Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Йорт саен өчәр машина бездә!”

26 Ноябрь 2020 908
Бу авылда һәр кешегә берәр сыер туры килә! Чирмешән районы Кармыш авылында гаҗәп хәл: күрше-тирә авылларда сыер саны кимегәндә, биредә бөтен кеше ярыша-ярыша мал-туар асрый. Йорт саен бишәр баш сыер. 120 хуҗалыклы авылда 300дән артык терлек.
Кармыш зур авыл түгел. 124 йорт исәпләнә. Әмма кемгә генә кермә, абзар тулы терлек. Иң элек Гатиятовларга керәсе иттек. Хуҗалыкларында 9 савым сыеры, 8 бозау, тана, үгезләр. Барлыгы 20дән артык мөгезле эре терлек! Ашату яхшы булса, бер сыер көненә 18 литр сөт бирә, ди Камил Гатиятов.
Аларның күршеләре Зөфәровларда да абзар тулы терлек. Илнарга әле 35 яшь тә юк. Хатыны, әнисе белән төп йортта торалар. Тракторлары, пай җирләре бар. Шуңа да азыкны үзләре әзерли. Алай мал тоту тагын да очсызга чыга, ди. – Биш сыерыбыз, таналар, үгезләр, бозаулар бар, – дип сүзен башлады Зөфәр. – Быел беренчегә бозаулый торган таналарыбыз да күп әле. Итләтә дә сатабыз. Акчасы бар. Иренмичә эшләргә генә кирәк. Җәен йокы эләкми, билгеле. Аның каравы, безнең авылда йорт саен өчәр машина...

***

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Филүзә Хәмидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2631
21 Декабрь 2020 10:17 1939
ӨСКӘ