Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Язмышлар язылганда

1 Июнь 2020 2380
Халидәне буш палатага урнаштырдылар. “Күпме кирәк булса да түләрмен, тик, зинһар, мине аерым палатага урнаштыр, беркемне дә күрәсем килми”,–дип үзе шулай үтенде якын дусты Кифаяга. “Бер кешелек палата юк бездә, дүрт кешелек бер буш палата бар, шунда салып торам алайса, аннан соң карарбыз”,–дип, дусты серле генә елмаеп куйды.

Менә, Халидә тын палатада үзенең уйлары белән ялгызы гына вакыт үткәрә. “Плановое кесарево сечение” әле иртәгә генә, шуңа күрә барысын да тәртипкә китерергә кирәк. Уйларын да, фикерләрен дә...

Бала туар вакыт җиткәч, Кәрим юкка чыгар дип Халидә уена да китермәгән иде. Ә ул көннәрдән бер көнне эшкә китте дә кире кайтмады. Кош теле кадәр генә хат кисәге калдырса да була иде бит! Нинди гаебе булды икән Халидәнең? Шалтыратуның да нәтиҗәсе булмады, “недоступен” хәзер әти буласы кеше. Ичмасам, иртән генә булса да берни сиздермәде, шикләнерлек берни булмады. Һәрвакыттагыча шаярды-көлде, хатынын кочагына алып сөйде, иркәләде. Хәтта артык назлы булды ул иртәне. Туктале, “артык назлы” булуы шикләндерергә тиеш булгандыр бит сине, Халидә? Ә син эреп төштең... Хәзер кая икән аның Кәриме? Берәр матур, бай хатын янына киткәндер инде. Ирләргә шулай “альфонс” булып яшәү кулайрак бит. Бар да җитеш, берни өчен кайгырырга кирәкми... Ә Халидәгә нишләргә? Берүзе баланы ничек үстерер? Укуны ташларга туры килер микәнни?.. Кызганыч, бик яратып сайлаган һөнәре иде, бер елга калгач... Йә баланы, йә укуны сайларга туры киләчәк. Икенең берсе, башка юл юк! Әти-әнисе исән булсамы!.. Халидәнең башына бу уйлар кереп тә чыкмас иде. Ә хәзер язмыш аңа шундый “сюрприз” әзерләп куйган, мондый вакытта кем генә аягында басып кала алыр иде? Их, Кәрим, Кәрим, хәзерге заманның үзәксез, көчсез, куркак бер заты син, белдеңме?!

Халидәне уйларыннан арындырып Кифая килеп керде. “Үзеңә генә күңелсездер дип, яныңа күршеңне салырга булдык. Каршы түгелсеңдер бит?”–дип сорады ул Халидәдән мут елмаеп.

Үз хәле хәл булган Халидә дустының нидер майтарырга йөрүен аңламый калды. Каршы килмисеңме, имеш... Сораган була тагын...

–Менә шулай, хәзер икегезгә дә күңеллерәк булыр.

Юкса, икегез ике палатада, сөй­ләшмичә, бер почмакта уйга батып... Ярый, кызлар, таныша торыгыз, мин тагын керермен әле.

Кифая Халидә күрмәгән арада аның палатадашына күз кысты һәм ничек керде шулай балкып чыгып та китте. Ике хатын бер-берсен тикшергәндәй, бераз карашып тордылар да танышырга булдылар.

–Исемең ничек?

–Халидә. Ә синеке?

–Минеке Румия. Ә син матур икәнсең, минем кебек шадра түгел.

–Матурлык бәхет булса иде...

–Чү, алай димә әле син! Бүген-иртәгә балаң туарга торганда, ничек шулай дип әйтә аласың? Килешмәгәнне... Әйдә, чәй әзерлә, чәйләп алабыз...

Халидә: “Карале моны, команда биреп ята! Кем дип белә инде бу үзен?”–дип уйлап та бетермәде, Румия:

–Үпкәләмә инде, минем ике аяк та юк бит. Мине монда алып кергәндә, ята идең, күрми калгансыңдыр,–дип аңлатырга ашыкты.

Исе киткән Халидә башын күтәреп Румия яткан караватка күз салды. Дөрестән дә, хатынның аяклары булырга тиеш урында бушлык иде. Халидәнең чәч төпләре тирләп чыкты, хәле китте, бөтен тәнен көзән җыергандай булды.

–Ничек? Ике аягың юк... Ә син бала табасың!..–дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды ул.

–Ә нәрсә, бала табарга аяк кирәкми бит!–дип, Румия шаулатып көлеп җибәрде.
–Булмаса да ин­де...–дип мыгырданды ни дияргә бел­мәгән Халидә.

Палатада беразга тынлык урнашты.

–Румия, ә аяк­ларың?

–Авариядән соң кистеләр, ун ел инде...

–Ә ирең?

–Нәрсә ирем?..

–Ташлап китмә­деме?

–Ю-у-ук, син нәрсә! Аныкының да берсен кистеләр... Берсе бар бит әле, Аллага шөкер! Исән калганыбызга шөкер иттек тә, бала табам да бала табам хәзер! Бусы өченчесе инде. Малай була, Алла боерса, икесе кызлар!

Халидә телсез калды. Икесе дә аяксыз, бала табалар... Хали­дә сау-сәламәт, әмма ялгыз. Нишләргә соң? “Балаңа хуҗа табылыр, кайгырма”,–диде Кифая. Ә Халидә баласын чит кешегә калдырса, намусы ничек түзәр? Нигә ташлады аны Кәриме?.. Очсыз-кырыйсыз уйлар белән төн үтте.

Бүген Халидәнең иң җаваплы көне, баланың язмышын язачак ул. Хәер, баланыкын гынамы, үзенең язмышы да башка юлдан китәргә мөмкин түгелме соң?
...Халидәгә улын китерделәр. “Алма кулыңа, бирмә күкрә­геңне!”–ди эчтәге бер тавыш. Акылы карыша: “Ал кулыңа балаңны, күкрәгеңә кыс, каптыр имчәгеңне, ашат!”–дип боера. Әмма кайчакта хисләр акылдан көчлерәк булып чыга бит. Халидә стенага борылып яткач та, шәфкать туташы өметләнеп бер-ике минут тын гына торды әле. Аннан соң, елаган баланы күкрәгенә кысып, үзе дә елый-елый чыгып китте.

Бераздан әлеге нәни төргәкне тотып, палатага Кифая керде. Исәбе–Халидәнең аналык хис­ләрен уяту иде... Әмма аның чарасызлыктан гаҗиз калган күз­ләрен күреп, баланы күкрәгенә кыскан хәлдә елап җибәрде.
–Халидә, нишлисең син?! Кире какма балаңны! Үкенерсең, соң булыр!.. Ирсез бала үстерүчеләр бер син генәме әллә? Әйдә, бергә үстерәбез улыңны, үзем дә булышам. Менә, карале, нинди матур егет ул. Күзләрен генә күр әле син аның! Үсеп җиткәч, үзеңә менә дигән терәк булыр...

Үгетләгән саен күңеле ката барган ананы башкача борчымадылар. Баланы да ана сөтеннән мәхрүм итмәделәр, “Өченчесе малай була!”–дип кыз бала тапкан Румия имезде баланы. “Чын егет була бу, чын егет була, карале ничек имә!”–дип, юри Халидәгә ишетелерлек итеп кычкырып-кыч­кырып сөйләнде. Баланы шап-шап итеп сөйде, чуп та чуп үпте, үчтеки уйнатты. Бу минутларда әллә ничә тапкыр үлеп, әллә ничә кабат терелде Халидә! Әллә аның күңелен таш дип беләләрме? Баланы кулына алса, аны күзе белән күрсә, калдыра алмаслыгын белә бит ул. Шуңа күрә көннәр буе таш стенага борын терәп ята.

Стенага борылып яткан Халидәне берсе дә күрмәде, хәлен сорашмады. Аның янына беркем дә килмәде, әйтерсең лә бу дөньяда Халидә атлы кеше яшәми!..
Аның каравы, Румия янына килүче өзелмәде. Аңа бүләк-күчтәнәч ташып арыган кизү торучы әллә юри, әллә чынлап: “Кайчан бетә инде бу эт көтүе! Валлаһи, синең яныңа килгән кадәр кеше министр хатыны ятканда да килмәгән иде”,–дип зарланды.

Ниһаять, Халидә өчен газап­лы булган көннәргә чик куелды. Бүген ул өенә кайтып китәчәк... Анда кем көтә аны? Ялгызлык... Бушлык... Һәм җан газабы... Гомер буйларына җитәрлек, еллар үткән саен арта гына бара торган җан газабы... Әле соң түгел, әллә улын алып чыгаргамы? Ә аннан соң нишләргә? Бала белән эшкә чыгып булмаячак. Ничек ашатыр да, ничек үстерер улын? Димәк, бердәнбер юл–баланы Румиягә бирү. Өч көннән бирле: “Миңа бир”,–дип Халидәнең колак итен ашады, алсын да үстерсен!

Тиешле кәгазьләргә кул куйганнан соң, башын игән хатын беркем белән саубуллашмыйча, беркемгә күтәрелеп карамыйча, чыгу юлына атлады. Кирәк бит, нәкъ шул вакытта ишек ачылып китте дә аннан кулына бала тоткан Кадрия керде. Әллә юри, әллә чынлап, баланы төргән чүпрәк тә таралып китте.
Яннарыннан узып барган Хали­дәнең күзенә томыраеп караган, кап-кара күзле ир бала чалынды. “Ташлап китәсеңмени мине, әни?”–дип карыймы икән?.. Халидәнең башына килгән бердәнбер уй шушы булды. Күзенә ак-кара күренмәгән хәлдә, яшьле күзләрен сөртергә дә онытып тимер капкага кадәр барган хатын ары китә алмый, сөрлеккәндәй туктап калды. Эчке бер аң: “Акылыңа кил, кая барасың?”–диде бугай. Халидә артына борылып карады. Аңа таба коляскага утырган, ике кулына ике бала тоткан гарип хатын Румия, янында аксап барган иренә чиксез бәхетле йөз белән нидер сөйләп килә иде. Яннарындагы ике кечкенә кыз да бәхетнең җиденче катында кебек күренәләр. Менә алар барысы да Халидәне күрмәмешкә салышып, аның яныннан узып киттеләр. Алар белән бергә Халидәнең улы да китте! Моннан соң аның язмышын башка кешеләр язачак... Аның улы Халидәгә беркайчан да: “Әни, әнием”,–дип әйтмәячәк, йөгереп килеп, нәни куллары белән аның муенына сарылмаячак, битләреннән сыйпамаячак...

“Туктагыз!”–дип кычкырды ул йөрәк тавышы белән. Ул тавышка бәхетле гаилә генә түгел, башкалар да борылып карады. Халидә йөгереп килгән уңайга, улын йолкып диярлек Румиядән тартып алды да, күкрәгенә кыс­ты. Үзе: “Бирмим, берегезгә дә бирмим!”–дип кабатлады. Әле кыла язган ялгышы өчен оялып, кыенсынып кына Румиягә карады, аның күзендәге шатлыкны күреп, үзе дә сөенде. Баласын тагын да ныграк күкрәгенә кысты.

Ничек яшәрләр алар? Халидә әлегә ул хакта уйламый, берни дә белми. Әмма моннан соң башка беркем дә, бер генә авырлык та аны улы белән аера алмаслыгын ул тәгаен белә инде!
–Карале, Халидә, әйдә, безгә кайтыйк әле бүген. Теләсәң, бераз бездә яшәрсең. Булышабыз без сиңа, ташламыйбыз, Аллаһ боерса! Кич белән эштән соң Кадрия дә килеп җитәчәк.

–Ничек? Сез минем... сез болай... Белдегезмени?

–Белдек, белдек. Борчылма, барысы да яхшы булачак. Шундый яхшы дустың булганда.. Әнә, өскә кара әле. Тәрәзәдән чыгарга җитешкән инде Кадрияң, күрдеңме... Үзе елый, үзе кулын болгый. Ярый, бар инде, өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшәсең бит хәзер! Синең янга палатага мине үгетләп кертүче дә, синең өчен ут йотып йөрүче дә ул. Кәрим турында уйлама да, оныт син аны. Менә карап торырсың, мүкәләп киләчәк әле ул сезнең янга. Ә без уйлап карарбыз, кабул итәргәме, юкмы андый куркакларны? Шулай бит, нәнекәч! Шула-а-ай... Әйдәгез, атладык алга!

Румия аяклары булырга тиешле буш урынга шап итеп сугып алды да рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Болай итеп бәхетле кеше генә көлә аладыр...
Халидә рәхмәт хисләре белән Кадрия дустына кулын болгады да үзен көтеп торган яңа дуслары артыннан алга атлады. Төргәктәге нәни бәхет кошы берни сизми, “мес-мес” килеп йоклый иде әле...

***
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 5 май 2016

Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1666
3 Август 2020 10:18 1080
ӨСКӘ