Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Язын яфрак ашыйлар

15 Май 2019 648
"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан... Язын яшел тәмләткечләрне күбрәк ашарга кирәк.
Укропта бик күп витаминнар, каротин, фолий кислотасы, тимер тозы, фосфор, кальций һәм калий бар. Ул кан тамырларын киңәйтә, кан басымын төшерә.

Петрушка – иң файдалы тәмләткеч. Аңарда кальций, магний, тимер, калий, фтор һәм фосфор бар. Йөрәк авыруларыннан җәфаланучыларга аны күбрәк ашарга кирәк.

Яшел суганда цинк, кальций, фосфор күп. Ул сөякләр өчен файдалы. Иммунитетны яхшырта, йөрәк-кан тамырларын ныгыта.

Яфраклы салат кан составын, матдә­­ләр алмашын яхшырта, нерв сис­тема­сын тынычландыра, кан басымын төшерә, организмнан начар холестеринны чыгара.

Сельдерей – сәламәтлек өчен иң кур­кы­нычсыз тәмләткеч. Анда С витами­ны, кальций тозы һәм фосфор бар. Ул мат­дә­ләр алмашын яхшырта, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга булыша.

Р. Мәхмүтова. Чаллы.

* * *
“Авырмас өчен 101 киңәш” газетасының 2018 елгы апрель саныннан алынды.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 969
ӨСКӘ