Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Яулык япкач, йөккә уздым”

23 Декабрь 2014 2391
Ислам кагыйдәләре буенча яшәү­че яшьләр, гаиләләр арткан­нан-арта.

Дингә һәркем төрле юллар белән килә. Кемдер кечкенәдән әбисенең догалары белән үсә, намазга басарга шул йогынты ясый. Кемдер авырлыкка очрагач Аллаһы Тәгаләгә якыная, Ислам белән кызыксына башлый, дога кылу, намаз уку аңа тынычлык табарга булыша. Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне тормышын дини якка үзгәрткән кешеләр белән таныштырырга телибез. Бездә кунакта –йөзләреннән нур бөркелгән, беркайчан да елмаю китмәгән Сөләймановлар гаиләсе.

– Рамилә, мин сине белә башлаганда яулык бәйләми идең. Дин юлына басарга нәрсә этәрде?

– Дингә килүемнең кыйссасы бик озын. Әгәр Аллаһы Тәгалә күңелеңне ачып җибәрмәсә, яныңдагы кешеләр күпме тырышса да, дингә килә алмый­сың, диләр.
Мәктәптә укыганда, бертуган сеңлем Ландыш мәдрәсәгә йөри башлады. Шул чагында беренче мәртәбә хәләл ризык турында ишеттем. Сеңлем безне хәрәм казылыклар ашамаска өйрәтте. “Дуңгыз – пычрак хайваннарның берсе һәм Аллаһы Тәгалә аның итен ашауны тыйган, ул хәрәм”, – дип аңлатты. Аннары үзем дә мәдрәсәгә укырга кердем. Гаилә белән ураза тота идек.

Ә бер елдан мәдрәсәне ташларга туры килде. КДУның журналистика факультетында белем алырга теләп башкалага юл тоттым. Кечкенә генә кәгазь кисәгенә “Фатиха” сүрәсен яздым, рюкзагыма китаплар салдым, өскә кияргә топик белән итәк алдым да, юлга кузгалдым. Һәр имтихан алдыннан “Фатиха”ны укый-укый ятлап бетердем. Имтиханнар тәмамланганын да сизми калдым. Мин – студент!

Тулай торакта яшәгәндә дә, бүлмәдәш кызлар Эльмира белән Филүзә дингә килеп яулык япты. Минем күңел тарта, ләкин күрәмсең, Аллаһның әмере әле булмаган, һаман топик белән кыска итәк киеп йөрим. Аллаһыдан ир сораганда: “Эчми, тартмый торган, дингә якын булсын”, – дип тели идем. Ирем – Илсурым белән туйда таныштык. 32 тешен күрсәтеп елмая торган егет итеп истә калды. Соңрак белдем, тартмый, эчми, өйләнергә динле кыз эзли икән. Өйләнешкәч, ул намазга бас­ты. Әкренләп мин дә намазлы булдым. Өстемдәге топик футболкага әйләнде, кыска итәк бераз озыная төште.

– Дин тормышыгызны ничек үзгәртте?

– Өйләнешкәнгә 1 ел була, ә балабыз юк. Аллаһыга ялварып сорыйм. Бармаган шифаханә, бирмәгән анализ калмады. Күңел тыныч түгел. Туган көнемә дуслар килергә тиеш. Нәрсә кияргә? Көзге алдына бастым да: “Рамилә, бүген кунакларны яулык киеп каршы алмасаң, аннары кимисең инде син аны”, – дидем үз-үземә. Ул кичтә мин яулыктан идем. Икенче айда балага узганымны белдем, хәзер Ясминәбез үсеп килә. Күрәмсең, Аллаһы балабызның шәригать кануннары буенча яшәүче, мөселман гаиләсендә тууын теләгән. Аллага шөкер! Ислам үземне дә, иремне дә бик үзгәртте. Бер-беребезгә ачуланышмыйча, матур сүзләр әйтеп яшәргә өйрәндек. Иремне һәрвакыт якты йөз белән каршы алам. Дингә кергәч, тормышның мәгънәсен аңлый башлыйсың. Дуслар белән аралашырга, бергә намаз укырга, гаилә белән дә, үзең белән дә гармониядә яшәргә тырышасың. Бу тормышта гына түгел, ахирәттә дә бәхетле булыр өчен тырышабыз. Хаталар ясамас, булганнарын төзәтү өчен ирем белән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга кердек. Аллаһы Тәгалә бишектән ләхеткә кадәр белем алырга куша. Кызыбыз да безгә карап намаз укырга тырыша. Намазлыгы һәр көнне яңа: йә кулъяулык, йә сөлге, йә әбисенең яулыгы, кулына нәрсә эләгә инде... Аңа 3 яшь тә юк бит әле. “СөбеханАллаһ” дип тәсбих тарта.

– Ислам кануннары буенча яши башлагач, туганнарың, дус­ла­­рың­ның мөнәсәбәте үзгәр­мә­деме?

– Дусларым артты гына. Мәд­рәсәдә алган белемемне башкаларга да бирү нияте белән “Хузур” телевидениесендә “Мир мусульманки” дигән тапшыру төшерә башладык. Аллага шөкер, гаиләм, эшем бар. Иң мөһиме – күңелемдә Аллаһы Тәгалә бар!

Энҗе БАСЫЙРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1935
11 Май 2020 10:05 1733
ӨСКӘ