Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Йомырка алтынга әйләнә

7 Ноябрь 2013 1004
Дистәсе 38-40 сум торган йомырканың бәясе узган атнада 70-80 сумга күтәрелеп куйды. Бу төр продукциягә бәя артуын гадәттә Пасха бәйрәме алдыннан гына көткән халык аптырашта калды. Ни өчен шундый зур сикереш? Болай барса, йомырка әкияттәгечә алтынга әйләнеп куймасмы?..
Сатып алучылардан кызыксынабыз. Кыйммәтме? “Әлбәттә, кыйммәт, – ди Әлфинур апа. – Ә кая барырга һәм нәрсә эшләргә? Нинди бәя куйсалар, шуңа риза булып аласың инде...” “Кем белә, бәлки сайлаулар алдыннан булса бәяләрне ул кадәр күтәрмәсләр тә иде, – дип сүзгә кушыла күршедәге хатын. – Сайлауларга ерак шул әле, кызганыч...”

Татарстан кибетләрендә тавык йомыркасының бәяләре соңгы тапкыр кисәк кенә моннан ике ел элек арткан. Әлеге арту белән монополиягә каршы көрәш буенча федераль хезмәт кызыксына башлагач шул ачыклана: йомырка бәясен җитештерүчеләр түгел, ә сатучылар арттырган икән. 4 сәүдә компаниясенең (“Бәхетле – 1”, “Эдельвейс”, “Агроторг” һәм “ПИК”) бу эшне үзара яшерен рәвештә килешенеп башкару факты раслана. Ул чакта административ эшләр кузгатыла. Сәүдә компанияләре кисәтү ала һәм штрафка тартыла.

Быелгы очрак исә бераз башка характерда һәм монополиягә каршы көрәш хезмәте аның буенча тикшерү уздырырга ашыкмый. Йомырка һәм башка төрле азык-төлек бәяләрен контрольдә тоту белән Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында махсус бүлек шөгыльләнә. Аның җитәкчесе Евгений Резчиков “килеп туган ситуациягә дәүләт катнаша алмый”, дигән фикердә. Чөнки биредә катастрофик хәл юк. Ә инде проблеманы йомшартуга килгәндә, авыл хуҗалыгы министрлыгы халыкта туган ажиотажны киметү өчен шәһәрләрдә көзге ярминкәләр оештыра. Аларда җитештерүчеләрне аз булса да азык-төлек, шул исәптән йомырка бәясен дә киметеп (15-20%ка) сатарга мәҗбүр итәләр. Арзанлы продукция эзләүчеләргә туры юл, димәк, ярминкәгә булып чыга. Узган атнада ярминкәләрдә йомырканың дистәсен 38-40 сумнан табып була иде.

Ә менә Түбән Камада башка юлны сайлаганнар. Җирле властьлар сәүдәгәрләр белән җыелып сөйләшкән һәм йомыркага өстәп түләү бәясен 15%тан да арттырмауны сораган. Чөнки йомырка социаль товар һәм ул куллану кәрҗиненә керә.

Маркетологлар йомырка базарында бәяләрнең сезонга карап арту һәм кимү закончалыгын ачыклаган. Мәсәлән, көзге чорда – август уртасыннан алып ноябрь ахырына кадәр бәяләр үсә. Бу вакытта халык җәйге ялдан эшкә чыга, мәктәптә укулар башлана. Ноябрьдән апрельгә кадәр йомырка бәяләре стабиль кала. Пасха бәйрәме алдыннан алар кабат сикерә. Ә инде май бәйрәмнәренә йомырка куллану кими һәм бәя төшә башлый. Нәкъ менә шушы чорда йомырка җитештерүчеләр зыянга эшли дә инде.

Татарстанда йомырка җитештерүче предприятиеләр өчәү. Болар – “Юбилейный”, Лаеш һәм Лениногорскидагы фабрикалар. Октябрь ахырында йомырканы күпләп сату бәясен беренче чиратта шушы предприятиеләр күтәреп куя. Җитештерүчеләр моны корылык белән аңлата. Республикада икмәкнең аз җыеп алынуы нәтиҗәсендә базарда ашлык һәм комбикорма бәяләре югары. Узган ел катнаш азык ясауда кулланылучы өченче класс бодайның тоннасы 2 мең 300 сум торса, быел ул 3 мең 200 сумны тәшкил итә.

“Йомырка бәяләренең кинәт кенә күтәрелүе безнең өчен яңалык булмады, – ди “Татптицепром” җәмгыяте генераль директоры Марс Алиев. – Без аңа әзер идек. Бүгенге бәяне базар үзе куйды. Соңгы елларда Россиядә йомырка җитештерү табышсыз тармакка әйләнде. Күп фабрикалар ябылды. Нәтиҗәдә, базарда бүген бу продукциягә ихтыяҗ артканнан арта. Соңгы елларда йомырканың бәясе артмады диярлек. Ләкин Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң вазгыять үзгәрде. Россиядә хәзер йомырка бәяләре Европаныкы белән тигезләшергә мөмкин. Җитештерүчеләр шушы фикерне яклый. Европада йомырканың бер дистәсе якынча 2 доллар һәм аннан да югары. Ягъни, 60-75 сум”.

Йомырканың бер дистәсен җитештерүнең үзкыйммәте 32 сум. Күпләп сатучыларга аны 45-50 сумнан озаталар. Ә инде калганы барысы да сатучыдан, дөресрәге аның аппетитыннан һәм фантазиясеннән тора. Ажиотаждан файдаланып күп сәүдәгәрләр бүген бәяне күтәрде. Халык карабодай, тоз белән булган вакыйгадагы кебек, йомырканы да аз булса да запаслап калырга тырыша. Чөнки аның иртәгә күпме торасын белгән кеше юк.

Марсель ӘСКӘРОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ