактан күченүчеләргә дәүләт бүген болай да уңайлы шартлар тәкъдим итә. Алар социаль ипотека программасы буенча ташламалы бәядән һәм чиратсыз яңа фатирлар ала. Финанс хәлләре авыр икән айлык түләүләрне бер, ике елга кичектерергә дә мөмкин.

Марсель ӘСКӘРОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2746
24 Август 2020 11:32 2505
3 Сентябрь 2020 10:07 1833
14 Сентябрь 2020 10:17 960
ӨСКӘ