Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Явызланып кешегә игелек теләмиләр”

24 Июль 2020 636
Чаллыда берничә үсмернең көнбагыш ашап торган өчен үзләренә кисәтү ясаган ирне үлгәнче кыйнаулары турында хәбәр таралды. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән дә яшьләрнең шушы вәхшилеге турында сөйләшергә булдык.
– Үсмерләрнең психикасы тотрыклы түгел, дибез. Беренче чиратта моның сәбәпләрен нидә күрәсез?

– Яшьләрнең барысын да бер калыпка саласым килми, алар да төрле. Араларында олимпиадаларда катнашкан, үзен фәнгә багышлаган, төне буе тәравих намазы укып, иртән университетка яки эшкә китә торганнары хисапсыз. Шул ук вакытта әтисез яки әнисез ярты гаиләдә тәрбияләнүчеләре яки бөтенләй шыр ятим, үги булып үсеп, җинаять төркемнәренә эләккәннәре дә бар. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә бит динле-динсез, әхлаклы-әхлаксыз һ.б. бүленә. Чаллыдагы фаҗига очрагында әлеге үсмерләрнең икенче төркемгә керүләре, ягъни тулы булмаган гаиләдә тәрбиясез үсүләре ихтимал. Алар теге кешенең кисәтүен кабул итмәгән яки янау дип санаган. Бәлки берәр гаделсезлеккә ачулары килгән чак булгандыр. Ләкин шунысы хак: җинаять кылынган. Монда явызлык, кешене кыйнап үтерү бар һәм әлеге вәхшилекне эшләүчеләр үз җәзасын алырга тиеш.

Бу хәлгә башка яссылыкта да карыйсы килә. Үзебез яшәгән йортның подъездын гына мисал итеп алыйк. Анда иммигрантлар да, гастарбайтерлар да яшәми, фәкать ничә еллар элек килеп урнашкан кешеләр гомер кичерә. Ә диварлар, лифт рәсем ясалып, сызылып, тырналып, яндырылып беткән. Әйе, “йортлар утыз ел ремонт күрмәгән, капиталь төзекләндерүгә бюджеттан акча бүленгән, озакламый ясыйлар”, диярбез. Ни өчен шунда яшәүче үсмер үзе йөргән подъездны, лифтны шундый хәлгә китерә? Хәзер инде “антивандальный”, ягъни кырылмый, язылмый торган лифтлар куялар. Тик анысын бозу җаен да табалар. Психологлар әйтүенчә, үсмерләр эчтәге негативларын әнә шул рәвешле тышка чыгара, башкаларга күрсәтә.

– Тамаклары тук, өсләре бөтен, кулларында фәлән меңлек телефон. Негативка урын юк кебек...

– Негатив тамак туклыктан килә дә инде. Бүгенге әти-әниләрнең күбесе – сиксәненче еллар ахыры, туксанынчы еллар башындагы юклыкны, дефицитны кичергән кешеләр. Халыкның 98 проценты бала тук йөрсен, киенсен, дигән нияттә тора. Хәллерәкләре яшәү урыны булсын, машина да алып бирергә кирәк, яшьтәшләреннән ким-хур күренмәсен, ди. Әдәп-әхлак, иман турында уйлаучы юк. Киресенчә, әрсез булсын, кешене изеп узарга куркып тормасын дип үстерәбез. Шуңа җәмгыятьтәге әдәпсезлек, шайтани фикерләр, гаделсезлек өстәлә, әти-әнинең өйдәге ясалмалыгы килеп кушыла һәм барысы да негативка әйләнә. Ә егет яки кызның барып зарланырлык, хис-кичерешләре белән бүлешерлек кешесе юк. Ярый инде, әти-әнисеннән бераз гына тәрбия күрсә, ашаганда өстәл янында әдәп-әхлак, иман турында нәсыйхәт ишетсә. Юк икән, лифтка эчендәге әшәкелекне яза, башкалар да белсен, ди.
Ундүрт ел элек Финляндиягә баргач, гаҗәпкә калдым: бездә ул вакытта кешеләр берничә кат тимер ишеккә бикләнгән, төрмә кебек үзебезне ябып куйган идек, ә анда подъезд, фатир ишекләре агачтан, коридорда гөлләр үсә, берәү дә кагылмый, чиста, камералар юк. Баксаң, Скандинавия илләрендә җинаять аз кылына, юк дәрәҗәсендә икән. Чөнки социаль тигезлек бар, ягъни берәү дә шашып баемаган һәм урамда хәер дә сорашып утырмыйлар. Без җитмеш ел буе төзегән коммунизмны алар капиталистик система белән тормышка ашырды. Хәзер инде безнең халык ул илләрдә йортлар сатып алды, димәк, анда да вәзгыять үзгәргәндер.

– Чаллыдагы хәлдән соң күпләр яшь­ләргә сүз әйтергә дә куркачак, алар тагын да азачак дип уйламыйсызмы?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Әгәр бер бозыклык күр­сәгез, аны кулыгыз белән тукта­тыгыз. Кулыгыз белән туктата алмасагыз, телегез белән. Тел белән дә туктата алмыйсыз икән, йөрәк белән. Йөрәк белән туктату иманның зәгыйфьлегеннән”, – ди. Расүлебез шул рәвешле кисәтүнең төрле дәрәҗәләрен куйган. Кемгәдер кисәтү ясар алдыннан уйларга кирәк: синең каршыңда кем? Әйтик, бер төркем яшьләрнең сыра эчеп утырганын күргәндә, аларга барып нидер әйткәнче, нәрсә буласын күз алдына китерү зарур. Кисәтүнең психологик ягы да бар бит. Без кайчак аны үзебезнең эчтәге ачуны чыгару өчен ясыйбыз. Әгәр ниятең шундый икән, әйтми калуың хәерле. Чөнки явызланып, кешегә игелек теләмиләр. Кисәтү ясаганда да явызланып әйтсәң, явызлык белән кайта да инде. Кайчан әти-әни балага кычкыра. Чөнки эшендә күңелсезлекләр килеп чыккан һәм шуның ачуын сабыйдан ала. Ирләр инде хатыннарына җикерә. Коръәни Кәримдә: “Аллаһ юлына хикмәт яки матур вәгазь белән өндәгез. Бәхәсләшсәгез дә, матур итеп бәхәсләшегез”, – диелә. Чаллыдагы очракта кисәтү ясаган ирдә боларның берсе дә булмаган. Бервакыт Әтнә районының бер колхоз рәисе белән сөйләштек. Боларда Сабантуй тау башында матур урында уза икән. Әйбәт кенә итеп үткәреп җибәргәннәр. Берәр атнадан рәис караса, яшьләр шунда менеп хәмер эчеп утыра. Кисәтү ясап, төшереп җибәргән. Күпмедер вакыттан соң бу күренеш кабатланган. Яшьләргә: “Аңламадыгызмы әллә?!” – дип әйткән рәис. Тегеләр: “Абый, тагын кая барыйк соң?” – дигәч кенә, бу төшенгән: дөрестән дә, авылда яшьләргә башка җыелыр урын юк. “Егетләр спорт сарае булса иде дигәч, җиң сызганып эшләдек, бер ел эчендә фитнес-клуб ачтык”, – диде рәис. Ул, альтернатива булдырып, хикмәт белән яшьләрнең хәмер эчеп утыруыннан котылган. Кисәтү ясаганда нәрсә тәкъдим итә аласың, шуны да уйлау мөһим. Башкача, нәтиҗәгә өметләнәсе юк. Иманым камил: бу ир дә үсмерләргә кисәтүне тиешле дәрәҗәдә ясамаган, ягъни үзендә дә күпмедер гаеп бар. Ләкин бу үсмерләрне аклау түгел.   

– Хәзер балаларның күбесе җәйге каникулларда лагерьдан, диңгез ярыннан кайтып керми. Авылга кайтсалар, анда да эш юк. Элек кеше физик эш белән дә тәрбияләгән. Сез дә олы кызыгызны каникулда бәрәңге әрчергә җибәрдем дип сөйләгән идегез. Эшсез балага тәрбия биреп буламы?

– Баланы хезмәт белән тәрбияләү бик кирәк. Бүгенге яшьләр эшсез, һөнәрсез, аларга ихтыяҗ юк. Бәргәләнеп йөри торгач җәйләре дә, гомерләре дә үтә. Унсигез яшьлек егеткә ике бүлмәле фатирда нинди эш кушасың инде? Дөрес, шундый студентлар бар: укулары бетүгә ураза тоттылар, аннары чемпионатта стюард булып эшләделәр. Хәзер төзелешкә киттеләр. Алар вакытларын бушка уздырмый. Яши-яши шундый фикергә киләм: беренчедән, тәрбия мәсьәләсендә үзеңә үрнәк күрсәтергә кирәк. Икенчедән, иман балада йә була, йә юк. Булмаса, син аны кертә алмыйсың. Бер үк әти-әнидән ничә төрле бала туып-үсә бит. Якубның (г.с.) уллары – Йосыф һәм аның унбер агасы моңа ачык мисал. Әйе, алар ике анадан туган, тик әтиләре бер үк. Кырык ел туган йортыннан читтә яшәгән Йосыф тәрбиясен югалтмый, чөнки аны Аллаһы Тәгалә салган. Шуңа да сабый туганчы ук: “Йа Раббым, игелекле, хәерле бала бир безгә”, – дип дога кылырга тиешбез, чөнки нарасый Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән дөньяга килә. Өченчедән, нәселдәнлек үз ролен уйный. Галимнәр әйтүенчә, ул утыз-утыз биш процентка тәэсир итә. Расүлебез дә хәдисендә: “Ир бала әнисенең абыйсына, кыз бала әтисенең апасына охшар”, – ди.

– Шушы көннәрдә республикада мө­селман яшьләре форумы узды. Моңа охшаш чаралар бездә еш үтә. Аларда нинди генә мәсьәләләр күтәрелми: тел, мәгариф, мәдәният... Ә көндәлек тормыштагы вак проблемалар читтә кала...

– Киң күләмле форумнар мине бик борчый. Чөнки аларда кабул ител­гән резолюцияләр шултикле глобаль мәсьәлә булып чыга, соңыннан кә­газьдә генә кала, берәү дә кузгатмый. Мондый чаралар яшьләрнең, җыелып, “тусоваться” итә торган бер урынына әйләнеп бара сыман. Әйе, нәтиҗәсе дә бардыр, яшьләр таныша, дуслаша, элемтәләр урнаштыра, уртак эшләр барлыкка килә. Ләкин җентекләп карасаң, ул форум нәрсә бирә соң?

– Әле бит күптән түгел Татарстанда Яшьләр эшләре министрлыгы төзелде. Бу орган, беренче чиратта, нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш?

– Без гади яшьләргә, әйтик, авылда туып-үскән егет белән кызга нәрсә кирәген беләбезме соң? Әйе, бездә “Сәләт” кебек оешмалар яхшы эшли. Ә сәләтсез балага нишләргә? Шуңа да яңа министрлык һөнәр бирү, тәрбия, гыйлем, әдәп-әхлак, рухи юнәлеш – һәммә өлкәдә эшләсен, дини оешмалар белән дә тыгыз элемтәдә торсын иде. Баланың, үсмернең рухи халәте турында онытырга һич ярамый.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 9 август 2018 № 31

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1685
3 Август 2020 10:18 1118
ӨСКӘ