Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Югалган хат

25 Январь 2021 2791
– Зөлфия, синең янга килгəннəр анда! – дип ишекне ачып кычкырды əнисе телефонда нидер казынып утыручы кызына.
– Кем? – дип сорады тегесе башын күтəрми генə.
– Илнар.
– Илнар? – кыз сискəнеп куйды. – Өйдə юк дип əйт, əни.
– Өйдə икəнлегеңне əйттем инде. Бар, үзегез сөйлəшеп аңлашыгыз... Илнар белəн күрешергə əзер түгел иде Зөлфия. Соңгы хатында барысын да аңлатып язгач, кыз бу сөйлəшү гомумəн булмас дип өметлəнгəн иде. Илнар белəн алар шактый вакыт очрашып йөрделəр. Күзлəренə карап, “мин сине башкага алыштырдым”, дип əйтергə əллə ничек хəзер. Хатта барысын да аңлатып язды бит инде Зөлфия. Тагын ни ишетергə тели икəн? Аларның мəхəббəт тарихы гадəти булды. Бер авылда туып үстелəр. Мəктəпне тəмамлар алдыннан очраша башладылар. Аннан Илнар армиягə китте. Зөлфия аны көтəргə сүз бирде. Китапларда язылганча кулъяулыклар чигеп бүлəк итмəде итүен. Шулай да егеткə карата хислəре чын һəм мəңгелек булуына ышана иде.
Тик югары уку йортына кереп, зур шəһəрдə яши башлагач, барысы да кинəт үзгəреп куйды. Мөмкинлек булган саен шалтыратышсалар да, Илнарны уйлап утырырга вакыты булмады Зөлфиянең. Зур шəһəр, яңа дуслар, бергəлəп күңел ачулар – авыл кызы өчен бөтенлəй башка тормыш башланды. Дуслар буларак кына бергəлəп кино, театрларга йөри торгач, бергə укучы Альбертка гашыйк булуын сизми дə калды. Бай гаилəдə үскəн шəһəр егете Зөлфияне үзенə тиз каратты. Хатлар заманы күптəн узган булуга карамастан, төннəр буе Илнарга сагыну хатлары язган Зөлфия соңрак аның белəн телефоннан да телəр-телəмəс кенə сөйлəшə башлады. Альберт очрашырга тəкъдим иткəч исə берсүзсез риза булды. Илнарга башка кешегə гашыйк булуын, бергə була алмауларын аңлатып хат юллады. Кичə армиядəн кайтты дигəннəр иде шул аны... Нигə инде бүген очрашырга булды икəн? Ичмасам, армиядəн кайткан вакыты да җəйге каникулга – Зөлфиянең авылда чагына туры килде. Бер авылда яшəгəч, ничек кенə бу куркыныч сөйлəшүдəн качарга тырышмасын, барыбер бер күрешəчəклəр инде... Гаҗəпкə каршы Илнар аның белəн бик җылы исəнлəште. Битеннəн үбеп алды да:
– Мине каршыларга килə алмавың бик кызганыч. Сиңа сөйлəр сүзлəрем шундый күп җыелды, Зөлфия. Əйдə, киттек, – диде. Ул да булмады, ни дип җавап бирергə белми аптырап калган кызны җитəклəп, урамга атлады. “Ярар, соңгы тапкыр сөйлəшергə тели икəн, аныңча булсын, – дип эченнəн генə уйлап куйды кыз. – Җаен туры китереп, башкача очраша алмаячагыбыз хакында тагын бер кат ныклап əйтермен”. Тик ул көнне күңелсез сөйлəшү булмый калды. Алар җитəклəшеп элек бергə йөрергə яраткан урыннарны урадылар, кызыклы хəллəрне искə төшерделəр, Илнар армиядəге вакыйгаларны сөйлəде. Əмма Зөлфиянең соңгы хаты хакында – лəм-мим. Əйтерсең лə алар арасында берни булмаган, бар да элеккечə. Зөлфия берничə тапкыр бу турыда сүз кузгатырга җыенса да, тукталып калды. Үткəннəрне искə төшереп, элеккечə көлешеп йөрү рəхəт иде аңа. Бəлки Илнар соңгы очрашуны ямьсезлəмəс өчен бу хакта сөйлəшергə телəмидер. Тагын очрашырга чакырса, Зөлфия аңа һичшиксез катгый итеп əйтəчəк... Икенче көнне иртəнге биштə тəрəзəгə чиерткəн тавышка уянып китте Зөлфия. Күзлəрен уа-уа урамга күз салса, ни күрсен, анда куанычтан кояштай балкып, кармаклар күтəргəн Илнар басып тора. Вакытсыз йокыдан уятуына җен ачулары чыккан кыз өстенə курткасын гына элеп урамга атлады. Куып җибəрмəсəң, үзе китə белмəс бу юлəр. – Армиядə вакытта авылга кайтуга балыкка барам дип хыяллана идем, Зөлфия, менə, сиңа да кармак таптым. Əйдə, киттек күл буена. Шундый матур көнне йоклап əрəм итəлəрмени... Кызның аны ачуланып куып җибəрим дип ачылган авызы нишлəптер:
– Ярар, – дип пышылдады.
 – Мин хəзер, киенеп кенə чыгам да...
 – Озак җыенма, кирəк-яракларның барысын да алдым мин, – диде егет, люлькасы шыгрым тулы матаена күрсəтеп. “Йокы барыбер качты инде, – дип үз-үзенə сөйлəнде Зөлфия җыенганда, Илнар белəн шулай тиз балыкка барырга ризалашуына үзе дə аптырап.
– Азрак утырырмын да кайтырмын”. Күл буенда көне буе утырды алар. Чикерткəлəр сызгыруы, бакалар бакылдавыннан торган концертны да тыңладылар, шактый гына балык та элəктерделəр. Соңрак Илнар шашлык кыздырды, уха пешерде. Авылда үссə дə, моңарчы болай табигать матурлыгына сокланып утырганы юк иде əле Зөлфиянең. Бер ел эчендə туган ягын нык сагынып кайткан Илнар туган авыллары, аның табигате турында шундый матур итеп сөйли, укып бетергəч авылга аяк та басмыйм дигəн Зөлфия бер мизгелгə шəһəргə китүенə үкенеп тə куйды хəтта. Икенче көнне Зөлфиянең туган көне иде. Альберт белəн алдан ук килешеп куйды алар: ул көнне бергə үткəрəчəклəр. Кызның “уку буенча” китəсе барлыгын ишеткəч моңаеп калса да, артык сораулар биреп интектермəде Илнар. “Ул барысын да аңлый. Бары тик дуслар булып калырга тели”, – дип уйлап куйды Зөлфия. Хат, башка егете булу турында сөйлəшеп тормасалар да була. Иртəн Зөлфияне тагын Илнар көтеп тора иде. Кулында – ямьяшел розалар. – Туган көнең белəн, Зөлфия! – дип букетны кызга сузды ул.
– Əйдə, мин сине тукталышка кадəр озатам.
– Кайдан таптың мондый чəчəклəрне? – диде кыз исе китеп. – Хəтерлисеңме, кечкенə вакытта син чəчəклəрне һəрвакыт яшел төскə буйый идең? “Нишлəп кызыл яки ал түгел?” – дип сорасалар, “Белмим, миңа шулай ошый”, – дия идең.
 – Син барысын да хəтерлисең, – дип елмайды күңеле тулган Зөлфия.
– Рəхмəт... Сөйлəшеп автобус килеп туктаганны да күрми калды яшьлəр. Инде кузгала дигəндə генə Зөлфия, исенə килеп, йөртүчегə кул болгады һəм ишек ачылуга очып диярлек автобуска кереп китте. Илнар, кул болгап, моңсу гына урамда басып калды... ...Альберт та Зөлфияне зур букет белəн каршы алды..
– Боларны каян алдың? – дип көлде ул кызның кулындагы яшел таҗлы чəчкəлəргə төртеп.
– Юл буенда сатып утыручы əбилəрдəнме?
 – Дус кызым бүлəк итте...
 – Фи-и, – дип борынын җыерды егет.
– Дустың авылдандыр инде. Иң очсыз розалар ич бу. Җитмəсə, краска белəн буялган. Менə болары – Голландиядəн. Кара, ничек таҗлары уттай янып тора. Минем əле сиңа тагын бер бүлəгем бар, – дип куеныннан айфон чыгарды...
 – Рəхмəт, мондый кыйммəтле бүлəк кирəкмəс иде, – диде Зөлфия уңайсызланыбрак.
– Синең өчен берни дə жəл түгел, – дип елмайды Альберт.
– Хəзер без синең белəн ресторанга барабыз! Күңеллерəк булсын өчен дусларымны да чакырдым. Синең белəн таныштырырга телим. Каршы түгелсеңдер бит? – Юк, əлбəттə. Алар килеп кергəндə, Альбертның дуслары ресторанда шау гөр килеп утыра иде инде. Чəчəклəрне вазага куеп, Зөлфияне туган көне белəн котладылар да, сөйлəшүлəрен дəвам иттелəр. Альберт күбрəк əтисенең яңа фирма ачуы, үзенə яңа машина бүлəк итүе турында сөйлəде. Зөлфия исə бокалындагы шампан шəрабын капкалап, аларны тыңлап, күңелсез генə утыра бирде. Шулчак аның карашы Илнар бүлəк иткəн чəчкəлəргə төште. Аны өстəлнең иң читендəге кечкенə генə вазага утыртканнар. Башкалар бүлəк иткəн зур-зур букетлар янында ул югалып калган төсле. Зөлфия Илнар белəн бергə үткəргəн көннəрне искə төшереп елмаеп куйды. Кыйммəтле бүлəклəргə күммəсə дə, Илнар янында үзен бик бəхетле хис итə иде кыз. Аның тормыш турындагы фəлсəфəсен көннəр буе тыңласа да ялыкмый иде. Илнар Зөлфиянең нəрсə ашарга, нəрсə кияргə яратканын, ни турында хыяллануын – барысын да белə иде. Ялгышты бугай Зөлфия... Байлыгы белəн мактанудан башканы белмəгəн бу егет аның өчен чит иде. Əллə... Авылга кайтып, Илнардан барысы өчен дə гафу үтенергəме? Барысын да яңадан башларга соң түгел ич əле! Зөлфия яшел таҗлы чəчкəлəрне кулына алды да ишеккə таба атлады. Айфонны өстəл читенə куеп калдырды. Шау-гөр килеп бəхəслəшеп утырган егетлəр аның юкка чыгуын сизмəделəр дə. ...Нилəр əйтергə кирəклеген юл буе эченнəн генə кабатлап барса да, Илнар белəн күрешкəч төртелеп калды кыз.
– Миңа синең белəн сөйлəшергə кирəк, – диде ул ниһаять батырлыгын җыеп. – Əйдə соң, сөйлəшик, – диде тегесе елмаеп.
– Белəм, сиңа мине гафу итүе авыр булачак, тик...
– Гафу итүе? Нəрсə өчен, Зөлфия?
– Минем соңгы хатым...
– Имтиханны тапшыра алмавың турындагысымы? Андый гына хəллəр була инде ул. – Юк, аннан соң мин сиңа тагын бер хат яздым. – Миңа башка хат килмəде, Зөлфия. Синең башкача хатлар язмавыңа бик борчылдым шул. Димəк, син язгансың? Нилəр язган идең инде ул хатта?
 – Əллəни түгел. Гадəттəгечə, сагыну сүзлəре... ...Җəй ахырында Илнар белəн Зөлфия өйлəнеште. Район үзəгендə яши башладылар. Зөлфия укуын читтəн торып дəвам итте. Озакламый бер-бер артлы уллары туды. Артык бай яшəмəсəлəр дə, тормышлары җитеш аларның. Илнар гаилəсе бəхетле булсын өчен барысын да эшлəргə əзер. Узган ел дүртəүлəшеп диңгез буена ял итəргə дə барып кайттылар. Беркөнне ире эштəн кайтканчы дип фатирларын җыештырып йөргəн Зөлфия үзенең Илнарга язган хатларына юлыкты. Гадəттə ире үзенең документларына, кəгазьлəренə кагылмаска куша. Тик хатларны күргəч, Зөлфия тукталып кала алмады. Бу бит аларның яшьлек хатирəлəре! Ул аларның барысын да саклаган! Ничə ел үтүгə карамастан, ташламаган. Хатын, канəгать елмаеп, хатларны кулына алды да, кəнəфигə утырды. Ничə еллар элек үзе язган мəхəббəт хатларын уку күңеленə рəхəт иде аның. Соңгы хатка җиткəч, хатынның аптыраудан куллары калтыранды. Бу – аның соңгы хаты, Альберт белəн танышуы һəм Илнар белəн башка очраша алмаячаклары турындагы хат иде. Менə ничек “югалган” икəн ул...

Лилия ЗАКИРОВА

 ***
 Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,16 январь 2020 № 2
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1346
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ