Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ыргалылар ырлыймы, казанлылар гаеп тагамы?

31 Январь 2019 457
Яна елга аяк басарга да өлгермәдек, редакциягә хат килеп төште. Җирле үзидарә рәисенең тетмәсен теткәннәр. Автор бер сулышта ун битлек хат язып аткан. Үпкәләр күптән җыелып килгән күрәсең, көчкә укып чыктым. Сүз Балык Бистәсе районының Югары Ырга җирле үзидарәсе һәм аның рәисе Ринат Баһаветдинов турында. Хат эзлекле итеп язылган. Инде аны бераз кыскартып, шомартып, кайбер урыннарын алып ташлап укып чыгыйк. Алып ташламас идем, дәлилләрем, җитмәсә, имзалар да юк, хат, гомумән, аноним. Өстәвенә, Казанда яшәүче кеше язган. Шулай булгач, рәхәтләнеп кеше өстенә пычрак атарга, аны гаепләргә була.
“Авызыңны дөрес итеп ачарга кирәк”

Шунысы начар булды: бу авылларга эңгер төшкәч кенә килеп кердек. Шуңа игътибар иттем, чыннан да, Яңа Ырга караңгылыкта утырса, Югарысы балкып тора! Юллар ике авылда да ачылган. Җирле үзидарә бинасына бара торган юл хат авторы язганча куян сукмагы түгел, йөк машинасы сыярлык. Алдан ук әйтеп куйыйм әле: безнең белән очрашуга Балык Бистәсе районы башлыгының урынбасары Илнур Ибраһимов та килде. Югыйсә, аның исеме хатта телгә алынган дип алдан хәбәр итмәгән идем.

Ринат Баһаветдинов – Югары Ыргада туган. Армия, техникум... Шофер булып та эшли, тугыз ел колхоз рәисен йөртә. Колхоз беткәч, мәктәптә котельныйда хезмәт куя. Хәтта фермер да була, балык белән эш итә. 2014 елдан бирле җирле үзидарә рәисе вазыйфасын башкара. Кыскасы, җитәкче урынга килеп утырганчы байтак юл узарга туры килә аңа.

– Элек рәис булып Илһам Зыятдинов эшләде. Яхшы кеше иде, авыл өчен янып-көеп йөрде. Юллар салдырам дип проектлар эшләтте. Өстеннән шикаятьләр яздылар, зарландылар, йөрәге тотып үлеп китте, – ди Ринат Баһаветдинов.

Гомумән, гаҗәп яклар булып чыкты бу. Колхозлар да, совхозлар да, акционерлык җәмгыятьләренең ачыгы да, ябыгы да юк. Коммунизм! Шул бер җирле үзидарә рәисе утырып калган. Урамнарда агач баганалар, клубны утын ягып җылыталар. Казанга да 115 чакрым урап йөриләр, югыйсә, турыдан 50 чак­рым гына икән.

Басулар да тулысынча эшкәртелми, кайберәүләр аны пай җире итеп файдалана. Фермерлар юк, аның каравы, шәхси хуҗалыкларда күпләп мал асрыйлар.

Аңлагансыздыр инде, җирле үзи­дарәгә ике – Югары һәм Яңа Ырга авыллары керә. Ике авылга 145 хуҗалык, 340 кеше. Авыллардагы хуҗалык һәм халык саны бер чама.

– Хәзер бит авызыңны дөрес итеп ачарга кирәк, ялгышсаң, беттең! Халык бик ачулы, югыйсә, тормышлар әйбәт, шәп машиналарда йөриләр, абзар тутырып мал-туар асрыйлар. Яңа Ырга халкы бөтенләй үзенчәлекле. Үз йолалары бар. Күрше белән күрше йөрешми, берсе койманы биегрәк итеп тота икән, икенчесе дә шулай эшли башлый. Килеп әләкләшәләр. Мин шуларның икесенә дә ярарга тиеш. Ике Ырганың аермасы зур, – ди рәис.


Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 4 нче саныннан укырга була.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1127
ӨСКӘ