Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Йолдызлар” белән очрашуда “за кадром” калган мизгелләр

17 Май 2013 857
Журналист һөнәре бик кызык ул. Эстрада артистлары, танылган кешеләр белән аралаша алуыбыздан, алар белән таныш булуыбыздан көнләшүчеләр дә бар. Аннары, ул аралашуның бөтен өлеше дә әңгәмәләрдә урын алмый. Концертларда сәхнә арты булган кебек, журналист белән артист аралашуында да “за кадром” калган кызыклы мизгелләр бихисап.
“Акчарлак”та җиде елдан артык эшләү дәверендә миңа күп кенә артист халкы белән очрашырга, аларның күңел кылларын тибрәтергә һәм хәтта шәхси тормышларында казынырга туры килде. Шулар белән очрашуда булган кызык хәлләрне әкрен генә көндәлегемә теркәп бардым һәм берәүгә дә күрсәтмичә сак­ладым. Менә бүген шуларны укучылар хозурына да тәкъдим итәргә булдым.

Иң истә калган очрашу, мөгаен, Мөнир Рахмаев белән булгандыр. Әңгәмә турында сөйләшеп, очрашу урыны турында озак уйланганнан соң Мөнир мине Әмирхан урамындагы “Макдональдс” кафесына чакырды. Ярар, минәйтәм, кайту уңаенда гына икән бит дип, мин дә анда барудан баш тартмадым. “Макдональдс”ка килеп керсәм, Мөнирем подносын тутырып бутербродлар алган. “Бик Маг”, “чизбургер”, “гамбургер”, тагын әллә нәрсәләр... Чандыр гына гәүдәле җырчыга карап-карап тордым да: “Моның барысын да ашап бетерәсеңме?” – дип сорап куйдым. Мөнир исә бер-бер артлы бутербродларны авызына тутыра башлады. Әдәп өчен булса да: “Берәр нәрсә ашыйсыңмы?” – дип сорап та куярга онытмады әле. Мин исә баш тарттым, җырчының “гамбургер” тулы авызыннан юньлерәк җавап чыгуын көтә башладым. Ашый-ашый сөйләгән Мөнирнең ни әйткәне диктофоннан аңлашылыр микән дип тә кайгырып куйдым.

Алган әйбер­ләрен ашап бе­тергәч, Мөнир тагын касса янына чапты. Эчәргә берәр нәрсә аладыр дисәм, бу тагын ике “гамбургер” күтәреп килгән. Алары да “ялт” кына итеп Рахмаевның ашказанына кереп урнашты. Ул арада Мөнир миңа үзенең бик тә ашарга пешерергә яратуы турында сөйләп ташлады. Өй җыештыру да аның “конегы” икән.

Әле шунысын әйтергә онытып торам: ул көнне “Макдональдс”ка кереп, җырчыны таныган кызлар миннән көнләшеп туя алмады бугай...

Бу турыда язуым Мөнирнең чын ирләрчә күп ашавын афишалау өчен түгел, журналист халкына нәрсәләргә түзәргә туры килүен аңлатуым гына. Нык ашыйсың килгән икән, журналист килгәнче яки очрашу тәмамланганнан соң да ашарга була бит, югыйсә. Ашаган кешедән интервью алып кара син!

Икенче бер кызык оч­рак Хәмдүнә Тимергалиева фатирында булды. Иртән иртүк чакырды мине Хәмдүнә апа сөйләшүгә. Бардым, фатирына кердем. Җырчы белән кара-каршы утырып, матур гына гәп корып маташканда, кыңгырау төймәсенә бастылар. Хәмдүнә апа пластик тәрәзә куйдыру өчен осталар чакырткан булган, шулар килгәннәр. Егетләр хәтәр җи­­тез генә тәрә­зә­ләрне үл­чә­деләр дә, тәрәзә тө­бе үрнәклә­рен карарга әң­гә­мәдәшемне ишегалдындагы машинага төшәргә чакырдылар. Җырчы ике дә уйламыйча, болар белән чыгып китте. Фатирда җан ияләреннән мин һәм аның мәчесе генә калдык. Шул чакта Хәмдүнә апаның кешегә ничек ышануын аңладым: мин бит аның беренче күргән кешесе, бөтенләй читмен. Ә ул мине фатирында калдырудан курыкмады, хәтта шикләнмәде дә...

Баянчы Ринат Вә­лиевның фатирында күргәннәремне дә онытасым юк. Аларга килүем нәкъ намаз вакытына туры килде. Ринат абый мине бер бүлмәгә кертеп утыртты да, ямансу булмасын дип, яныма кечкенә кызын да кертте. Ә икенче бүлмәдә уллары белән тезелешеп намаз укыдылар. Кечкенә малайларның намаз укуын күреп, аталарының аларга дини тәрбия бирүенә сокланып кайттым.

Ә менә икенче бер танылган кешенең фатирында күргәннәремне сөйләргә кыенсынам. Дөресрәге, бу кешенең исемен атарга оялам. Чөнки бу язучы барыбыз да белгән, хөрмәткә лаек кеше. Мин аңа гомерем буе сокландым, әмма очрашудан соң фикерем 180 градуска үзгәрде. Аны тәрбияле, культуралы кеше дип уйлап йөргән идем. Ә әңгәмә барышында каршымда утырган бу ир оекбашын салып, гафу итегез, тәпи бармак­лары арасын шул оекбашы белән чис­тарта башлагач, чыгып качардай булдым. Аңлыйм, ул үз өендә, әмма синең яныңа кунак килгән икән, оекбашыңны салмый торсаң да була бит! Шулай итеп, миңа сөйләшү дәвамында бу язучының шәрә аякларына һәм урындык башына менеп кунаклаган оекбашларына карап утырырга туры килде.

Төркемдәшем Зөлфәт Зиннуров белән очрашуыбызны да язып үтим әле. Ул үзе бик позитив кеше һәм бу турыда язсам, үпкәләмәс дип уйлыйм. Аның белән “Идел-Пресс”ның машиналар парковкасында очрашырга сүз куештык. Чыккач, күзләрем Зөлфәт утырган берәр кәттә машина эзли башлады. Бер машинаның кычкыртуына борылып карасам, Зөлфәтем иске генә бер “шестерка”да утыра. Аның ул чакта “Деу Нексия”дә йөрүен дә белә идем, югыйсә. Баксаң, моның машинасы ватылган да, дуслары йөреп торырга шушы машинаны биреп торган икән. Ә нәрсә, дүрт тәгәрмәче бар, йөреп тора, дөрес, сало­нына бензин исе сеңгән иде. Шун­да Зөл­фәтнең комп­лекслар­сыз бу­луына тагын бер кат инандым...

Әле Җәвит һәм Зөлфия Шакиров­ларның фатирында кунакта булуымны язарга онытып торам икән. Ул чакта алар Зорге урамында яши иде. Мин килеп кергәндә Зөл­фия апа мәш килеп тузан сөр­теп маташа иде. Җәвите: “Чиста бит инде, матурым”, – дип, чүпрәген ташларга кушты. Шунда гаилә баш­лыгы миңа хатынының чисталыкны кирәгеннән артык яратуын сөйләп ташлады. Җырчы бөтен әйберне җыештырып, чис­тартып, юып бетермичә йокларга ятмый икән. Юылмаган чынаяк калса да, тынычлап йоклый алмый ди. “Төнге өчләргә кадәр кухняда маташа”, – диде Җәвит абый.

Буа районының Кайбыч авылында гомер кичерүче Фирзәр Мортазиннарда булуымны да сөйлим әле. Ике катлы, зур гына йортта яшиләр алар. Капка төпләрендә үсеп утырган мең төрле чәчәккә сокланып, капканы ачарга үрелгән генә идем, теге яктан бозау хәтле овчарка капкага сикермәсенме! Керерсең алай җайлы гына композитор йортына! Эт чыгып, артымнан эләктермәсә ярар иде дип, сагаеп торганда, машинасы белән җилдереп Фирзәр абый үзе кайтып җитте. Балык тотарга барган икән, тик эләкмәгән генә. Ул арада Фирзәр абый бозау хәтле этен ябып, мине йортларына дәште. Тиздән хатыны Фәния апа кайтып җитеп, җәйге кухняда поши итеннән әзерләнгән кәтлит кыздырырга тотынды. Ул кәтлитнең тәмлелеген белсә­гез! Композитор белән ка­ра-каршы утырып ашавы гы­на да ни то­ра бит әле аның!

Ә Рә­диф Гаташ бе­лән оч­р­а­шудан күпме позитив алганны әйтеп тә торасы юк! Шагыйрьнең телендә шаян сүз генә, малай! Ул көнне Рәдиф ага ниндидер очрашуда катнашкан иде, бер сумка китап төягән үзе. Бер якка кайтасы булгач, мин аны машинама дәштем. Рәхмәт йөзеннән шагыйрь юл буе шигырь сөйләп кайтты.

Рәзилә РӘСИМ
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: Рәзилә Рәсим

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1593
ӨСКӘ